Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 4 10-11 б.
  • Үзгәрешләрне ничек кичереп була?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үзгәрешләрне ничек кичереп була?
  • Уяныгыз! 2016
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АВЫРЛЫК
  • НӘРСӘНЕ ИСТӘ ТОТАРГА КИРӘК?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Стресс белән көрәшергә ничек өйрәнергә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Ничек нык булырга?
    Уяныгыз! 2019
  • Шартларың үзгәрсә дә, хезмәттә рухи яктан уяу һәм актив булып кал
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Аллаһы үз ниятеннән кире кайтамы?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2016
g16 № 4 10-11 б.
Бер кыз үз дустының күченгәне аркасында күңелсезләнә

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | ЯШЬЛӘР

Үзгәрешләрне ничек кичереп була?

АВЫРЛЫК

  • Әтиеңнең яңа эше аркасында, гаиләгезгә башка җиргә күченергә туры килә.

  • Синең иң яхшы дустың ерак җиргә күчеп китә.

  • Абыең я апаң, өйне калдырып, никахка керә.

Андый үзгәрешләргә син ничек яраклашырсың?

Агач давыл вакытында бөгелә

Сыгылучан агачлар давылны яхшырак кичереп чыга. Үзең тәэсир итә алмаган үзгәрешләргә очраганда, син, андый агачлар кебек, «бөгелә» аласың. Моны ничек эшләп була? Әйдә, башта үзгәрешләргә кагылышлы кайбер фикерләрне карап чыгыйк.

НӘРСӘНЕ ИСТӘ ТОТАРГА КИРӘК?

Үзгәрешләрдән качып булмый. Изге Язмаларда кешеләр турында мондый хакыйкать язылган: «Аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (Вәгазьче 9:11). Иртәме, соңмы, син бу сүзләрнең дөреслегенә инанырсың. Әлбәттә, бар көтелмәгән вакыйгалар да начар түгел. Кайбер үзгәрешләр, башта начар булып күренсә дә, ахыр чиктә файда китерә ала. Шулай да күпчелек кеше тормышның тигез баруын тели. Төрле үзгәрешләр исә — яхшылары я начарлары — аларга кыенлыклар өсти.

Үзгәрешләр кичерү аеруча яшүсмерләр өчен авыр була. Ни өчен? «Эчке үзгәрешләр болай да стресс тудыра,— дип аңлата Алексa исемле егет,— әле, җитмәсә, тормыштагы үзгәрешләр моңа өстәп тора».

Тагын бер сәбәп: олылар, үзгәрешләр кичергәндә, тормыш тәҗрибәсенә таянып, охшаш хәлләрдә ничегрәк эш иткәннәрен искә төшерә ала. Яшьләрнең исә тәҗрибәләре азрак.

Үзгәрешләргә яраклашып була. Кайбер яшүсмерләр кыен хәлләргә һәм башка үзгәрешләргә ияләшергә өйрәнде. Алар яңа шартларга түзә генә түгел, ә шулай ук бу шартларда уңай якларны һәм мөмкинлекләрне күрә белә. Авыр чакта андый яшьләр ярдәмне наркотиклардан я исерткеч эчемлекләрдән эзләмәс.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Чынбарлыкны таный бел. Әлбәттә, бөтен тормышны контрольдә тотасы килә, әмма бу мөмкин түгел. Дуслар күченә я гаилә кора; бертуганнар, үсеп, йортны калдыра; син дә, берәр сәбәп аркасында гаиләң белән күченгәнгә, дусларыңны, якыннарыңны калдырырга мөмкинсең. Иң яхшысы — тискәре уй-фикерләргә бирелмәскә, ә чынбарлыкны танырга. Изге Язмалардагы принцип: Вәгазьче 7:10.

Алга кара. Үткәннәр турында гына уйлау машина йөрткәндә арт күренеш көзгесенә генә карап баруга охшаш. Вакыт-вакыт артка карау файдалы булса да, алга карап барырга кирәк. Үзгәрешләр турында да шуны ук әйтеп була. Карашыңны киләчәккә төбәргә тырыш (Гыйбрәтле сүзләр 4:25). Мәсәлән, киләсе айга я ярты елга нинди максатлар куеп булганы турында уйлан.

Уңай караш сакла. «Яраклаша белер өчен, уңай караш саклау мөһим,— дип әйтә Лора исемле бер кыз.— Булган шартларыңда уңай якларны күрә бел». Ә син тормышыңда булган үзгәрешләрнең ким дигәндә бер уңай ягын әйтә аласыңмы? Изге Язмалардагы принцип: Вәгазьче 6:9.

Виктория исемле бер кыз яшүсмер булганда, аның бар якын дуслары күченеп киткән. Ул болай дип исенә төшерә: «Мин үземне шундый ялгыз хис иттем. Барысы да элеккегечә булуын теләдем. Әмма хәзер, артка борылып караганда, мин аңлыйм: нәкъ ул вакытта мин чын мәгънәдә үсә башладым. Әйе, җитлеккән булыр өчен, үзгәрешләр кирәк. Шул ук вакытта мин башкалар белән дә дуслыкны үстереп була икәнен күрдем». Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 27:10.

Үткәннәр турында гына уйлау машина йөрткәндә арт күренеш көзгесенә генә карап баруга охшаш

Башкалар турында кайгырт. Изге Язмаларда: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез»,— дип әйтелә (Филипиялеләргә 2:4). Башкаларга булышу үз авырлыкларыңны кичереп чыгарга ярдәм итә. 17 яшьлек Анна болай ди: «Үсә барган саен, мин шуны аңлый башладым: охшаш я хәтта начаррак хәлдә булган кешеләргә булышу мине бәхетле итә!»

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

ТӨП ШИГЫРЬЛӘР

  • «„Ни өчен үткән көннәр хәзергедән яхшырак булды икән?“ — димә» (Вәгазьче 7:10).

  • «Күз күргән нәрсәләргә куану хыялларга бирелүдән яхшырак» (Вәгазьче 6:9).

  • «Якындагы күрше ерактагы бертуганнан яхшырак» (Гыйбрәтле сүзләр 27:10).

Хуан

ХУАН

«Яраклаша белер өчен, яшь кеше үз-үзенең ситуациясе турында уйланырга һәм үзгәрешләр — тормышның аерылгысыз өлеше икәнен танырга тиеш. Моны тизрәк аңласа, аңа тормышта җиңелрәк булыр. Ахыр чиктә, барысы да җайга салына».

Карисса

КАРИССА

«Авыр хәл үткәч, мин аның турында бүтән уйламаска тырышам. Мин туып торган яңа авырлыкларны чишәргә тотынам. Минемчә, яраклаша белү артка түгел, ә алга карауны аңлата».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу