БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Аллаһы кем ул?
1, 2. Кешеләр еш кына нинди сораулар бирә?
БАЛАЛАР, гадәттә, бик күп сораулар бирә. Аларга җавап бирсәң дә, алар яңадан: «Ни өчен?» — дип сорый. Кабат аңлатсаң, алар тагын: «Ә ни өчен?» — дип сорарга мөмкин.
2 Яшьме без, олы яшьтәме, һәрберебезнең сораулары бар. Без, нәрсә ашарга, нәрсә кияргә я нәрсә сатып алырга, дип уйланырга мөмкин. Шулай ук безнең мөһимрәк сорауларыбыз да бар. Мәсәлән: тормыш максаты нинди? Ни өчен кешеләр газап чигә? Ни өчен авырлыклар шулкадәр күп? Ничек бәхетле булырга? Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Бу сорауларга төпле җаваплар тапмасак, без җавапларны эзләвебездән туктарга мөмкин.
3. Ни өчен күпләр, мөһим сорауларга җавап табып булмый, дип уйлый?
3 Бу мөһим сорауларга җавап табарга мөмкинме? Күпләр, Аллаһы гына моны белә һәм кеше моны белә алмый, дип уйлый. Башкалар, моны тик муллалар, абыстайлар һәм белгечләр генә белә, дип әйтә. Ә кайберәүләр җавапны белмәгәннәрен танырга ояла. Ә сез нәрсә уйлыйсыз?
4, 5. Ни өчен мөһим сорауларга җавапны эзләргә кирәк?
4 Сезнең бу сорауларга җавап табасыгыз киләме? Гайсә пәйгамбәр болай дип әйткән: «Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар» (Маттай 7:7).
5 Әйе, «бертуктаусыз эзләсәгез», сез мөһим сорауларга җавапларны Изге Язмалардан табарсыз (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5). Бу җавапларны аңлау авыр түгел. Сез алачак белем сезне инде хәзер бәхетлерәк итәр һәм киләчәккә искиткеч өмет бирер. Әйдәгез, күп кешеләрне борчый торган бер сорауны карап чыгыйк.
АЛЛАҺЫ КЕШЕЛӘРНЕ СЫНЫЙМЫ?
6. Күпләр уйлавынча, газапларның сәбәбе нәрсәдә?
6 Дөнья газаплар белән тулы. Без сугышлар, нәфрәт һәм ярлылык күрәбез. Кешеләр авырый, җәфа чигә һәм үлә. Күпләр шулай булырга тиеш ди. Алар уйлавынча, бу тормыш — Аллаһы биргән сынау.
7. а) Берәр кайгы килеп чыкканда, дини җитәкчеләр моны ничек аңлата? ә) Ни өчен Аллаһы явызлык чыганагы түгел икәненә шикләнәсе юк?
7 Еш кына кешеләрнең бу карашлары дини җитәкчеләрдән ишеткәннәренә нигезләнә. Берәр кайгы килеп чыкканда, дини җитәкчеләр бу — Аллаһының ихтыяры диләр. Моны әйтеп, алар, асылда, Аллаһыны гаепли. Ләкин Изге Язмаларда Аллаһы беркайчан да явызлык кылмый дип әйтелә. Ирмиянең елавы 3:33 тә болай дип язылган: «Аның күңелендә бит адәм балаларына бәла-каза я кайгы китерү теләге юк». Аллаһы явызлыкка әлегә юл куйса да, ул беркайчан да аның чыганагы булмый. (Әюп 34:10—12 укы.) Бер мисалга игътибар итик.
8, 9. Ни өчен Аллаһыны авырлыкларыбызда гаепләү гаделсез булыр иде? Мисал китерегез.
8 Күз алдына китерик: үсеп җиткән егет әти-әнисе белән бергә тора. Әтисе аны бик ярата һәм аңа яхшы тәрбия биргән. Беркөн улы, әтисенә каршы чыгып, туган йортын калдырып китә. Ул яман эшләр кыла башлый һәм бәлагә эләгә. Моңа кем гаепле? Әллә әтисеме? Ул бит үз улын өйдән китүдән туктатмаган. Әлбәттә, әтисе гаепле түгел! (Лүк 15:11—13) Нәкъ шулай ук кешеләр дә кайвакыт, Аллаһыга каршы чыгып, яман эшләр кыла. Һәм Аллаһы, бу әти кеше кебек, аларны бу начар сайлаудан туктатмый. Шулай итеп, берәр бәла килеп чыкканда, Аллаһы моңа гаепле түгел икәнен онытмыйк. Аллаһыны гаепләү гаделсез булыр иде.
9 Ни өчен Аллаһы газапларны әлегә туктатмый? Моңа мөһим сәбәп бар. Изге Язмалар моның турында нәрсә әйтә икәнен без 11 нче бүлектән белербез. Ләкин бер дә шикләнмик: Аллаһы безне ярата һәм ул безнең авырлыкларыбызда беркайчан да гаепле булмый. Киресенчә, ул гына авырлыкларны чишә ала (Ишагыя 33:2).
10. Ни өчен без Аллаһы бөтен явызлыкны юк итәчәк дип ышана алабыз?
10 Аллаһы изге (Ишагыя 6:3). Аның бар эшләре дә изге һәм яхшы. Шуңа күрә без Аллаһыга таяна алабыз. Кешеләр исә андый түгел. Алар кайвакыт дөрес булмаган эшләр кыла. Хәтта иң намуслы идарәчеләрнең дә бөтен явызлыкны бетерер өчен көче юк. Аллаһының гына андый кодрәте бар. Ул явызлыкны мәңгегә юк итәргә тели дә, моны эшләячәк тә. Моннан тыш, ул явыз кешеләр китергән зыянны да бетерәчәк. (Зәбур 37:9—11 укы.)
КЕШЕЛӘР ГАЗАП ЧИККӘНДӘ, АЛЛАҺЫ НӘРСӘ ХИС ИТӘ?
11. Кешеләр газап чиккәндә, Аллаһы нинди хисләр кичерә?
11 Аллаһы дөньядагы авырлыкларга һәм сезнең шәхси авырлыкларыгызга ничек карый? Изге Язмаларда Аллаһы «гаделлекне ярата» дип әйтелә (Зәбур 37:28). Димәк, дөньядагы гаделсезлек аны бик нык борчый. Кешеләрнең газап чигүләре аңа авырту китерә. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, үткәндә Аллаһы дөньяның явызлык белән тулганын күргәч, «аның күңеле кырылды» (Яратылыш 6:5, 6). Аллаһы үзгәрмәгән (Малахи 3:6). Аллаһы чыннан да безнең турында кайгырта. (1 Петер 5:7 укы.)
Изге Язмалар буенча, Йәһвә, яратудан чыгып, бөтен Галәмне барлыкка китергән
12, 13. а) Ни өчен без башкаларны ярата һәм кайгырта беләбез? Кешеләрнең газаплануларын күргәндә, без нинди хисләр кичерәбез? ә) Ни өчен без Аллаһының бөтен гаделсезлекне һәм газапларны юк итәчәгенә ышана алабыз?
12 Изге Язмаларда, Аллаһы безне үзенә охшаш итеп барлыкка китергән, дип әйтелә (Яратылыш 1:26). Башка сүзләр белән әйткәндә, без аңарда булган сыйфатларны чагылдыра алабыз. Әгәр дә безгә гаепсез кешеләрнең газаплануларын күрү авыр икән, Аллаһыга бигрәк тә авыр! Без моны кайдан беләбез?
13 Изге Язмалар «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип өйрәтә (1 Яхъя 4:8). Аллаһы бар нәрсәне яратудан чыгып эшли. Әйе, Аллаһы мәхәббәт чыганагы булганга күрә, без дә ярата беләбез. Сезнең көчегездән килсә, сез дөньядагы бөтен гаделсезлекне һәм газапларны юк итмәс идегезме? Әлбәттә, кешеләрне яратканга, сез шулай эшләр идегез дә. Ә Аллаһы турында нәрсә әйтеп була? Аның гаделсезлекне бетерер өчен көч-кодрәте бар, һәм ул, безне яратканга, моны эшләячәк. Бу китапның башында әйтелгән Аллаһы вәгъдәләренең барысы да тормышка ашачак. Моңа бер дә шикләнмәгез! Ләкин шикләнмәс өчен, Аллаһы турында күбрәк белем алырга кирәк.
АЛЛАҺЫ БЕЛӘН ТАНЫШЫГЫЗ
Берәр кеше белән танышырга теләгәндә, сез аңа үз исемегезне әйтәсез. Аллаһы Изге Язмалар аша безгә үз исемен ача
14. Аллаһының исеме ничек һәм ни өчен аны кулланырга кирәк?
14 Сез берәр кеше белән дуслашырга теләсәгез, гадәттә, иң беренче итеп аңа нәрсә әйтәсез? Үз исемегезне. Ә Аллаһының исеме бармы? Күпләр аның исеме «Ходай», «Раббы» я «Аллаһы Тәгалә» дип әйтә, ләкин бу исемнәр түгел. Бу сүзләр — «патша» я «президент» шикелле, титуллар гына. Аллаһы безгә үз исеме Йәһвәa икәнен ачкан. Ишагыя 42:8 дә болай дип әйтелә: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем». Изге Язмаларда Аллаһының исеме 7 000 нән артык тапкыр очрый. Йәһвә сезнең Аның исемен белүегезне һәм куллануыгызны тели. Сез аның дусты була алсын өчен, ул сезгә үз исемен әйтә.
15. Йәһвә исеме нәрсәне аңлата?
15 Аллаһының исеме — Йәһвә — тирән мәгънәгә ия. Бу исем Аллаһы үзенең һәрбер вәгъдәсен һәм ниятен үти ала икәнен аңлата. Беркем дә, бернәрсә дә аңа комачаулый алмый. Тик Йәһвә генә бу исемне йөртергә лаекb.
16, 17. а) «Чиксез Кодрәт Иясе»... ә) «Мәңгелек Патшасы»... б) «Барлыкка Китерүче» дигән титул нәрсәне аңлата?
16 Ачылыш 15:3 тә болай дип әйтелә: «Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы, бөек һәм таң калырлык синең эшләрең. Мәңгелек Патшасы, гадел һәм хак синең юлларың». «Чиксез Кодрәт Иясе» дигән титул нәрсәне аңлата? Бу титул бөтен галәмдә Йәһвәдән көчлерәк беркем дә юк икәнен күрсәтә. Ә «Мәңгелек Патшасы» дигән титул Ул һәрвакыт булган икәнен аңлата. Зәбур 90:2 дә Аллаһының мәңгедән-мәңгегә яшәгәне турында әйтелә. Бу чыннан да таң калдыра!
17 Йәһвә — безнең Барлыкка Китерүчебез. Ачылыш 4:11 дә болай дип әйтелә: «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде». Күктәге фәрештәләр һәм йолдызлар, агачлардагы җимешләр, диңгездәге балыклар — барысын Йәһвә барлыкка китергән!
СЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ДУСТЫ БУЛА АЛАСЫЗМЫ?
18. Ни өчен кайбер кешеләр Аллаһының дусты булырга мөмкин түгел дип уйлый? Ләкин Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?
18 Кайбер кешеләр, Йәһвәнең искиткеч сыйфатлары турында белгәч: «Аллаһы шулкадәр кодрәтле, бөек, һәм без аны күрә дә алмыйбыз. Ничек инде ул минем турында уйласын?» — дип шикләнергә мөмкин. Әмма Аллаһы безнең шулай уйлавыбызны телиме? Юк. Киресенчә, Йәһвәнең безгә якынлашасы килә. Изге Язмаларда: «Ул бит һәрберебезгә якын»,— дип язылган (Рәсүлләр 17:27). Аллаһы сезнең үзенә якынлашуыгызны тели һәм үзе дә сезгә якынлашырга вәгъдә итә (Ягъкуб 4:8).
19. а) Ничек сез Аллаһының дусты булып китә аласыз? ә) Йәһвә сыйфатларының кайсылары сезгә аеруча ошый?
19 Ничек сез Аллаһының дусты булып китә аласыз? Гайсә пәйгамбәр болай дип әйткән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында... белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3). Өйрәнүегезне дәвам итеп, сез Йәһвә белән яхшырак танышырсыз. Мәсәлән, без «Аллаһы — мәхәббәт ул» икәнен белдек (1 Яхъя 4:16). Әмма аның башка күп күркәм сыйфатлары да бар. Изге Язмаларда: «Йәһвә — шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти»,— дип әйтелә (Чыгыш 34:6). Йәһвә «игелекле һәм кичерергә әзер» (Зәбур 86:5). Аллаһы сабыр һәм тугры (2 Петер 3:9; Ачылыш 15:4). Изге Язмаларны укып, сез Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатлары турында тагы да күбрәк белерсез.
20, 21. Аллаһыны күрмичә, аңа ничек якынлашып була?
20 Аллаһыны күрмичә, аңа якынлашып буламы? (Яхъя 1:18; 4:24; 1 Тимутигә 1:17) Изге Язмалардан Йәһвә турында укыганда, сез аның уйларын һәм хисләрен яхшырак аңларсыз (Зәбур 27:4; Римлыларга 1:20). Йәһвә турында күбрәк белем алган саен, сезнең аңа карата яратуыгыз тагы да үсәр һәм сез аңа якынрак булып китәрсез.
Әти кеше үз балаларын ярата, ә күктәге Атабыз безне тагы да ныграк ярата
21 Өйрәнгәндә, сез Йәһвә — безнең Атабыз икәнен аңларсыз (Маттай 6:9). Ул безгә тормыш биргән һәм безгә иң яхшысын тели. Әти кеше үз балаларына нәкъ шуны тели дә (Зәбур 36:9). Изге Язмалардан күренгәнчә, сез Йәһвәнең дусты булып китә аласыз (Ягъкуб 2:23). Уйлап кына карагыз: Йәһвә — Галәмнең Барлыкка Китерүчесе — сезнең дустыгыз булырга тели!
22. Башкалар сезнең Изге Язмаларны өйрәнүдән туктавыгызны теләсә, сез нәрсә эшләрсез?
22 Кайбер кешеләр, иң яхшы ниятләрдән чыгып, сезнең Изге Язмаларны өйрәнүдән туктавыгызны теләр. Алар сез үз динегезне калдырырсыз дип куркырга мөмкин. Ләкин беркем дә сезгә Йәһвәнең дусты булып китәргә комачауламасын. Йәһвә сезнең иң яхшы Дустыгыз булып китә ала.
23, 24. а) Ни өчен сораулар бирергә кирәк? ә) Киләсе бүлектә нәрсә турында сүз барыр?
23 Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сезгә аңлашылмаган нәрсәләр очрар. Сораулар бирергә оялмагыз. Гайсә, балалар кебек басынкы булыгыз, дигән (Маттай 18:2—4). Балалар бит бик күп сораулар бирә. Аллаһы сезнең үз сорауларыгызга җавап табуыгызны тели. Шуңа күрә өйрәнгәннәрнең дөреслеген белер өчен, Изге Язмаларны җентекләп тикшерегез. (Рәсүлләр 17:11 укы.)
24 Йәһвә турында белем алыр өчен иң яхшы ысул — Изге Язмаларны өйрәнү. Киләсе бүлектә Изге Язмаларның башка китаплардан нәрсә белән аерылып торганы турында сүз барыр.
a «Изге Язма»ның (2015) сүзлегендә, «Раббы» дигән сүзгә аңлатма буларак, Йәһвә — Аллаһының үз исеме дип язылган.
b Аллаһы исеменең мәгънәсе һәм әйтелеше турында күбрәк белер өчен, 1 нче аңлатманы кара.