Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 4 6 б.
  • 3. Бирешмичә, алга карагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 3. Бирешмичә, алга карагыз
  • Уяныгыз! 2016
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез рухи максатларыгызга ирешә аласыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Гадәтләр сезгә игелеккә хезмәт итсен
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Үз гадәтләреңә ничек хуҗа булырга?
    Уяныгыз! 2016
  • 1. Реалистик караш саклагыз
    Уяныгыз! 2016
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2016
g16 № 4 6 б.
Хатын-кыз календарьда билгеләр куя

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ҮЗ ГАДӘТЛӘРЕҢӘ НИЧЕК ХУҖА БУЛЫРГА?

3 Бирешмичә, алга карагыз

Билгеләр куелган календарь

Киң таралган бер караш буенча, яңа гадәтне үстерер өчен, кешегә 21 көн кирәк. Әмма чынында тикшерүләр шуны күрсәтә: зур үзгәрешләр ясар өчен, кайбер кешеләргә — азрак вакыт, башкаларга исә күбрәк вакыт кирәк. Бу безне күңелсезләндерергә тиешме?

Мондый хәлне күз алдына китерик: сез атнага өч тапкыр физик күнегүләр ясарга булдыгыз, ди.

  • Беренче атнада сез максатыгызга ирешәсез.

  • Икенче атнада ике көн генә күнегүләр ясыйсыз.

  • Өченче атнада кабат уңышлы буласыз.

  • Дүртенче атнада сез теләр-теләмәс бер көн генә күнегүләр ясыйсыз.

  • Бишенче атнада сез кабат максатыгызга ирешәсез һәм шул вакыттан алып күнегүләрне регуляр рәвештә эшлисез.

Яңа гадәтне ныгытуга сезнең биш атнагыз китте. Биш атна бу аз вакыт түгел сыман! Шулай да, берәр максатыгызга ирешкәч, сез яңа яхшы гадәтне үстергәнегезгә шат булырсыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр» (Гыйбрәтле сүзләр 24:16).

Изге Язмалар безне бирешмәскә һәм алга карарга дәртләндерә. Иң мөһиме — күпме тапкыр егылганыбыз түгел, ә күпме тапкыр яңадан торганыбыз.

Иң мөһиме — күпме тапкыр егылганыбыз түгел, ә күпме тапкыр яңадан торганыбыз

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Кайчак бирешсәгез дә, бу сезнең бөтенләй уңышсыз булуыгызны аңлатмый. Максатыгызга омтылганда, кайчак абынып егылуыгыз да булачак.

  • Игътибарыгызны уңышлы булган чакларыгызга туплагыз. Әйтик, сез балаларыгыз белән тыныч кына сөйләшергә өйрәнергә телисез, ди. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Кайчан мин соңгы тапкыр балаларыма ачуымны тыя алдым һәм кычкырмадым? Кычкырыр урынына мин нәрсә эшләдем? Киләсе очракта да кычкырмас өчен, нишләргә?» Андый сораулар сезгә игътибарыгызны уңышсыз булуыгызга түгел, ә көчле якларыгызга тупларга ярдәм итәр.

Изге Язмалардагы принциплар сезгә тормышның башка өлкәләрендә, мәсәлән, борчылуны җиңүдә, бәхетле гаилә тормышын алып баруда һәм чын бәхет табуда ничек ярдәм итә ала? Моның турында белергә теләсәгез, Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР

«Карашың алга төбәлгән булсын» (Гыйбрәтле сүзләр 4:25).

«Үткәндәгеләрне онытып һәм алдагыларына талпынып, мин үз максатыма... омтылам» (Филипиялеләргә 3:13, 14).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу