Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 89 мәкалә
  • Секс турында уйлардан ничек арынырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Секс турында уйлардан ничек арынырга?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен бу мөһим?
  • Ни өчен бу шулкадәр авыр?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Әгәр яшьтәшләрең сине җенси мөнәсәбәтләргә керергә этәрсә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Җенси мөнәсәбәтләргә карашымны ничек аңлатырга?
    Яшьләрнең сораулары
  • Ораль секс чыннан да секс булып саналамы?
    Яшьләрнең сораулары
  • Мине якынлык кылырга тартсалар, нишләргә?
    Яшьләрнең 10 соравына җавап
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 89 мәкалә
Бер егетне вәсвәсәле реклама уратып алган. Бер кыз театр янында басып торучы парны күрә; театр афишасында романтик фильмнар күрсәтелгән.

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Секс турында уйлардан ничек арынырга?

«Секс турында уйлар кинәт кенә туа һәм аннан соң алардан арыну бик авыр. Әйтерсең лә башка берәү уй-фикерләрем белән идарә итә» (Вера).

«Секс турында уйларны контрольдә тоту мөмкин түгел кебек тоела. Очарга өйрәнү җиңелрәк кебек күренә» (Джон).

Сиңа Вера белән Джонның хисләре танышмы? Алайса бу мәкалә сиңа ярдәм итәр.

  • Ни өчен бу мөһим?

  • Ни өчен бу шулкадәр авыр?

  • Нәрсә эшләп була?

  • Яшьтәшләрең нәрсә әйтә?

Ни өчен бу мөһим?

Алекс исемле егет болай ди: «Әниемнең абыйсы Аллаһы миңа җенси теләк биргән икән, димәк ул аны канәгатьләндерүемне дә тели дип әйтә».

Өлешчә Алекс абыйсының сүзләре хак: безгә җенси теләкне чыннан да Аллаһы биргән. Ул аны махсус бер максат белән биргән. Балалар тудыру сәләте ярдәмендә генә җирдә кешеләр бар. Алайса ни өчен секс турында уйлардан качарга кирәк? Моңа ике мөһим сәбәп бар.

  • Аллаһы нияте буенча, җенси мөнәсәбәтләргә бер-берсенә никахлашкан ир белән хатын гына керә ала (Яратылыш 1:28; 2:24).

    Син Аллаһының бу нормасын хөрмәт итсәң, ләкин әле никахта булмасаң, секс турында уйлар сине боектырырга гына мөмкин. Бу сине хәтта берәрсе белән җенси мөнәсәбәтләргә керергә этәрә ала. Күпләр, андый вәсвәсәгә бирелеп, соңрак моңа бик үкенгән.

  • Секс турында уйлардан качарга өйрәнсәң, бу сиңа бик мөһим сыйфатны — тотнаклылыкны үстерергә ярдәм итәр (1 Көринтлеләргә 9:25).

Бу сыйфат сиңа бүген дә, киләчәктә дә бәхетле тормыш алып барырга булышыр. Бер тикшерү буенча, үз-үзләрен кулда тота белгән балаларның, үскәч, сәламәтлек, акча һәм закон бозу белән бәйле авырлыклары азрак булырa.

Ни өчен бу шулкадәр авыр?

Бу дөнья уйлары гел секс тирәли әйләнә. Өстәвенә, яшь чакта гормоннар секс турында уйлар белән көрәшне катлауландыра.

«Телевизордагы һәр тапшыру диярлек никахлашканчы җенси мөнәсәбәтләргә керүне һич куркынычсыз һәм хәтта уңай нәрсә итеп күрсәтә. Андый мөнәсәбәтләрнең начар нәтиҗәләре турында берни дә әйтелмәгәндә, секс турында уйларга бирелү бик җиңел» (Рут).

«Эштә булганда, мин күп әхлаксыз сөйләшүләр ишетеп алам, һәм миңа кызык булып китә. Җенси әхлаксызлык нормаль нәрсә итеп күрсәтелгәндә, аңа яман нәрсәгә кебек карау авыр була» (Николь).

Социаль челтәрләрдәге лентаны карап барганда, уяулыкны югалту бик җиңел. Берәр әхлаксыз рәсем башыңда уелып кала ала һәм аны оныту бик авыр була!» (Мария)

Бу сәбәпләр аркасында син үзеңне рәсүл Паул кебек хис итә аласың. Ул болай дип язган: «Дөрес булганны эшлисем килгәндә, үземдәге яманлык мине сагалап тора» (Римлыларга 7:21).

Начар уйлар күпчелек яшүсмерләрнең башларында кошлар сыман оялый. Бер егет начар уйга үз башында оя корырга рөхсәт итми.

