-
2 Патшалар 17:13, 14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Йәһвә үзенең бөтен пәйгамбәрләре һәм күренешләр тапшыручылары+ аша: «Яман юлларыгызны калдырыгыз!+ Мин ата-бабаларыгызга биргән һәм сезгә пәйгамбәрләрем аша җиткергән бөтен кануннар буенча яшәп, әмерләремне һәм кагыйдәләремне үтәгез»,— дип, Исраил белән Яһүд халкын кисәтеп торды. 14 Әмма алар тыңламадылар һәм, үз Аллаһылары Йәһвәгә иман итмәгән ата-бабалары кебек үк, үҗәтләнеп йөрделәр.+
-
-
2 Елъязма 36:15, 16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә үзенең хәбәрчеләре аша аларны кисәтеп торды, үзенең халкын һәм үзенең яшәү урынын кызганганга, аларны кат-кат кисәтте. 16 Әмма алар Аллаһының хәбәрчеләрен мыскыллады да мыскыллады,+ аның сүзләрен санга сукмады,+ пәйгамбәрләреннән мыскыллап көлде;+ һәм ахыр чиктә, аларның савыгуларына өмете өзелгәч, Йәһвәнең үз халкына ачуы купты.+
-