2 ДӘРЕС
Сөйләм телен куллану
2 Көринтлеләргә 2:17
МАКСАТ. Табигый һәм чын күңелдән сөйлә. Сөйләгәннәреңә ышанганың һәм башкалар турында кайгыртуың сизелсен.
КИҢӘШЛӘР:
Дога кылып, җентекләп әзерлән. Дулкынланмас өчен, ә игътибарны хәбәреңә туплау өчен ярдәм сорап дога кыл. Ачыклыйсы төп фикерләрне исеңдә тот. Фикерләрне үз сүзләрең белән белдер. Бастырылган материалны сүзгә-сүз сөйләргә тырышма.
Чын күңелдән сөйлә. Тыңлаучыларың ни өчен бу хәбәрне ишетергә тиеш икәне турында уйлан. Шулчак гәүдә торышыңда, ишарәләреңдә һәм йөзеңдә җылылык, эчкерсезлек һәм дуслык чагылыр.
Тыңлаучыларыңа кара. Кеше күзенә карап сөйлә. Нотык дәвамында кеше төркеменә карар я алар өстеннән күз йөртер урынына вакыт-вакыт аерым кешеләргә карарга тырыш.