ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ | ТЫШКЫ МАТУРЛЫК
Тышкы матурлык
Кешенең бәхетле булу-булмавы аның тышкы матурлыкка карашыннан тора.
Ни өчен без матурлыкны аера беләбез?
Кеше мие матурлыкны сизә белә, әмма ничек итеп икәне сер булып кала. Изге Язмаларда бу процесс аңлатылмаса да, анда матурлыкны аера белүебезнең сәбәбе китерелә: Аллаһы безне үз сыйфатларын чагылдырырлык итеп барлыкка китергән (Яратылыш 1:27; Вәгазьче 3:11). Ул шулай ук гаҗәеп формасы һәм функцияләре булган тәнебезне — катлаулы организмыбызны булдырган. Шуңа күрә борынгы вакытта яшәгән бер мәдхия җырлаучы Аллаһыга болай дигән: «Сине мактыйм мин, чөнки шундый гаҗәеп яратылуым тирән хөрмәт уята» (Зәбур 139:14).
Шулай да бүген мода һәм массакүләм мәгълүмат чаралары матурлыкка карата объектив булмаган караш тага. Бер китапта әйтелгәнчә, Көнбатыш илләрендә үткән күп кенә тикшерүләр буенча, «байтак кына кеше үз-үзен тышкы кыяфәте буенча гына бәяли» («Body Image»). Әмма андый тар караш аркасында, күпкә мөһимрәк нәрсә — кешенең эчке дөньясы онытыла (1 Ишмуил 16:7).
Күп кенә илләрдә тышкы матурлыкка һәм сексуальлеккә чиктән тыш күп игътибар бирелә
Бүген матурлыкка гына түгел, ә кешеләрнең, бигрәк тә хатын-кызларның, сексуальлегенә дә артык игътибар бирелә. Америка Психология Ассоциациясенең (АПА) 2007 елгы бер отчетында болай диелә: «Бар массакүләм мәгълүмат чараларында диярлек хатын-кызларны җенси яктан җәлеп итәрлек итеп күрсәтәләр». Изге Язмаларда катгый рәвештә андый йогынтыга бирелмәскә киңәш ителә һәм моңа җитди сәбәпләр бар! (Көләсәйлеләргә 3:5, 6)
«Сезнең матурлыгыгыз... тышкы матурлык түгел, ә эчке матурлык — тыныч һәм юаш рухның мәңге сулмас матурлыгы булсын. Аллаһы каршында андый рух бик кыйммәтле» (1 Петер 3:3, 4).
Ни өчен объектив карашка ия булу акыллы?
«Чибәрлегеңне яшермә!» — диләр кайберәүләр тышкы матурлык турында. АПА отчетында әйтелгәнчә, андый караш киң таралган җирләрдә яшүсмер һәм тагы да яшьрәк кызлар үзләрен «башкаларның теләкләрен канәгатьләндерергә тиеш дип саный... һәм башкалар үзләренә матурлыклары өчен генә карар һәм үзләрен тышкы кыяфәтләре буенча гына бәяләр дип уйлый». Андый караш сәламәтлек белән бәйле һәм социаль авырлыкларга китерә һәм, АПА отчеты буенча, «эмоциональ яктан күп авырлыклар» тудыра ала. Мәсәлән, кеше артык борчыла башлый, «үз-үзеннән җирәнә, ашау белән бәйле проблемалары туа, ул үз-үзен түбән бәяли, депрессия кичерә һәм күңел төшенкелегенә бирелә».
«Күңелеңдәге борчуларны алып ташла, тәнеңне зыянлы нәрсәләрдән арындыр, яшьлек һәм гомер таңы — буш нәрсә бит» (Вәгазьче 11:10).
Нинди караш төпле?
Изге Язмаларда «төплелек» тыйнаклык белән бәйле икәне күрсәтелә (1 Тимутигә 2:9). Ризалашырсыздыр, тыйнак кешеләр өстән-өстән генә фикер йөртә я үз тышкы кыяфәтләре турында гына уйлап йөри дип әйтеп булмый; алар үз-үзләренә акыллы, объектив караш белән карый. Алар башкаларның хисләре турында уйлый, шуңа күрә аларны яраталар, хөрмәт итәләр, һәм иң мөһиме, аларны Аллаһы хуплый (Микай 6:8). Өстәвенә, аларның, гадәттә, чын дуслары бар, һәм андый кешеләргә физик якынлыкка гына омтылган кешеләр түгел, ә бәхетле таркалмас никах булдырырга теләгән кешеләр тартыла.
Изге Язмалар безне йөрәккә — «эчке матурлыкка» — күбрәк игътибар итәргә чакыра, һәм бу чыннан да акыллы (1 Петер 3:3, 4). Кеше күңеленең матурлыгы сулмый. Киресенчә, вакыт узу белән кешенең эчке дөньясы хәтта тагы да матуррак булып китә ала! «Тәкъвалык юлыннан йөрүченең чал чәче — матурлык таҗы»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 16:31 дә. Шуңа күрә кеше, яшь булса да, олы булса да, Изге Язмалардагы акыллы киңәшләрне тотса, бетмәс матурлыкка ирешер һәм тормышы шатлык белән канәгатьлек китерер.
«Ягымлылык алдаучан һәм матурлык вакытлыча гына булырга мөмкин, ә Йәһвәне тирән хөрмәт итүче хатын мактаулы булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 31:30).