Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w21 октябрь 14-17 б.
  • Йәһвә белән дуслыгыңны ныгытып тор

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә белән дуслыгыңны ныгытып тор
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ҖЫЕЛЫШКА КАЙТКАННАР НИНДИ АВЫРЛЫКЛАР КИЧЕРӘ?
  • ИРЕШӘ АЛЫРЛЫК МАКСАТЛАР КУЙ
  • БИРЕШМӘ!
  • Өлкәннәрне ярдәмгә чакырыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Син Йәһвә өчен кадерле
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өлкәннәр, алга таба да Паулдан үрнәк алыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Йәһвә белән син ялгыз түгел
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
w21 октябрь 14-17 б.
Абый-кардәш, җимерелгән йортын торгызыр өчен, никадәр күп көч һәм вакыт таләп ителәчәге турында уйлап, хафага төшә.

Йәһвә белән дуслыгыңны ныгытып тор

ҺӘР ел Йәһвәнең күп кенә кадерле сарыклары кире җыелышка кайта. Андый чакларда күктә нинди шатлык булганын күз алдына гына китерегез! (Лүк 15:7, 10) Йәһвә, Гайсә һәм фәрештәләр бик нык куана. Әмма җыелышка кайткан кардәшләргә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызу җиңел булмаска мөмкин. Ни өчен? Аларга нәрсә булыша ала? Әйдәгез, моны карап китик.

ҖЫЕЛЫШКА КАЙТКАННАР НИНДИ АВЫРЛЫКЛАР КИЧЕРӘ?

Давыт патша җитди гөнаһлар кылган. Ләкин ул тәүбә иткән, һәм Йәһвә аны кичергән. Шулай да Давыт болай дип язган: «Гөнаһларымның күплеге аркасында мин юлымны күрмәс булдым» (Зәб. 40:12; 65:3). Җыелышка кайткан күп кенә кардәшләр аның хисләрен аңлый. Йәһвә аларны кабул итсә дә, алар барыбер гаеп һәм оят хисе кичерә. Мәсәлән, Изәбел 20 дән артык ел дәвамында җыелышта булмаганa. Ул болай ди: «Миңа Йәһвәнең кичерүенә ышанып бетәргә авыр иде». Тискәре хисләргә бирелсәң, бу сиңа бик зур зыян китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 24:10). Ә без моны һич тә теләмибез.

Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне торгызыр өчен, кабат рухи эшләр белән шөгыльләнергә кирәк булыр. Әмма кайберәүләрне бу куркыта. Мәсәлән, җыелышка кайткан Энтони болай ди: «Мин инде күптән рухи эшләрдә катнашмадым, шуңа күрә күп нәрсәне оныттым». Күп тырышлыклар куярга кирәк булачагын аңлау сезне дә куркыта ала.

Мондый мисал турында уйланыйк. Әйтик, давыл йортыңа зур зыян китергән, ди. Йортыңны төзекләндерер өчен, сиңа күп көч һәм вакыт сарыф итәргә туры килер. Моның турында хәтта уй да куркытырга мөмкин. Рухи яктан да шулай ук. Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне кайтарыр өчен, сиңа күп көч куярга кирәк булыр. Бу хәтта ирешә алмаслык максат булып күренергә мөмкин. Ләкин син ярдәмсез калмассың!

Йәһвә: «Килегез, арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк»,— дип чакыра (Ишаг. 1:18). Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне ачыклар өчен, син инде адымнар ясадың, һәм Йәһвә сине моның өчен бик кадерли. Уйлап кына кара: хәзер Йәһвә Шайтанның гаепләүләренә җавап кайтара ала (Гыйб. сүз. 27:11).

Тәүбә итеп һәм җыелышка кайтып, син Йәһвәгә якынрак булып киттең, һәм ул да сиңа якынлашырга вәгъдә итә (Ягък. 4:8). Әмма Йәһвәгә кайту — ул кабат җыелышның әгъзасы булу гына түгел. Сиңа Атаңа һәм Дустыңа карата мәхәббәтеңне алга таба да ныгытырга кирәк. Моны ничек эшләп була?

ИРЕШӘ АЛЫРЛЫК МАКСАТЛАР КУЙ

Мөгаен, син Йәһвә Аллаһы турында һәм аның вәгъдәләре турында әле дә онытмагансыңдыр. Ләкин хәзер сиңа кабат Аллаһы принциплары буенча яшәргә һәм рухи гадәтләр үстерергә кирәк. Бу үз эченә вәгазьләүне һәм кардәшләр белән бергә гыйбадәт кылуны ала. Моңа ирешер өчен, максатлар кую бик мөһим. Кайбер максатларга игътибар итик.

Йәһвәгә дога кыл. Әйе, кайвакыт гаеп хисе аркасында, сиңа Йәһвәгә дога кылу авырдыр, һәм күктәге Атаң моны аңлый (Рим. 8:26). Шулай да ул сине үзенә «өзлексез дога кылырга» чакыра. Аллаһыга: «Мин синең дустың булырга телим»,— дип әйтеп була (Рим. 12:12). Андрей исемле кардәш болай дип исенә төшерә: «Мине гаеп һәм оят хисе интектерде, әмма дога кылган саен, мин җиңеллек һәм җан тынычлыгы сизә идем». Әгәр дә син нәрсә турында дога кылырга икәнен белмәсәң, Давыт патшаның 51 нче һәм 65 нче мәдхияләрдә язылган догаларын укып чык. Бу сиңа хисләреңне сүзләргә салырга ярдәм итәр.

Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрән. Бу сиңа рухи яктан нык булырга һәм Йәһвәне яратырга булышыр (Зәб. 19:7—11). «Минем шәхси өйрәнү үткәрү гадәтем юк иде. Менә ни өчен мин рухи яктан хәлсезләндем һәм Йәһвәне күңелсезләндердем. Мин икенче тапкыр шул ук тырмага басарга теләми идем. Шуңа күрә регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрә башладым»,— дип әйтә Филип исемле кардәшебез. Син дә шулай ук эшли аласың. Әгәр дә өйрәнү өчен тема сайлау авыр булса, җитлеккән дустыңнан ярдәм сора.

Элеккеге дусларың белән араларыңны ялга. Җыелышка кайткан кайбер кардәшләр имандашлары аларга кырын карар дип борчыла. Мәсәлән, Лариса исемле апа-кардәш болай ди: «Миңа бик оят иде, мин үземне хыянәтче итеп хис иттем. Бу хисләрдән мин бик озак арына алмадым». Син дә шундый ук хисләр кичерәсең икән, һич тә шикләнмә: өлкәннәр һәм башка җитлеккән кардәшләр сине рухи яктан ныгытырга әзер. («Өлкәннәр ничек ярдәм итә ала?» дигән рамканы кара.) Алар синең җыелышка кайтуыңа бик шат һәм сиңа яхшыны гына тели (Гыйб. сүз. 17:17).

Кардәшләр белән араларыңны ничек якынайтып була? Алар белән рухи эшләрдә мөмкин кадәр ешрак катнашырга тырыш: җыелыш очрашуларына йөр һәм вәгазьлә. Бу сиңа, һичшиксез, булышыр. Феликс исемле кардәш болай ди: «Кардәшләр минем кайтуымны көткән, алар мине рухи гаиләгә җылы кабул итте. Мин кичерелгән булуымны тойдым, минем алга барырга теләгем тагы да ныгыды». («Син нәрсә эшли аласың?» дигән рамканы кара.)

Син нәрсә эшли аласың?

Рухи эшләр белән мәшгуль бул

Өлкән җыелышка кайткан кардәш белән дога кыла.

ЙӘҺВӘГӘ ДОГА КЫЛ

Йәһвәгә догада аның белән кабат дус булырга теләгәнеңне әйт. Өлкәннәр дә синең белән һәм синең өчен дога кылырлар.

Өлкән, «Йәһвәгә якынлаш» дигән китапны кулланып, абый-кардәш белән өйрәнү үткәрә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ РЕГУЛЯР РӘВЕШТӘ ӨЙРӘН

Үзеңне рухи яктан ныгытып тор. Нәтиҗәдә, Йәһвәгә карата яратуың үсәр.

Бу абый-кардәш җыелыштагылар белән аралаша.

ЭЛЕККЕГЕ ДУСЛАРЫҢ БЕЛӘН АРАЛАРЫҢНЫ ЯЛГА

Җыелыш белән тыгыз хезмәттәшлек ит: очрашуларга йөр һәм вәгазьлә.

БИРЕШМӘ!

Шайтан сиңа һөҗүм итүен дәвам итәр (Лүк 4:13). Ул алга таба да, Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне җимерер өчен, «давыллар» җибәреп торыр. Шуңа күрә бирешмә һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне алга таба да ныгытып тор.

Үзенең сарыклары турында Йәһвә мондый вәгъдә биргән: «Мин югалганын эзләрмен, читкә киткәнен кире кайтарырмын, җәрәхәтләнгәненә бәйләвеч салырмын, хәлсезен ныгытырмын» (Йәз. 34:16). Йәһвә читкә киткән меңләгән сарыкка үзенә яңадан якынлашырга ярдәм иткән. Шуңа күрә шикләнмә: ул сиңа да ярдәм итәчәк!

Өлкәннәр ничек ярдәм итә ала?

Өлкән абый-кардәшкә җимерелгән йортын торгызырга булыша.

Өлкәннәр, сезнең җилкәгездә зур җаваплылык ята: сез вәгазьчегә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен үстерергә булышырга тиеш. Сез моны ничек эшли аласыз?

Аларны юатыгыз. Гөнаһ кылган, әмма тәүбә иткән кеше, хәтта җыелышка кайтса да, барыбер «кайгыга батып» йөрергә, оят һәм өметсезлек хисе кичерергә мөмкин (2 Көр. 2:7). Рәсүл Паул моны яхшы аңлаган, шуңа күрә бер мәсихче турында, аны «ихлас күңелдән кичереп, юатыгыз», дип язган. Өлкәннәр, андый вәгазьчеләрне Йәһвәнең һәм кардәшләрнең яратуында ышандырыгыз. Аларны мактагыз һәм аларга гамәли ярдәм күрсәтегез. Бу аларга өметсезлеккә бирелмәскә булышыр.

Алар белән бергә дога кылыгыз. «Тәкъва кешенең ялваруы зур куәткә ия» (Ягък. 5:16). Бу мәкаләдә искә алынган Лариса болай ди: «Мин өлкәннәргә үз куркуларым турында сөйләдем, һәм алар минем белән бергә дога кылды. Шунда мин шуны аңладым: алар миңа ачу тотмый, ә, киресенчә, миңа Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне торгызырга булышырга тели иде». Ә Тео исемле кардәш болай ди: «Өлкәннәрнең догалары ярдәмендә мин Йәһвәнең, җитешсезлекләремнән тыш, күркәм сыйфатларымны да күргәнен аңладым».

Алар белән дуслашыгыз. Җыелышка кайткан мәсихчеләр дусларга мохтаҗ. Андый кардәшләр белән бергә вәгазьләр өчен һәм аларга килеп китәр өчен һәр мөмкинлектән кулланыгыз. «Андый дуслык үстерү чыннан да бик мөһим!» — дип әйтә Джастин исемле өлкән. Ә Хенри исемле өлкән болай ди: «Җыелыштагылар, өлкәннең андый кардәш белән дуслашканын күреп, аңардан үрнәк ала».

Аларга өйрәнү үткәрергә булышыгыз. Җыелышка кайткан мәсихчегә шәхси өйрәнү үткәрү зарур. Бу яктан аңа җитлеккән дуслары булыша ала. Дарко исемле өлкән болай ди: «Мин җыелышка кайткан мәсихчеләр белән шәхси өйрәнүдә тапкан рухи энҗеләрем белән уртаклашырга яратам. Бу аларны шәхси өйрәнү үткәрергә дәртләндерә. Мин шулай ук алар белән кайбер мәкаләләрне өйрәнәм». Ә Клейтон исемле өлкән болай ди: «Мин җыелышка кайткан мәсихчеләрне үзләренең очракларына туры килгән Изге Язмалардагы мисаллар турында уйланырга дәртләндерәм».

Назлы көтүчеләр булыгыз. Җыелышка кайткан мәсихче сезнең судья булуыгызны инде күргән иде. Хәзер аңа сезнең назлы көтүче булуыгызны күрергә кирәк (Ирм. 23:4). Аларны игътибар белән тыңлагыз һәм мактау сүзләренә саран булмагыз. Алар белән ешрак күрешергә тырышыгыз. Маркус исемле өлкән, көтүче буларак килеп китүләре турында болай ди: «Без андый кардәшкә Изге Язмалардан берәр фикер күрсәтәбез. Кеше, җыелышка кайтыр өчен, күп тырышлыклар куйды, һәм без аны моның өчен мактыйбыз һәм шуңа ышандырабыз: Йәһвә дә, без дә аның белән горурланабыз. Сөйләшүнең азагында без киләсе килеп китүнең көнен билгелибез».

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу