Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w09 15.8. 23 б.
  • Хәтерлисеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәтерлисеңме?
  • Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Тере телләрдә «сөйләүче» китап
    Барлык кешеләр өчен китап
  • Йәһвә йортына чын күңелдән бирелгән бул!
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Киемнәр
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • «Дәшмәү вакыты»
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2009 ел
w09 15.8. 23 б.

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Туганчыга кадәр үлгән баланың терелтелүе мөмкинме?

Кеше тормышы ана карынында, хатын-кыз балага узгач, башлана. Кеше үлгәндә, ул күпме генә яшәмәсен, Йәһвә аны терелтә ала, чөнки «Аллаһыга һәр нәрсә мөмкин» (Марк 10:27). Ләкин Изге Язмаларда ул ана карынында үлгән балаларны терелтәчәкме юкмы икәне турында турыдан-туры әйтелми (15.4., 12—13 нче бит.).

• Кырмыска, кыя даманы, саранча һәм гекконны күзәтеп, без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Бу дүрт мәхлук, Изге Язмалар буенча, зирәкләрдән зирәгрәк. Димәк, алар Аллаһы акыллылыгын данлый (Гыйб. сүз. 30:24—28) (15.4., 16—19 нчы бит.).

• Ни өчен Изге Язмаларда дәшмәү турында яхшы яктан язылган?

Изге Язмалар буенча, дәшмәү хөрмәт итүне күрсәтергә, уйланганда ярдәм итәргә һәм акыллылык вә зирәклек билгесе булырга мөмкин (Мәд. 36:7; 62:7; Гыйб. сүз. 11:12) (15.5., 3—5 нче бит.).

• Яһүдиянең ничә патшасы Аллаһының йортына мәхәббәтләрен күрсәткән?

Көньяк патшалыкта, Яһүдиядә, идарә иткән 19 патшаның дүртесе — Аса, Еһошафат, Хизәкыйя һәм Йошия — хак гыйбадәт кылуга чын күңелдән бирелгән булганнар (15.6., 7—11 нче бит.).

• Җирдә яшәүче рух белән майланган бар мәсихчеләр дә рухи ризык әзерләүдә катнашамы?

Юк. Рух белән майланган бар мәсихчеләр дә ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең өлеше булып тора, ләкин рухи ризык Җитәкче советның күзәтүе астында әзерләнә (15.6., 22—24 нче бит.).

• Кешеләргә карата мөнәсәбәт турында әйткәндә, ни өчен Гайсәне дини җитәкчеләрдән аерып торган төп сыйфат ярату булган дип әйтеп була?

Ул көннәрдәге дини җитәкчеләр гади кешеләрне яратмаган, аларга җирәнеп караган. Моннан тыш, алар Аллаһыны яратмаган. Гайсә исә үз Атасын яраткан һәм кешеләрне кызганган (Мат. 9:36). Ул назлы, мәрхәмәтле һәм игелекле булган (15.7., 15 нче бит).

• Яшүсмерне киләчәк тормыштагы авырлыкларга ничек әзерләргә?

Балагыз үзе акыллы карарлар кабул итә алсын өчен, аны уйланырга өйрәтегез (Римлыларга 12:1, 2). Изге Язмалардагы принципларны кулланып, сез аңа җаваплы булырга, балигъ булгач дөрес карарлар кабул итәргә һәм ялгыш юл сайлаудан килеп чыккан начар нәтиҗәләрдән качарга ярдәм итәчәксез (Флп. 4:5; Гәл. 6:7; Көл. 3:21). Изге Язмалардагы принциплар — бу гаилә бәхетен корыр өчен нык нигез (июль—сентябрь, 10—12 нче бит.).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу