12 ДӘРЕС
Җылылык һәм теләктәшлек
1 Тис. 2:7, 8
МАКСАТ. Эчкерсез хис-тойгылар чагылдырып сөйлә, тыңлаучыларыңны яратканыңны һәм аларга ярдәм итәргә теләгәнеңне күрсәт.
КИҢӘШЛӘР:
Тыңлаучыларың турында уйла. Аларның нинди проблемаларга очраганы турында уйлап, йөрәгеңне әзерлә. Алар хис иткәнне йөрәгең аша уздырырга тырыш.
Әйтәсе сүзләрне җентекләп сайла. Тыңлаучыларыңның җаннарын яңартырга, аларны юатырга һәм ныгытырга тырыш. Аларны юкка гына рәнҗетәчәк сүзләр әйтмә, һәм иман итмәүчеләр хакында я алар эчкерсез ышанган тәгълиматлар турында начар сөйләмә.
Кызыксынуыңны күрсәт. Җылы тон һәм туры килгән ишарәләр белән тыңлаучыларың турында кайгыртканыңны күрсәт. Бу йөзеңдә чагылсын; еш елмай.