КУШЫМТА
Аерылышуга һәм аерым яшәүгә Аллаһының карашы
Өйләнешкән кешеләр никах антларына тугры калырлар дип өметләнә Йәһвә. Ул беренче ир кешене һәм хатынны никахта берләштереп, болай дигән: «Кеше... хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр». Соңрак Гайсә Мәсих бу сүзләрне кабатлаган һәм болай дип өстәгән: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Яратылыш 2:24; Маттай 19:3—6). Димәк, Йәһвә һәм Гайсә никахны гомерлек һәм ир яки хатын үлсә генә, бу никах өзелә дип саныйлар (1 Көринтлеләргә 7:39). Никах изге булганга күрә, аерылышуга җитди караш белән карарга кирәк. Йәһвә кешеләрнең Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәп булмыйча аерылышуларын нәфрәт итә (Малахи 2:15, 16).
Изге Язмалар буенча, аерылышыр өчен нинди сәбәп бар? Йәһвә зина кылуны һәм фәхешлекне нәфрәт итә (Яратылыш 39:9; 2 Ишмуил 11:26, 27; Зәбур 51:4). Ул фәхешлекне коточкыч эш, һәм ул аерылышыр өчен сәбәп булырга мөмкин дип саный. (Фәхешлек турында 9 нчы бүлектәге 7 нче абзацта әйтелә.) Йәһвә гаепсез ир яки хатынга гөнаһ кылган тормыш иптәше белән калыргамы яки аерылышыргамы икәнен сайларга хокук бирә (Маттай 19:9). Гаепсез ир яки хатын аерылышырга булса, ул Йәһвә нәфрәт иткәнне эшләми. Шул ук вакыт җыелышта беркемне дә аерылышырга дәртләндермиләр. Кайбер сәбәпләр аркасында гаепсез ир яки хатын гөнаһ кылган тормыш иптәше белән, бигрәк тә ул чын күңелдән тәүбә итсә, калырга мөмкин. Ахыр чиктә, аерылышыр өчен Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәбе булган кеше үзе карар кабул итәргә һәм бу карарның нәтиҗәләренә әзер булырга тиеш (Гәләтиялеләргә 6:5).
Бик сирәк очракларда кайбер мәсихчеләр тормыш иптәшеннән аерым яшәргә яки ул зина кылмаса да, аның белән аерылышырга булганнар. Изге Язмаларда аерым яшәргә булган кеше ирсез яки хатынсыз торсын яки «килешсен» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 7:11). Андый мәсихче яңадан никахлашыр өчен, башка тормыш иптәшен эзли алмый (Маттай 5:32). Аерым яши башлар өчен нинди сәбәпләр бар? Кайбер мәсихчеләр аста китерелгән җитди сәбәпләр аркасында аерым яшәргә булган.
Белә торып гаилә турында кайгыртудан баш тарту. Ир, мөмкинлеге булса да, гаиләсе турында кайгыртмый икән, гаилә ярлы булып китәргә һәм аларның иң кирәклесе дә булмаска мөмкин. Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Кеше үз якыннарының, аеруча үз гаиләсенең ихтыяҗларын кайгыртмый икән, ул иманнан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була» (1 Тимутигә 5:8). Мондый кеше үзгәрмәсә, хатын үзенең һәм балаларының иминлеге турында кайгыртып, ире белән аерым яшәргә я аның белән аерылышырга карар итәргә мөмкин. Әлбәттә, мәсихче өлкәннәр кардәш үз гаиләсе турында кайгыртмый дигән гаепләүне яхшы тикшереп чыгарга тиеш. Үз гаиләсе турында кайгыртмаучы мәсихченең җыелыштан чыгарылуы бар.
Үтә мәрхәмәтсез тәртип. Ир яки хатынның мәрхәмәтсез тәртибе аркасында тормыш иптәшенең сәламәтлегенә һәм хәтта гомеренә куркыныч янарга мөмкин. Мәрхәмәтсез ир яки хатын мәсихче булса, җыелыш өлкәннәренә моны тикшерергә кирәк. Бик нык ярсу һәм мәрхәмәтсез тәртип мәсихчене җыелыштан чыгарыр өчен нигез булып тора (Гәләтиялеләргә 5:19—21).
Хак гыйбадәт кылуда катнашырга бирмәү. Ир яки хатын тормыш иптәшенә хак Аллаһыга гыйбадәт кылырга һәрвакыт комачауларга яки хәтта аны берәр яктан Аллаһы әмерләрен бозарга мәҗбүр итәргә мөмкин. Бу очракта рухилыгына куркыныч янаган тормыш иптәше «кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсыныр» өчен бердәнбер юл аерым яшәү я аерылышу булыр дип карар итәргә мөмкин (Рәсүлләр 5:29).
Югарыда искә алынган бар очракларда беркем дә гаепсез кардәшкә тормыш иптәшеннән китсен яки аның белән бергә калсын дип басым ясарга тиеш түгел. Рухи яктан җитлеккән дуслары һәм мәсихче өлкәннәр аңа таяныч булыр һәм Изге Язмаларга нигезләнеп киңәш бирер, шулай да аларга ир белән хатын арасындагы хәлнең кайбер яклары билгеле булмаска мөмкин. Моны Йәһвә Аллаһы гына белә. Мәсихче ир яки хатын, тормыш иптәшеннән аерым яшәр өчен генә, гаиләдәге авырлыкларны күпертеп сөйләсә, Аллаһыны һәм никах төзелешен хөрмәтләми икәнен күрсәтер. Кешеләр аерым яшәүләренең яки аерылышуларының чын сәбәбен яшерергә тырышса да, Йәһвә барысын белә. Чыннан да, «аның күзләре бар нәрсәне ачык һәм нинди булса, шундый итеп күрә. Без аңа хисап бирәчәкбез» (Еврейләргә 4:13). Әмма гаиләдә калу һаман да куркыныч булса һәм мәсихче аерым яшәргә яки аерылышырга уйласа, аны беркем дә тәнкыйтьләмәсен. Ахыр чиктә, «һәрберебез Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк» (Римлыларга 14:10—12).