3 ДӘРЕС
Сораулар куллану
Маттай 16:13—16
МАКСАТ. Кешедә кызыксыну уятыр һәм саклар өчен, аның белән фикер йөртер һәм мөһим фикерләргә басым ясар өчен, ипләп кенә сораулар бир.
КИҢӘШЛӘР:
Кешедә кызыксыну уятырга һәм сакларга тырыш. Кешене уйланырга дәртләндерүче һәм аңарда кызыксыну уятучы риторик сораулар куллан.
Уйланырга булыша торган сораулар куллан. Кешегә фикер барышын күрергә булышыр өчен, берничә сорау бир. Алар аңа акылга ятышлы нәтиҗәгә килергә ярдәм итсен.
Мөһим фикерләргә басым яса. Төп фикер әйтер алдыннан кызыксыну тудыручы сорау куллан. Берәр мөһим фикерне карап чыкканнан соң я чыгышың ахырында кабатлау өчен сораулар бир.