7 ДӘРЕС
Төгәл һәм ышанычлы мәгълүмат
Лүк 1:3
МАКСАТ. Тыңлаучыларыңа дөрес нәтиҗәгә килергә булышыр өчен ышанычлы дәлилләр китер.
КИҢӘШЛӘР:
Ышанычлы чыганаклар куллан. Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәт, мөмкин булганда, шигырьләрне Изге Язмаларның үзеннән укы. Фәнни мәгълүмат, яңалыклардан хәбәр, берәр очрак я башка дәлил китерергә булсаң, кулланган чыганакның ышанычлымы һәм мәгълүматның искермәгәнме икәнен тикшер.
Чыганакны дөрес куллан. Шигырьләрне аңлатуың аларның контекстына, Изге Язмаларның тулаем хәбәренә һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» басмаларына туры килсен (Мат. 24:45). Дөньяви чыганаклардан мәгълүматны дөрес китер: мәгънәсен бозма һәм язучы күздә тоткан фикердән аерылып торган нәрсә әйтмә.
Кешеләрне дәлилләр турында уйланырга дәртләндер. Изге Язмалар өзеген я берәр чыганактан мәгълүмат укыгач, тыңлаучыларга нәтиҗә ясарга булышыр өчен, аларга әдәпле сорау бир я мисал китер.