Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2010 ел, 22 февраль атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 4 гыйнвар атнасыннан алып 22 февраль атнасына кадәр үткән материал буенча 20-минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Безгә нинди омтылудан сакланырга кирәк? (Ешуа 22:9—12, 21—33) [w05 1.3. 6 б.]
2. Ешуа 24:14, 15 тә язылган сүзләрне әйтергә Ешуаны нәрсә һичшиксез дәртләндергән, һәм бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? [w08 15.5. 17—18 б., 4—6 абз.]
3. Багалга табынучылар һәм аларның табынулары исраиллеләр өчен ничек тозак булып киткән? (Хак. 2:3) [w08 15.2. 27 б., 2—3 абз.]
4. Еһуднең кылычны куркусыз куллануыннан без нинди сабак ала алабыз? (Хак. 3:16, 21) [w05 1.4. 30 б.]
5. Гидеонның тыйнаклыгы безгә нинди сабак бирә? (Хак. 6:11—15) [w05 1.4. 30 б.]
6. Хакимнәр 9:8—15 тәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.4. 31 б.]
7. Ифтах ант биргәндә, кеше корбанын күз алдында тотканмы? (Хак. 11:30, 31) [w05 1.4. 30 б., 7 абз.]
8. Хакимнәр 16:16 дан нәрсәгә өйрәнеп була? [w05 1.4. 31 б.]
9. Шимшонның Хакимнәр 16:3 тә сурәтләнгән гаҗәпләндергеч эшен аңлау безгә ничек ярдәм итәргә мөмкин? [w05 1.1. 24—25 б., 7—8 абз.]
10. Әгәр «һәркем үзенә гадел булып тоелганны эшләгән» булса, бу тәртипсезлеккә сәбәп булмаганмы? (Хак. 17:6) [w05 1.4. 32 б.]