«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
5—11 НОЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 20, 21
«Син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?»
(Яхъя 21:15—19) Ашап алганнан соң, Гайсә Шимун Петердән: «Яхъя улы Шимун, син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сорады. Петер аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне тукландыр»,— диде. 16 Ул аңардан кабат, икенче тапкыр: «Яхъя улы Шимун, син мине яратасыңмы?» — дип сорады. Петер аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне көт»,— диде. 17 Шунда ул аңардан өченче мәртәбә: «Яхъя улы Шимун, мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорады. Гайсә өченче тапкыр: «Мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорагач, Петер кайгыга төште һәм: «Хуҗам, сиңа барысы да билгеле, син минем өчен бик кадерле икәнен беләсең»,— дип әйтте. Гайсә аңа болай диде: «Бәрәннәремне тукландыр. 18 Сиңа хак сүз әйтәм: яшь чагыңда син киенеп, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине киендереп, теләмәгән җиреңә алып барыр». 19 Ул моны Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын күрсәтеп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа: «Алга таба да миңа ияреп йөр»,— диде.
nwtsty, Ях 21:15, 17 гә аңлатмалар
Гайсә Шимун Петердән... дип сорады: Гайсәнең Петер белән бу сөйләшүе Петер Гайсәдән өч мәртәбә баш тарткач, күп тә үтмәстән булган. Гайсә Петергә аның үзенә карата хисләре турында өч җитди сорау биргән, шуңа күрә Петер хәтта «кайгыга төшкән» (Ях 21:17). Яхъяның Ях 21:15—17 дә язылган хәбәрендә агапа́о һәм филе́о дигән ике грек фигыле кулланыла. Беренчесе ярату дип, ә икенчесе кадерле дип тәрҗемә ителгән. Гайсә ике мәртәбә Петердән: «Син мине яратасыңмы?» — дип сораган. Ике мәртәбә дә Петер чын күңелдән Гайсәнең үзе өчен «кадерле» булуын раслаган. Ахыр чиктә Гайсә Петердән: «Мин синең өчен кадерлеме?» — дип сораган. Бу юлы да Петер шундый ук җавап кайтарган. Петер үз яратуын раслаган саен, Гайсә шуңа басым ясаган: бу ярату һәм кадерләү Петерне Гайсәнең шәкертләрен, монда әйтелгәнчә бәрәннәрен, рухи яктан тукландырырга һәм «көтәргә» этәрергә тиеш булган (Ях 21:16, 17; 1Пт 5:1—3). Гайсә Петергә өч мәртәбә үз яратуын расларга мөмкинлек биреп, аңа сарыкларны кайгыртырга җаваплылык ышанып тапшырган. Шулай итеп, Гайсә Петерне үзеннән өч мәртәбә баш тартканы өчен кичергәнен ачык итеп күрсәткән.
син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?: Грамматика буенча, «боларга караганда күбрәк» дигән сүзтезмәне төрлечә аңлап була. Кайбер белгечләр мондый мәгънә яклы: «син мине боларны (бу шәкертләрне) яратуга караганда күбрәк яратасыңмы?» яки «син мине болар (бу шәкертләр) мине яратуга караганда күбрәк яратасыңмы?» Әмма аның мәгънәсе мондыйдыр: «син мине боларны (бу нәрсәләрне) яратуга караганда күбрәк яратасыңмы?» «Болар» — шәкертләр тоткан балыклар я балык тоту эше белән бәйле нәрсәләр. Шуңа күрә, бу шигырьнең гомуми фикере, күрәсең, шундый: «син мине материаль нәрсәләргә караганда күбрәк яратасыңмы? Алайса, бәрәннәремне көт». Бу сорау Петернең үз-үзен үткәндәге тотышы аркасында урынлы булыр иде. Петер Гайсәнең беренче шәкертләренең берсе булса да (Ях 1:35—42), ул шунда ук аның даими шәкерте булып китмәгән, ә балык тоту эшенә кайткан. Берничә ай үткәч, Гайсә Петерне бу күп вакыт алган эшен калдырып, «кеше тотучы» булырга чакырган (Мт 4:18—20; Лк 5:1—11). Әмма, Гайсәнең үлеменнән соң күп тә үтмәстән, Петер яңадан балык тотарга киткән, һәм башка рәсүлләр дә аңа ияргән (Ях 21:2, 3). Шуңа күрә Гайсә, күрәсең, монда Петергә хәлиткеч сайлау ясарга кирәклеген аңлата: ул тормышында беренче урынга балык тоту эшен куярмы (моны шәкертләр алдында бер өем балык символлаштырган) я Гайсәнең бәрәннәрен, ягъни шәкертләрен, рухи яктан туендыру эшенә өстенлек бирерме? (Ях 21:4—8)
өченче тапкыр: Петер үз Хуҗасыннан өч тапкыр ваз кичкән булган. Һәм Гайсә хәзер аңа өч мәртәбә үз хисләрен расларга мөмкинлек бирә. Петер шулай эшләгәч, Гайсә аңа шул яратуын һәм үзен кадерләвен, изге хезмәтне башка бар нәрсәдән өстен куеп, күрсәтергә кушкан. Башка җаваплы кардәшләр белән бергә Петер Мәсихнең тугры кардәшләрен тукландырырга, ныгытырга һәм көтәргә тиеш булган. Шәкертләр майланган булса да, аларны һаман да рухи яктан ашатырга кирәк булган (Лк 22:32).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 20:17) Гайсә аңа: «Миңа тотынып торма, чөнки мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Кардәшләрем янына кайт та болай дип әйт: „Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм“»,— диде.
nwtsty, Ях 20:17 гә аңлатма
Миңа тотынып торма: Монда кулланылган грек фигыле ха́птомай я «кагылырга», я «тотынырга; ябышырга» дигәнне аңлатырга мөмкин. Кайбер тәрҗемәләрдә Гайсәнең сүзләре болай дип бирелгән: «Миңа кагылма». Әмма Гайсә Магдалалы Мәрьямнең үзенә кагылуына каршы килмәс иде, чөнки ул, терелтелгәч, үзен күргән башка хатыннарга, алар «аякларын кочаклаганда», каршы төшмәгән (Мт 28:9). Күрәсең, Магдалалы Мәрьям Гайсә менә-менә күккә күтәреләчәк дип курыккан. Ул үз Хуҗасы янында булырга бик теләгәнгә, Гайсәгә китәргә бирмичә, аңа нык итеп тотынган. Аны үзенең әле китмәячәгенә ышандырып, Гайсә Мәрьямгә үзенә тотынмаска, ә шәкертләргә барып, үзенең терелтелүе турында хәбәр итәргә кушкан.
(Яхъя 20:28) Моңа Томас: «Минем Хуҗам һәм минем Аллаһым!» — диде.
nwtsty, Ях 20:28 гә аңлатма
Минем Хуҗам һәм минем Аллаһым!: Кайбер белгечләр санавынча, бу сүзтезмә Гайсәгә әйтелгән, ләкин чынлыкта Аллаһыга — аның Атасына юнәлдерелгән гаҗәпләнү сүзләре булган. Әмма башкалар, төп нөсхәнең грек тексты буенча, бу сүзләр Гайсәгә юнәлгән дип уйлый. Хәтта шулай булса да, «минем Хуҗам һәм минем Аллаһым» дигән сүзтезмәнең мәгънәсен Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмалардагы башка өзекләрне исәпкә алып яхшырак аңлап була. Контекст күрсәткәнчә, Гайсә моңарчы үз шәкертләренә мондый хәбәр җибәргән: «Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм». Шуңа күрә Томасның Гайсәне чиксез кодрәтле Аллаһы дип санаганына ышаныр өчен сәбәп юк. (Ях 20:17 гә аңлатманы кара.) Томас Гайсәнең үз «Атасына» дога кылганда, аны «бердәнбер хак Аллаһы» дип атаганын ишеткән (Ях 17:1—3). Шунлыктан Томас Гайсәне мондый сәбәпләр аркасында «минем Аллаһым» дип атагандыр: ул Гайсәне «илаһ» дип санаган, чиксез кодрәтле Аллаһы дип түгел. (Ях 1:1 гә аңлатманы кара.) Яки ул Гайсәгә Еврей Язмаларында искә алынган Аллаһының хезмәтчеләре Йәһвәнең фәрештәләренә мөрәҗәгать иткәнчә мөрәҗәгать иткән. Кайбер очракларда кешеләр фәрештәгә Йәһвә Аллаһыга эндәшкәндәй эндәшкәннәр я кайвакыт Изге Язмаларны язучы фәрештә турында Йәһвә Аллаһы турында язгандай язган; Томас моны белгән. (Яр 16:7—11, 13; 18:1—5, 22—33; 32:24—30; Хк 6:11—15; 13:20—22 белән чагыштыр.) Шуңа күрә Томас шул мәгънәдә Гайсәне, аны хак Аллаһының вәкиле итеп танып, «минем Аллаһым» дип атагандыр.
Кайберәүләр әйтүенчә, «хуҗа» һәм «аллаһы» сүзләре алдында грек билгелелек артикле кулланылганга, бу сүзләр чиксез кодрәтле Аллаһыга күрсәтә. Әмма бу контекстта артикльнең кулланылуы, бәлки, грек грамматикасын гына белдерәдер. Кайбер очракларда баш килештәге исем алдында билгелелек артикле торса, ул эндәшү сүзе буларак кулланыла, һәм андый очраклар Лк 12:32 һәм Кл 3:18—4:1 дә бар. Төп нөсхәнең грек текстында бу шигырьләрдә грек билгелелек артикле мондый сүзләр алдында кулланылган: «кечкенә көтү», «хатыннар», «ирләр», «балалар», «аталар», «коллар» һәм «хуҗалар». Шул ук рәвешчә, 1Пт 3:7 дә дә «ирләр» сүзе алдында билгелелек артикле кулланылган. Шулай итеп, бу артикльнең монда кулланылуы, Томасның бу сүзләрне әйткәндә нәрсә күздә тотканын билгеләүдә әллә ни әһәмияткә ия түгелдер.