МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Шартларың үзгәрсә дә, хезмәттә рухи яктан уяу һәм актив булып кал
Тормыштагы, аеруча бу соңгы көннәрдәге, үзгәрешләрне туктатып булмый (1Кр 7:31). Үзгәрешләр, көтелгән я көтелмәгән, теләгән я теләмәгән булсалар да, рухи гадәтләребезгә һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә начар яктан тәэсир итә ала. Шартларыбыз үзгәрсә дә, хезмәттә рухи яктан уяу һәм актив булып калыр өчен нәрсә эшләргә? «Күченү рухилыкны сыный» дигән видеороликны карап, мондый сорауларга җавап бирегез:
Гаилә башлыгына бер абый-кардәш белән сөйләшү ничек булышкан?
Гаилә Маттай 7:25 тәге принципны ничек кулланган?
Гаилә күченүгә ничек әзерләнгән һәм нәтиҗәсе нинди булган?
Гаиләгә җыелышка һәм яңа җирдәге хезмәт итүгә ияләшергә нәрсә булышкан?
Тормышымда күптән түгел генә нинди үзгәрешләр булган?
Бу видеороликтагы фикерләр миңа ничек ярдәм итә ала?