Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 108 мәкалә
  • Онлайн популярлык никадәр мөһим?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Онлайн популярлык никадәр мөһим?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Куркыныч яклары
  • Популяр булу иллюзиясе
  • Язылучыларның һәм лайкларның саны никадәр мөһим?
  • Рәсми веб-сайтыбызны шәхси һәм гаилә өйрәнүе өчен куллан
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Синең онлайн дусларың кем?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2022)
  • Интернеттагы фотографияләр турында миңа нәрсә белү мөһим?
    Яшьләрнең сораулары
  • Бала һәм социаль челтәрләр (1 нче өлеш). Балам социаль челтәрләрне кулланырга тиешме?
    Гаилә өчен ярдәм
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 108 мәкалә
Яшүсмер кыз, үз телефонына карап, елмая. Ул социаль челтәрдә 85 лайк алган.

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Онлайн популярлык никадәр мөһим?

Илан исемле кыз болай ди: «Мин, социаль челтәрләрдә классташларымның йөзләгән язылучыларын күреп, болай дип уйлап куйдым: „Вау, алар шундый популяр!“ Дөресен генә әйткәндә, мин алардан бераз көнләштем».

Синең андый хисләр кичергәнең бармы? Булса, бу мәкалә сиңа социаль челтәрләрдә популяр булу теләгенең куркыныч якларын күрергә булышыр.

  • Куркыныч яклары

  • Популяр булу иллюзиясе

  • Язылучыларның һәм лайкларның саны никадәр мөһим?

  • «Тыйнак» мактанчык булма

Куркыныч яклары

Изге Язмаларда, Гыйбрәтле сүзләр 22:1 дә: «Яхшы исем зур байлыктан да өстенрәк»,— дип әйтелә. Яхшы исем казану теләге һәм хәтта башкаларга ошау теләге начар түгел.

Ләкин кайвакыт популяр булу теләге шулкадәр нык булып китә, хәтта шатлыгыңны урлый. Моның нинди куркыныч ягы бар? 16 яшьлек Аня болай ди:

«Кайбер кешеләр, популяр булып китәр өчен, акылсыз эшләр кыла, мәсәлән мәктәптә икенче каттан сикерә».

Күпләр, яшьтәшләренең игътибарын җәлеп итәр өчен, ахмак, куркыныч эшләр кылып, моны видеога төшерә һәм интернетка урнаштыра. Мәсәлән, берничә яшүсмер кер юу геле булган капсуланы ничек ашауларын видеога төшереп, интернетка куйган!

Изге Язмаларда болай диелә: «Масаеп һичнәрсә эшләмәгез» (Филипиялеләргә 2:3, «Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе»).

Уйланыр өчен сораулар:

  • Синең өчен онлайн популярлык никадәр мөһим?

  • Яшьтәшләреңә ярар өчен, син сәламәтлегеңне һәм тормышыңны куркыныч астына куярсыңмы?

    Яшьтәшләрең сөйли

    Лиана.

    «Популяр булып китәр өчен, кешеләр әллә нәрсә эшләргә әзер: алар билгеле бер рәвештә сөйләшә, киенә һәм эш итә башлый. Әмма бу куркыныч. Ышануларыңны һәм принципларыңны бозып популяр булып китсәң, бу сине бәхетле итмәс» (Лиана).

Популяр булу иллюзиясе

Кайбер кешеләр, популяр булып китәр өчен, куркыныч нәрсәләр кылмый, ә башка стратегияне куллана. 22 яшьлек Эрика болай ди:

«Кайберәүләр интернетка күп-күп фотоларын куя, әйтерсең лә аларның күп дуслары бар һәм алар һәрвакыт бергә күңел ача. Шулай итеп кешеләр популяр булып күренә, ләкин бу иллюзия генә».

15 яшьлек Кара яшьләрнең, бу иллюзияне тудырыр өчен, алдау куллануын сөйли:

«Алар ясалма фотолар куялар: имеш күңел ачалар, ә чынлыкта өйдә утыралар».

22 яшьлек Мэтью да шулай эшләгәнен таный:

«Мин бер фото урнаштырдым һәм бу фотога Эверест тавы дигән язуны беркеттем, ә чынлыкта мин Азиядә беркайчан да булмадым!»

Изге Язмаларда болай диелә: «Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (Еврейләргә 13:18).

Уйланыр өчен сораулар:

  • Синең, популяр булып китәр өчен, социаль челтәрләргә ясалма фотоларны куйганың бармы?

  • Фотоларың һәм комментарийларың синең чынында кем булуыңны һәм нәрсә кадерләгәнеңне күрсәтәме?

    Яшьтәшләрең сөйли

    Анна.

    «Кайбер кешеләр, лайклар җыяр өчен, теләсә нәрсә эшләр. Әмма нәрсә яхшырак: яраксыз рәвештә сөйләшкән, киенгән һәм үз әйберләре белән мактанган кеше буларак билгеле булумы? яисә яхшы сыйфатлар күрсәткән, башкалар белән кызыксынган кеше буларак билгеле булумы? Лайклар алу яхшы хисләр тудыра, ләкин кешеләр сине чыннан да хөрмәткә лаек нәрсәләр өчен яратсын» (Анна).

Язылучыларның һәм лайкларның саны никадәр мөһим?

Күпләр уйлавынча, популяр булыр өчен, синдә бик күп язылучылар һәм лайклар булырга тиеш. Өстә искә алынган Мэтью да үзенең элек шулай уйлаганын таный:

«Мин кешеләрдән „Синең язылучыларың күпме?“ яисә „Синең иң күбе ничә лайк алганың бар?“ дип сорый идем. Язылучыларым күбрәк булсын өчен, мин таныш булмаган кешеләргә языла идем һәм алар да миңа язылыр дип өметләнә идем. Мин дан казанырга бик тели идем, һәм социаль челтәрләр бу теләгемне тагы да көчәйтте».

Коллаж: 1. Яшүсмер кыз, социаль челтәрдә күпме лайк алганын күреп, елмая. 2. Шул ук кыз тәм-томнар ашый. 3. Бу кыз ашказаны авыртуыннан газаплана.

Онлайн популярлык, тәм-томнар кебек, ләззәт китерсә дә, чын канәгатьлек китерми

25 яшьлек Мария шуңа игътибар иткән: кайбер кешеләр, язылучылары һәм лайклары күпме булуына карап, үз-үзләренә бәя биргән. Мария болай ди:

«Берәр кыз, селфи ясап, җитәрлек лайклар җыймаса, үзен ямьсез дип уйлый башлый. Әлбәттә, бу дөрес түгел, әмма күпләр андый ситуациядә үзләрен шулай ук хис итәр иде. Асылда, алар үз-үзләрен мыскыл итә».

Изге Язмаларда болай диелә: «Бер-беребезне ярышуга котыртып һәм бер-беребездән көнләшеп, дан сөючән булып китмик» (Гәләтиялеләргә 5:26).

Уйланыр өчен сораулар:

  • Социаль челтәрләрне кулланганда, үзеңне башкалар белән чагыштырганың бармы?

  • Синең өчен язылучыларның саны чын дуслыкны үстерүдән мөһимрәк булып китмәдеме?

    Яшьтәшләрең сөйли

    Джошуа.

    «Социаль челтәрләрдә кешеләр сиңа сокланып карасын өчен, сиңа алар кебек булып китәргә кирәк. Моның аркасында син башкалар үзеңә ничек карый, аларга ничек ярарга дип уйлый башлыйсың. Башкаларга ошау теләге начар түгел, ләкин популярлык турында гына уйласаң, аның белән мавыгып китүең бар» (Джошуа).

«Тыйнак» мактанчык булма

Кайбер кешеләр мактанырга теләгән нәрсәләр турында зарлангандай сөйли. Мәсәлән, алар болай ди:

  • «Шушы текә машинамны алгач, кешеләр гел үзләрен берәр җиргә илтеп куярга сорый. Шулкадәр туйдырды!»

  • «Мин ябыккач, барысы миңа комплимент әйтеп, ачуымны китерә!»

Кеше, тыйнак булып күренер өчен, зарлана — чынлыкта исә ул мактана.

Кисәтү. Андый мактану еш кына башкаларны ачуландыра гына, чөнки алар кешенең кыланганын күрә. Андый «тыйнак» мактанчыкларны алар тагы да күбрәк өнәп бетерми.

Социаль челтәрләрдә комментарий я фото урнаштырганда, «тыйнак» мактанчык булма. Изге Язмалардагы мондый киңәшкә колак сал: «Сине үз телең түгел, ә башка берәү мактасын» (Гыйбрәтле сүзләр 27:2).

Йомгаклау: популяр булу теләге синең өчен тозак булып китмәсен.

  • Фотоларың һәм комментарийларың синең чынында кем булуыңны һәм нәрсә кадерләгәнеңне күрсәтсен.

  • Социаль челтәрләрдә дә намуслы бул.

  • Язылучылар һәм лайклар артыннан кума.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу