Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 18
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Ишмуил эчтәлек

      • Давыт белән Йонафан арасындагы дуслык (1—4)

      • Шаул Давыттан көнләшә (5—9)

      • Шаул Давытны үтерергә тырыша (10—19)

      • Давыт Шаулның кызы Милхәләгә өйләнә (20—30)

1 Ишмуил 18:1

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 14:1, 49
  • +1Иш 19:2; 20:17, 41; 2Иш 1:26

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 3 мәкалә

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    1/2021, 21, 22 б.

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 48 дәрес

1 Ишмуил 18:2

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 8:11; 16:22; 17:15

1 Ишмуил 18:3

Кисешкән урыннар

  • +Гс 17:17; 18:24
  • +1Иш 20:8, 42; 23:18; 2Иш 9:1; 21:7

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 3 мәкалә

1 Ишмуил 18:4

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 3 мәкалә

1 Ишмуил 18:5

Искәрмәләр

  • *

    Яки «акыллылык белән эш итте».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:30
  • +1Иш 14:52

1 Ишмуил 18:6

Искәрмәләр

  • *

    Кыллы уен коралының бер төре.

Кисешкән урыннар

  • +Хк 11:34
  • +Чг 15:20, 21; Хк 5:1

1 Ишмуил 18:7

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 21:11; 29:5

1 Ишмуил 18:8

Кисешкән урыннар

  • +Яр 4:5; Гс 14:30
  • +1Иш 13:14; 15:27, 28; 16:13; 20:31; 24:17, 20

1 Ишмуил 18:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 3 мәкалә

1 Ишмуил 18:10

Искәрмәләр

  • *

    Яки «пәйгамбәр кебек».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 16:14
  • +1Иш 16:16, 23
  • +1Иш 19:9, 10

1 Ишмуил 18:11

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 20:33

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.9.2008, 4 б.

1 Ишмуил 18:12

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:28, 29
  • +1Иш 16:14

1 Ишмуил 18:13

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 5:2

1 Ишмуил 18:14

Искәрмәләр

  • *

    Яки «ул акыллылык белән эш итә иде».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:5
  • +Яр 39:2; Йш 6:27; 1Иш 10:7; 16:18

1 Ишмуил 18:17

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 14:49
  • +1Иш 17:25
  • +1Иш 25:28
  • +1Иш 18:25

1 Ишмуил 18:18

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 7:18

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.6.2004, 24 б.

1 Ишмуил 18:19

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 21:8

1 Ишмуил 18:20

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 14:49; 19:11; 25:44; 2Иш 3:13; 6:16

1 Ишмуил 18:21

Искәрмәләр

  • *

    Яки «никах килешүе төзе».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:17

1 Ишмуил 18:23

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:18

1 Ишмуил 18:25

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:26, 36; 2Иш 3:14
  • +Яр 29:18

1 Ишмуил 18:26

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:21

1 Ишмуил 18:27

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:25

1 Ишмуил 18:28

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 16:13; 24:17, 20
  • +1Иш 18:20

1 Ишмуил 18:29

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:9, 12; 20:33

1 Ишмуил 18:30

Искәрмәләр

  • *

    Яки «акыллырак эш итә».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:5
  • +2Иш 7:9

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Иш. 18:11Иш 14:1, 49
1 Иш. 18:11Иш 19:2; 20:17, 41; 2Иш 1:26
1 Иш. 18:21Иш 8:11; 16:22; 17:15
1 Иш. 18:3Гс 17:17; 18:24
1 Иш. 18:31Иш 20:8, 42; 23:18; 2Иш 9:1; 21:7
1 Иш. 18:51Иш 18:30
1 Иш. 18:51Иш 14:52
1 Иш. 18:6Хк 11:34
1 Иш. 18:6Чг 15:20, 21; Хк 5:1
1 Иш. 18:71Иш 21:11; 29:5
1 Иш. 18:8Яр 4:5; Гс 14:30
1 Иш. 18:81Иш 13:14; 15:27, 28; 16:13; 20:31; 24:17, 20
1 Иш. 18:101Иш 16:14
1 Иш. 18:101Иш 16:16, 23
1 Иш. 18:101Иш 19:9, 10
1 Иш. 18:111Иш 20:33
1 Иш. 18:121Иш 18:28, 29
1 Иш. 18:121Иш 16:14
1 Иш. 18:132Иш 5:2
1 Иш. 18:141Иш 18:5
1 Иш. 18:14Яр 39:2; Йш 6:27; 1Иш 10:7; 16:18
1 Иш. 18:171Иш 14:49
1 Иш. 18:171Иш 17:25
1 Иш. 18:171Иш 25:28
1 Иш. 18:171Иш 18:25
1 Иш. 18:182Иш 7:18
1 Иш. 18:192Иш 21:8
1 Иш. 18:201Иш 14:49; 19:11; 25:44; 2Иш 3:13; 6:16
1 Иш. 18:211Иш 18:17
1 Иш. 18:231Иш 18:18
1 Иш. 18:251Иш 17:26, 36; 2Иш 3:14
1 Иш. 18:25Яр 29:18
1 Иш. 18:261Иш 18:21
1 Иш. 18:271Иш 17:25
1 Иш. 18:281Иш 16:13; 24:17, 20
1 Иш. 18:281Иш 18:20
1 Иш. 18:291Иш 18:9, 12; 20:33
1 Иш. 18:301Иш 18:5
1 Иш. 18:302Иш 7:9
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Ишмуил 18:1–30

1 Ишмуил

18 Давытның Шаулга әйткән сүзләрен ишеткәч, Йонафа́н+ Давытның җан дусты булып китте һәм аны үз җанын яраткандай ярата башлады.+ 2 Шул көнне Шау́л Давытны үз хезмәтчесе итеп алды һәм аңа атасының йортына кайтырга рөхсәт итмәде.+ 3 Йонафан Давытны үз җанын яраткандай яратканга күрә,+ алар бер-берсе белән дуслык килешүе төзеделәр.+ 4 Йонафан үз өстендәге җиңсез күлмәген салып, бүтән киемнәре белән бергә Давытка бирде, шулай ук кылычын, ук-җәясен һәм каешын да бирде. 5 Давыт сугышка йөри башлады һәм, Шаул аны кая гына җибәрмәсен, уңышлы булды.*+ Шуңа күрә Шаул аны бөтен сугышчылары өстеннән башчы итеп куйды,+ һәм бөтен халык та, Шаулның хезмәтчеләре дә моны яхшы дип тапты.

6 Давыт һәм башкалар филистилеләрне җиңеп кайтып килгәндә, хатын-кызлар Исраилнең бөтен шәһәрләреннән чыга иделәр дә, шалтыравык+ белән лютня* уйнап, җырлый-җырлый,+ бии-бии, Шаул патшаны шатлык белән каршы алалар иде. 7 Җиңүне бәйрәм иткән хатын-кызлар болай дип җырлый иде:

«Шаул меңләгән дошманын җиңсә,

Давыт дистәләгән меңне җиңгән».+

8 Ләкин Шаулга бу җыр ошамады, шуңа күрә ул, бик нык ачуы чыгып:+ «Алар Давытны дистәләгән меңне җиңгән, ә мине меңләгән дошманны гына җиңгән, диләр. Хәзер аңа патшалыкны гына бирәсе кала»+,— дип уйлап куйды. 9 Шул көннән бирле Шаул Давытка шикләнеп карый башлады.

10 Киләсе көнне Шаулны Аллаһы юл куйган яман рух биләп алды,+ һәм Шаул өйдә үзен сәер* тота башлады. Ул көнне Давыт элеккегечә арфа уйнап утыра иде.+ Шаулның кулында сөңге иде.+ 11 Шаул: «Мин Давытны стенага кадап куям!» — диеп, аңа ике тапкыр сөңге атты,+ ләкин Давыт ике очракта да котылып калды. 12 Шаул Давыттан курка иде, чөнки Йәһвә аның белән иде,+ ә Шаулны Ул калдырган иде.+ 13 Шуңа күрә Шаул Давытны үзеннән ераклаштырып, аны меңбашы итеп билгеләде, һәм Давыт гаскәрне сугышларга алып бара башлады.+ 14 Давытның бар эшләрендә уңышлар юлдаш иде,*+ һәм Йәһвә аның белән иде.+ 15 Шаул, аның бик уңышлы булуын күреп, аңардан курка башлады. 16 Бөтен исраиллеләр һәм Яһүд кешеләре исә Давытны ярата иделәр, чөнки ул аларны хәрби походларга алып бара иде.

17 Бер заман Шаул Давытка: «Менә минем иң олы кызым Мәйрә́п.+ Мин аны сиңа хатынлыкка бирәм.+ Тик миңа батырлык белән хезмәт ит һәм Йәһвә сугышларын алып бар»+,— диде. Күңеленнән исә Шаул: «Бу минем кулымнан түгел, филистилеләр кулыннан үлсен әле»,— дип уйлады.+ 18 Моңа Давыт: «Патшаның кияве булырга кем соң мин? Туганнарым, атам гаиләсе — кем соң алар Исраилдә?»+ — дип җавап бирде. 19 Ләкин Шаул кызы Мәйрәпне Давытка хатынлыкка бирү вакыты җитүгә Мәйрәп инде микалалы Әдрәилгә+ хатын итеп бирелгән иде.

20 Давытка Шаул кызы Милхәлә́+ гашыйк иде. Моның турында ишеткәч, Шаул шатланып китте. 21 Шунда Шаул: «Кызны Давытка бирәм, ул аңа тозак булсын әле. Шулчак ул филистилеләр кулына эләгер»,— дип уйлап куйды.+ Аннары Шаул Давытка икенче тапкыр: «Бүген минем белән туганлаш»*,— диде. 22 Шуннан соң Шаул үз хезмәтчеләренә болай дип боерды: «Беркемгә дә белдертмичә генә Давытка: „Син патшаның да, бар хезмәтчеләренең дә күңеленә хуш килдең. Әйдә, патша белән туганлаш“,— диегез». 23 Шаулның хезмәтчеләре бу сүзләрне Давытка җиткергәч, Давыт: «Патша белән туганлашуны гади генә нәрсә дип уйлыйсызмы әллә? Мин ярлы кеше һәм хөрмәтле кешеләрдән түгел»+,— дип җавап бирде. 24 Һәм Шаулның хезмәтчеләре аңа Давытның сүзләрен җиткерделәр.

25 Шулчак Шаул аларга: «Давытка менә нәрсә диегез: „Патшага 100 филистиленең сөннәт тиреләрен+ китерсәң, аңа бүтән бернинди дә калым+ кирәкми. Патшаның үз дошманнарыннан үч аласы килә“»,— дип әйтте. Чынлыкта исә Шаул Давытның филистилеләр кулыннан һәлак булуын тели иде. 26 Хезмәтчеләре бу сүзләрне Давытка сөйләп бирделәр, һәм Давытка патша белән туганлашу тәкъдиме ошап китте.+ Билгеләнгән вакыт эчендә 27 Давыт үз кешеләре белән 200 филистилене үтерде һәм, патша белән туганлашыр өчен, аларның сөннәт тиреләренең барысын да аңа китерде. Шуннан соң Шаул аңа кызы Милхәләне хатынлыкка бирде.+ 28 Шаул Йәһвәнең Давыт белән булганын+ һәм кызы Милхәләнең Давытны яратканын күрде.+ 29 Моның аркасында Шаул Давыттан тагы да ныграк курка башлады һәм гомергә аның дошманы булып китте.+

30 Филистилеләрнең түрәләре һәрвакыт сугыш белән чыкканда, Давыт Шаулның хезмәтчеләренә караганда уңышлырак* иде,+ һәм ул зур хөрмәт казанды.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу