«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
3—9 ДЕКАБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 9—11
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Рәсүлләр 10:6) Ул хәзер күнче Шимунда кунакта. Аның йорты диңгез буенда урнашкан».
nwtsty, Рс 10:6 га аңлатма
күнче Шимунда: Күнче хайван тиреләре эшкәрткән. Ул тиреләрдән йон, ит һәм май калдыкларын бетерер өчен, известьле су кулланган. Аннары ул тиреләрне үсемлекләрдән ясалган көчле эремәдә дуплаган, һәм алар төрле нәрсәләр ясар өчен әзер булган. Тире эшкәртү сасы ис чыгарган һәм бик күп су таләп иткән. Менә ни өчен Шимун диңгез буенда, күрәсең, Яфа кырыенда яшәгән. Муса кануны буенча, хайван үләксәләре белән эш иткән кеше нәҗес дип саналган (Лв 5:2; 11:39). Шуңа күрә күп яһүдләр күнчеләргә түбәнсетеп караган һәм аларда тукталырга икеләнер иде. Соңрак Талмудта күнче эше тизәк җыю эшеннән дә түбәнрәк дип язылган булган. Әмма андый тискәре карашка карамастан, Петер Шимунның йортында тукталган. Петернең бу очракта киң карашлы булуы аны киләсе йөкләмәгә — мәҗүси йортына барырга әзерләгән. Кайбер белгечләр уйлавынча, «күнче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе бирсеу́с Шимунның кушаматы булган.
10—16 ДЕКАБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 12—14
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Рәсүлләр 13:9) Шунда Шаул (аны Пау́л дип тә атыйлар), изге рух белән сугарылып, Әлимгә туп-туры карады да
nwtsty, Рс 13:9 га аңлатмалар
Шаул (аны Паул дип тә атыйлар): Моннан ары Шаулны Паул дип атый башлаганнар. Бу рәсүл еврей һәм тумыштан Рим гражданы булган (Рс 22:27, 28; Фп 3:5). Шуңа күрә, күрәсең, бала чактан ук аның еврей исеме Шаул һәм рим исеме Паул булган. Ул чакта яһүдләр өчен, аеруча Исраилдә яшәмәгәннәре өчен, ике исемгә ия булу гадәти булган (Рс 12:12; 13:1). Мәсәлән, Паулның кайбер туганнары да еврей исемнәреннән тыш рим я грек исемнәренә ия булган (Рм 16:7, 21). «Башка халыклар рәсүле» булганга, Паулга яһүд булмаганнарга яхшы хәбәрне игълан итәргә йөкләмә бирелгән (Рм 11:13). Ул, күрәсең, үзенең рим исемен кулланырга булган, чөнки башка халык кешеләре бу исемне теләбрәк кабул итәр дип уйлагандыр (Рс 9:15; Гл 2:7, 8). Кайберәүләр, ул рим исемен Серги Паул хөрмәтенә алган дип саный, ләкин бу нигезсез булып тоела, чөнки Паул Кипрдан киткәннән соң да бу исемне йөрткән. Башкалар уйлаганча, Паул еврей исемен, аның грекча әйтелеше кәпрәеп йөргән кешегә (я хайванга) күрсәтүче грек сүзенә охшаш булганга, кулланмый башлаган. (Рс 7:58 гә аңлатманы кара.)
Паул: Латинча Паулус (мәгънәсе «кечкенә; зур булмаган») исеменнән килеп чыккан грек исеме Пау́лос. Мәсихче Грек Язмаларының татар теленә тәрҗемәсендә бу исем рәсүл Паулга карата 206 мәртәбә һәм Кипрның проконсулы Серги Паулга карта бер мәртәбә кулланыла (Рс 13:7).
17—23 ДЕКАБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 15, 16
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Рәсүлләр 16:37) Ләкин Паул: «Алар безне, Рим гражданнары булсак та, халык алдында чыбыклап, судсыз төрмәгә яптылар, ә хәзер беркемгә дә белдермичә чыгарырга җыеналармы? Юк инде! Килсеннәр дә, үзләре безне чыгарсыннар»,— диде.
nwtsty, Рс 16:37 гә аңлатма
безне, Рим гражданнары булсак та: Паул һәм, күрәсең, Силас та Рим гражданнары булган. Рим законы буенча, Рим гражданы тиешле суд үткәрелүен таләп итәргә хокуклы булган һәм аны, ул хөкем ителмәгән булса, халык алдында җәзаларга ярамаган. Рим гражданлыгы кешене билгеле бер хокуклар һәм өстенлекләргә ия иткән. Алар империянең бөтен территориясендә законлы көчкә ия булган. Рим гражданы провинцияләрдәге законнарга түгел, ә Рим законнарына буйсынып яшәгән. Гаепләнгәндә, ул җирле законнар буенча хөкем ителүгә ризалаша алган, шулай да аның Рим суды алдында хөкем ителүен таләп итү хокукы сакланган. Үлем карары янаганда, ул бу мәсьәлә турында императорга мөрәҗәгать итә алган. Рәсүл Паул бөтен Рим империясе буйлап ашкынып вәгазьләгән. Изге Язмалар буенча, ул үзенең Рим гражданы булуы хокукларын өч очракта кулланган. Беренче очракта ул монда Филипия идарәчеләренә үзен тән җәзасына дучар итеп хокукларын бозганын белдерткән. (Башка ике очрак турында белер өчен, Рс 22:25; 25:11 гә аңлатмаларны кара.)
24—30 ДЕКАБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РӘСҮЛЛӘР 17, 18
«Вәгазьләүдә һәм өйрәтүдә рәсүл Паулдан үрнәк алыгыз»
(Рәсүлләр 17:2, 3) Пау́л, үз гадәте буенча, анда керде дә өч Шимбә рәттән алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты, 3 өзекләр китереп, Мәсихнең газап чигәргә, шулай ук үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты исбат итте. «Мин сезгә Гайсә турында игълан итәм, һәм ул — шул Мәсих»,— дип әйтте Паул.
nwtsty, Рс 17:2, 3 кә аңлатмалар
фикер алышты: Паул аларга яхшы хәбәрне сөйләп кенә калмаган. Ул аны аңлаткан һәм Язмалар, ягъни Аллаһы тарафыннан рухландырылган Еврей Язмалары, нигезендә дәлилләгән. Ул Язмаларны уку белән генә чикләнмәгән, ул алар нигезендә фикер дә алышкан. Паул тыңлаучыларны исәпкә алып фикер йөрткән. Монда кулланылган грек фигыле диале́гомай «сүз алышуда катнашу; сөйләшү; әңгәмә кору» дигәнне аңлата. Ул кешеләр белән аралашуны белдерә. Бу грек сүзе мондый шигырьләрдә дә кулланыла: Рс 17:17; 18:4, 19; 19:8, 9; 20:7, 9.
өзекләр китереп... исбат итте: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «янәшә кую (янына урнаштыру)» дигәнне аңлата. Бу шуны күздә тотадыр: Паул Еврей Язмаларында язылган Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрне Гайсәнең тормышындагы вакыйгалар белән җентекләп чагыштырып, Гайсәнең ничек бу пәйгамбәрлекләрне үтәгәнен күрсәткән.
(Рәсүлләр 17:17) Ул синагогага кереп, яһүдләр белән, Аллаһыга гыйбадәт кылучы башкалар белән, шулай ук һәр көн базар мәйданында очраган кешеләр белән фикер алышты.
nwtsty, Рс 17:17 гә аңлатма
базар мәйданында: Афинадагы бу базар (грекча агора́) якынча 5 га мәйданны биләп торган; ул Акропольнең төньяк-көнбатыш ягында урнашкан булган. Бу базар сату-алу урыны гына түгел, ә шәһәрнең икътисадый, сәяси һәм мәдәни тормышының үзәге булган. Афиналылар, интеллектуаль сөйләшүләр алып барыр өчен, бу үзәктә очрашырга яраткан.
(Рәсүлләр 17:22, 23) Паул Ареопа́г уртасына чыгып басты да болай диде: «Афи́налылар, сез, күрәсең, һәр яктан аеруча диндар кешеләр. Мин моны күреп торам. 23 Мәсәлән, сезнең изге урыннарыгызны карап йөргәндә, мин „Билгесез илаһка“ дип язылган корбан китерү урыны күрдем. Сез аңа табынасыз, әмма ул сезгә билгеле түгел, шуңа күрә мин сезгә аның турында вәгазьлим.
nwtsty, Рс 17:22, 23 кә аңлатма
Билгесез илаһка: Монда кулланылган грек сүзләре агно́стои теои́ Афинадагы бер корбан китерү урынындагы язуның өлеше булган. Афиналылар илаһлардан куркуларын күп кенә гыйбадәтханәләр һәм мәзбәхләр корып күрсәткән. Алар хәтта Шөһрәт, Тыйнаклык, Куәт, Инанганлык һәм Кызгану кебек абстракт илаһларга да корбан китерү урыннары ясаган. Алар, бәлки, берәр илаһны күздән ычкындырырга һәм шуңа күрә ул илаһның хөкеменә дучар булырга куркып, «Билгесез илаһка» багышланган мәзбәх төзегән. Андый мәзбәх төзеп, кешеләр үзләренә бернәрсә билгеле булмаган Аллаһының барлыгын таныган. Паул бу мәзбәхне, үз тыңлаучыларына алар моңа кадәр белмәгән хак Аллаһы турында вәгазьләр өчен, нигез итеп оста кулланган.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Рәсүлләр 18:21) әмма алар белән саубуллашып: «Йәһвә теләсә, тагын килермен»,— диде. Шуннан соң корабка утырып, Эфестән
nwtsty, Рс 18:21 гә аңлатма
Йәһвә теләсә: Бу сүзтезмә, берәр нәрсә эшләгәндә я эшләргә җыенганда, Аллаһы ихтыярын исәпкә алырга кирәк икәненә басым ясый. Рәсүл Паул бу принципны һәрвакыт истә тоткан (1Кр 4:19; 16:7; Ев 6:3). Шәкерт Ягъкуб та укучыларын: «Әгәр Йәһвә теләсә, исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез»,— дияргә дәртләндергән (Яг 4:15). Андый сүзләр буш әйтем генә булырга тиеш түгел. «Йәһвә теләсә» дип эчкерсез әйткән һәркем Йәһвәнең ихтыяры буенча эш итәргә тырышырга тиеш. Бу сүзләрне һәрвакыт кычкырып әйтәсе юк, алар еш кына эчтән әйтелә. (Рс 21:14; 1Кр 4:19; Яг 4:15 кә аңлатмаларны һәм Б кушымт. кара.)