Начар фикерләргә башыңда оялырга юл куйма

Нәрсә эшләп була?

Уйларыңны башка нәрсәләргә бор. Игътибарыңны секс белән бәйле булмаган нәрсәләргә тупларга тырыш. Моның өчен хобби, спорт я синең өчен кызыклы булган башка нәрсә белән шөгыльлән. «Миңа Изге Язмаларны уку ярдәм итә,— дип әйтә Валерия исемле кыз.— Анда Аллаһы турында язылган. Ә аның турында уйланганда, башка нәрсәләр турында уйлану авыр».

Әйе, кайчак секс турында уйлар туа ала. Ләкин син бу уйлар белән нәрсә эшләрсең? Теләсәң, син алардан арына аласың.

«Секс турында уйларым туганда, мин уйларымны башка нәрсәләргә тупларга тырышам. Мин шулай ук бу уйлар нәрсә аркасында туганын билгеләргә тырышам. Бу берәр җыр я рәсем булса, аны юк итәм» (Хелена).

Изге Язмалардагы принцип: «Тәкъва нәрсәләр, саф нәрсәләр... турында уйланып яшәгез» (Филипиялеләргә 4:8).

Яхшы дуслар сайла. Дусларың һәрвакыт секс турында сөйләсә, уйларыңны саф килеш саклау авыр булыр.

«Яшүсмер чагымда әхлаксыз уйлардан арыну миңа бик авыр иде һәм начар аралашу моңа зур өлеш кертә иде. Дөрес булмаган теләкләрне дәртләндерүче кешеләр белән аралашканда, син игътибарыңны үз теләкләреңә туплыйсың, ә бу утка май өсти генә» (Сара).

Изге Язмалардагы принцип: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

Бозык күңел ачулардан саклан. Билгеле, бүгенге күпчелек күңел ачулар җенси әхлаксызлыкка дәртләндерә. «Миңа музыка бик нык тәэсир итә,— дип әйтә Николь.— Ул минем теләкләремне шулкадәр кузгата ки, аларга каршы тору мөмкин түгел кебек тоела».

«Мин секс белән бәйле фильмнар һәм телетапшырулар карый башладым. Башта мин аларның үземә никадәр нык тәэсир иткәнен аңламый идем. Ләкин секс турында уйларым туганда, андый уйларның башыма кайдан кергәнен табу авыр түгел иде. Андый фильмнар белән телетапшыруларны карамый башлагач, секс турында уйлар сирәгрәк туа башлады. Күңел ачуларны акыллы сайласаң, дөрес булмаган фикерләр белән көрәшү күпкә җиңелрәк булыр» (Джоанна).

Изге Язмалардагы принцип: «Арагызда фәхешлек, һичнинди нәҗеслек һәм комсызлык хәтта искә дә алынмасын» (Эфеслеләргә 5:3).

Нәтиҗә: кайберәүләрнең уйлавынча, җенси теләкләр шулкадәр мөһим, алар белән көрәшү кирәкми дә, мөмкин дә түгел. Ләкин бу алай түгел. Изге Язмалар буенча, без үз уй-фикерләребезне контрольдә тота алабыз. Аллаһы өчен нәрсә уйлавыбыз һәм эшләвебез мөһим.

Изге Язмалардагы принцип: «Яңача фикер йөртер өчен тырышлык куюыгызны дәвам итегез» (Эфеслеләргә 4:23).

Яшьтәшләрең нәрсә әйтә?

Тайлэр

«Бүгенге күңел ачулар әхлаксыз теләкләр уятыр өчен ясалган. Без кем белән аралашуыбызга һәм нәрсә каравыбызга бик игътибарлы булырга тиеш. Безгә начар теләкләрне уята торган ситуацияләрдән качарга кирәк» (Тайлэр).

Яди

«Изге Язмаларны регуляр рәвештә уку, өйрәнү һәм дога кылу безгә тотнаклы булырга ярдәм итәр. Еш кына, рухи гадәтләре булмаганлыктан, кешегә начар фикерләр белән көрәшү авыр була» (Яди).

Йомгаклау: секс турында уйлардан ничек арынырга?

  1. Уйларыңны башка нәрсәләргә бор.

  2. Яхшы дуслар сайла.

  3. Бозык күңел ачулардан саклан.

Уйланыр өчен сорау: сиңа кайсы яктан яхшырасы бар?

a Никахтагы кешеләргә дә тотнаклылык сыйфаты кирәк. Шуңа күрә әле берүзең булганда, бу сыйфатны үстерү акыллы булыр.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу