Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp20 № 3 4-5 б.
  • Кайгыртучан Аллаһыбыз безне ярата

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кайгыртучан Аллаһыбыз безне ярата
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1. АЛЛАҺЫ КОЯШНЫ БУЛДЫРГАН
  • 2. АЛЛАҺЫ ЯҢГЫРНЫ ЯУДЫРА
  • 3. АЛЛАҺЫ АШАРЫБЫЗ ҺӘМ КИЕМЕБЕЗ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА
  • Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Бар нәрсәне Барлыкка Китерүче
    Бөек Остаздан өйрән
  • Ни өчен җавапны белү мөһим?
    Уяныгыз! 2021
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
wp20 № 3 4-5 б.
Таулар артыннан кояш чыга.

Кайгыртучан Аллаһыбыз безне ярата

1. АЛЛАҺЫ КОЯШНЫ БУЛДЫРГАН

Кояш яктысы булмаса, тормыш мөмкин булыр идеме? Кояш энергиясе ярдәмендә агачларда яфраклар, чәчәкләр, җимешләр, чикләвекләр һәм орлыклар үсә. Аның ярдәмендә су җирдән агачларның тамырлары аша яфракларга кадәр җитә һәм пар рәвешендә һавага чыга.

Тау буендагы чәй плантациясенә өстән күренеш.

2. АЛЛАҺЫ ЯҢГЫРНЫ ЯУДЫРА

Яңгыр — Аллаһы Тәгаләнең искиткеч бүләге. Яңгыр ярдәмендә җир безнең өчен ризык булдыра. Аллаһы, яңгырлар яудырып, мул уңыш бирә һәм, безне ризыклар белән туендырып, йөрәгебезне шатлык белән тутыра.

Кош, төшә барган җиләкне тотарга дип, ботактан сузыла.

3. АЛЛАҺЫ АШАРЫБЫЗ ҺӘМ КИЕМЕБЕЗ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА

Күп кенә ата кешеләр, гаиләләрен ризык һәм кием белән тәэмин итәр өчен, тырышып эшли. Аллаһы да безнең турында кайгырта. Изге Язмаларда болай диелгән: «Кошларга игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?» (Маттай 6:25, 26)

«Кырдагы лаләләрдән сабак алыгыз, аларның ничек үскәненә игътибар итегез. ...Сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман [патша] да алар кебек киенмәгән. ...Кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән... әллә ул сезне киендермәсме?» (Маттай 6:28—30)

Аллаһы киемебез һәм ризыгыбыз турында кайгырта ала икән, ул башка ихтыяҗларыбызны да канәгатьләндерә ала. Без Аллаһы ихтыярын үтәсәк, ул безнең ризык үстереп куйган тырышлыкларыбызны фатихалаячак я, кирәкле нәрсәләр сатып алыр өчен, эш табарга булышачак (Маттай 6:32, 33).

Әйе, кояш, яңгыр, кошлар һәм чәчәкләр турында уйланганда, бездә Аллаһыга карата ярату үсә. Киләсе мәкаләдән без Аллаһы Тәгаләнең кешеләр белән ничек аралашканын күрербез.

Аллаһы кешеләр өчен кояшын бирә һәм яңгырын яудыра (МАТТАЙ 5:45).

Ходаебыз безне бик ярата. Әти кебек, ул үзенең җирдәге гаиләсе турында кайгырта. Изге Язмаларда юмарт Аллаһы «сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә» дип әйтелә (Маттай 6:8).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу