Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 10
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Патшалар эчтәлек

      • Шеба патшабикәсе Сөләйман янына килә (1—13)

      • Сөләйманның байлыгы (14—29)

1 Патшалар 10:1

Искәрмәләр

  • *

    Яки «табышмаклар».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 4:29
  • +2Ел 9:1, 2; Мт 12:42

1 Патшалар 10:2

Искәрмәләр

  • *

    Яки «кәрваннары».

Кисешкән урыннар

  • +Зб 72:10
  • +Чг 25:3, 6; 2Пат 20:13

1 Патшалар 10:4

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 3:28; Вг 12:9
  • +2Ел 9:3–8

1 Патшалар 10:5

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «рухы калмады».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 4:22

1 Патшалар 10:6

Искәрмәләр

  • *

    Яки «әйткән сүзләрең».

1 Патшалар 10:8

Кисешкән урыннар

  • +Гс 8:34

1 Патшалар 10:9

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 5:7

1 Патшалар 10:10

Искәрмәләр

  • *

    Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +Яр 43:11
  • +Зб 72:10

1 Патшалар 10:11

Искәрмәләр

  • *

    Югары сыйфатлы әйберләр җитештерүдә кулланылган кыйммәтле агач.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 9:27, 28; Зб 45:9
  • +2Ел 2:8
  • +2Ел 9:10, 11

1 Патшалар 10:12

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 5:12; Зб 150:3

1 Патшалар 10:13

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 9:12

1 Патшалар 10:14

Искәрмәләр

  • *

    Як. 23 т.

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 9:13, 14

1 Патшалар 10:16

Искәрмәләр

  • *

    Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 14:25, 26
  • +2Ел 9:15, 16

1 Патшалар 10:17

Искәрмәләр

  • *

    Еврей Язмаларында бер мина — 570 г. Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 7:2

1 Патшалар 10:18

Кисешкән урыннар

  • +Зб 122:2, 5
  • +2Ел 9:17–19

1 Патшалар 10:19

Кисешкән урыннар

  • +Яр 49:9; Сн 23:24; 24:9

1 Патшалар 10:21

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 7:2
  • +2Ел 9:20, 21

1 Патшалар 10:22

Кисешкән урыннар

  • +Яр 10:4; Зб 72:10; Йз 27:12; Юн 1:3
  • +1Пат 10:18

1 Патшалар 10:23

Кисешкән урыннар

  • +Вг 5:19
  • +1Пат 3:12, 13; 4:29; 2Ел 9:22–24

1 Патшалар 10:24

Кисешкән урыннар

  • +Гс 2:6

1 Патшалар 10:26

Искәрмәләр

  • *

    Яки «җайдаклар».

  • *

    Яки «җайдагы».

Кисешкән урыннар

  • +Кн 17:15, 16; 1Пат 4:26
  • +2Ел 1:14; 9:25

1 Патшалар 10:27

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 1:15; 9:27

1 Патшалар 10:28

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «Мисырдан һәм Кыйдан китерәләр иде, һәм патшаның сәүдәгәрләре аларны Кыйдан». «Кый», күрәсең, Киликиягә карый.

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 1:16, 17; 9:28

1 Патшалар 10:29

Кисешкән урыннар

  • +Йш 1:4

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Пат. 10:11Пат 4:29
1 Пат. 10:12Ел 9:1, 2; Мт 12:42
1 Пат. 10:2Зб 72:10
1 Пат. 10:2Чг 25:3, 6; 2Пат 20:13
1 Пат. 10:41Пат 3:28; Вг 12:9
1 Пат. 10:42Ел 9:3–8
1 Пат. 10:51Пат 4:22
1 Пат. 10:8Гс 8:34
1 Пат. 10:91Пат 5:7
1 Пат. 10:10Яр 43:11
1 Пат. 10:10Зб 72:10
1 Пат. 10:111Пат 9:27, 28; Зб 45:9
1 Пат. 10:112Ел 2:8
1 Пат. 10:112Ел 9:10, 11
1 Пат. 10:122Ел 5:12; Зб 150:3
1 Пат. 10:132Ел 9:12
1 Пат. 10:142Ел 9:13, 14
1 Пат. 10:161Пат 14:25, 26
1 Пат. 10:162Ел 9:15, 16
1 Пат. 10:171Пат 7:2
1 Пат. 10:18Зб 122:2, 5
1 Пат. 10:182Ел 9:17–19
1 Пат. 10:19Яр 49:9; Сн 23:24; 24:9
1 Пат. 10:211Пат 7:2
1 Пат. 10:212Ел 9:20, 21
1 Пат. 10:22Яр 10:4; Зб 72:10; Йз 27:12; Юн 1:3
1 Пат. 10:221Пат 10:18
1 Пат. 10:23Вг 5:19
1 Пат. 10:231Пат 3:12, 13; 4:29; 2Ел 9:22–24
1 Пат. 10:24Гс 2:6
1 Пат. 10:26Кн 17:15, 16; 1Пат 4:26
1 Пат. 10:262Ел 1:14; 9:25
1 Пат. 10:272Ел 1:15; 9:27
1 Пат. 10:282Ел 1:16, 17; 9:28
1 Пат. 10:29Йш 1:4
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Патшалар 10:1–29

1 Патшалар

10 Шеба́ патшабикәсе, Сөләйманның Йәһвә исеме аша килгән даны+ турында ишеткәч, аны башваткыч сораулар* белән сынарга килде.+ 2 Ул Иерусалимга шактый күп яраннары* белән,+ бәлзәм,+ күп-күп алтын һәм асылташлар төялгән дөяләр белән килде. Ул Сөләйман янына кереп, аның белән күңелендә булган бөтен нәрсәләр турында сөйләште. 3 Сөләйман аның бар сорауларына җавап бирде. Патша аңа аңлатып бирә алмаган бер генә сорау да булмады.

4 Шеба патшабикәсе Сөләйманның бөтен зирәклеген+ һәм ул төзегән йортны күргәч,+ 5 шулай ук өстәлендәге ризыкларны,+ хезмәтчеләренең табын янында ничек утырганнарын, өстәл тирәсендә хезмәт күрсәтеп йөрүчеләренең хезмәтен һәм аларның өсләрендәге киемнәрен, шәрабчыларны һәм Сөләйманның Йәһвә йортында даими китергән яндыру корбаннарын күргәч, аның һушы китте.* 6 Ул патшага болай диде: «Үз илемдә синең казанышларың* һәм зирәклегең турында ишеткәннәрем хак булып чыкты. 7 Килеп, үз күзләрем белән күргәнче, мин бу хәбәрләргә ышанмый идем. Әмма килсәм, ни күрим: миңа яртысын да сөйләмәгәннәр икән! Син зирәклек һәм байлык ягыннан ишеткәннәремнән күпкә югарырак икәнсең! 8 Синең халкың бәхетле! Синең алдыңда зирәк сүзләреңне һәрвакыт тыңлап торган хезмәтчеләрең бәхетле!+ 9 Сине Исраи́л тәхетенә утыртуны хуп күргән Аллаһың Йәһвә макталсын.+ Ул Исраилне мәңгелек мәхәббәт белән ярата. Шуңа күрә, син гаделлек һәм тәкъвалык белән җитәкчелек итсен өчен, Йәһвә сине патша итеп билгеләгән».

10 Шуннан соң ул патшага 120 талант* алтын, гаять зур күләмдә бәлзәм,+ шулай ук асылташлар бүләк итте.+ Сөләйман патшага Шеба патшабикәсе китергән кадәр бәлзәмне бүтән беркайчан да китергәннәре булмады.

11 Хирамның Офирдан алтын ташый торган+ корабларында Офирдан шулай ук күп итеп әлгүм агачы*+ һәм асылташлар алып кайталар иде.+ 12 Патша әлгүм агачыннан Йәһвә йорты һәм патша сарае өчен терәкләр һәм шулай ук җырчылар өчен арфалар белән кыллы уен кораллары+ ясады. Бүгенгә хәтле шулкадәр күп әлгүм агачын беркемнең китергәне дә, күргәне дә булмады.

13 Сөләйман патша Шеба патшабикәсенә, ни генә теләмәсен һәм сорамасын, барысын да бирде, шулай ук үз юмартлыгыннан чыгып күп бүләкләр тапшырды. Шуннан соң Шеба патшабикәсе үз хезмәтчеләре белән бергә үз иленә кайтып китте.+

14 Сөләйманның еллык кеременә кергән алтынның авырлыгы 666 талант* тәшкил итте.+ 15 Моннан тыш, ил гизүче сәүдәгәрләр, сатучылар, Гарәбстанның барлык патшалары һәм шул җирдәге бөтен идарәчеләр дә патшага табыш китерә иде.

16 Сөләйман патша алтын эретмәсеннән 200 зур калкан+ ясады (һәрберсенә 600 шәкыл* алтын китте)+ 17 һәм 300 кечкенә калкан ясады (һәрберсенә 3 ми́на* алтын китте). Патша аларны «Лива́н урманы» дип аталган йортка+ кертеп куйды.

18 Патша шулай ук фил сөягеннән зур тәхет+ ясады һәм аны саф алтын белән каплады.+ 19 Тәхеткә алты киртләчле баскыч алып бара иде. Тәхет өстендә гөмбәзсыман түбә, ян якларында култыксалар бар иде, ә култыксалары янында ике арыслан+ сыны тора иде. 20 Алты киртләчтә 12 арыслан сыны — һәр киртләчнең ике ягында да берәр сын тора иде. Башка бернинди патшалыкта да моңа охшаш нәрсә юк иде.

21 Сөләйман патшаның эчә торган бөтен савытлары алтыннан һәм «Ливан урманы» дип аталган йорттагы+ бөтен кирәк-яраклары саф алтыннан иде. Бер әйбер дә көмештән ясалмаган иде. Сөләйман көннәрендә алтын бик күп иде һәм көмеш бернигә дә тормый иде.+ 22 Чөнки патшаның диңгездә Хирамның кораблары белән бергә Тарши́ш+ кораблары гизеп йөри иде. Өч елга бер тапкыр Таршиш кораблары алтын, көмеш, фил сөяге,+ маймыл һәм тавислар төяп кайта иде.

23 Шулай итеп, Сөләйман патша җир йөзендәге бөтен патшалардан күпкә баерак,+ күпкә зирәгрәк иде.+ 24 Җирдәге бар кешеләр Сөләйман белән очрашырга һәм күңеленә Аллаһы салган зирәклекне+ ишетергә омтыла иде. 25 Янына килгән кешеләрнең һәммәсе аңа ел саен бүләкләр: алтын-көмеш, кием-салым, корал, бәлзәм, ат һәм качырлар китерә иде.

26 Сөләйман сугыш арбалары һәм атлар* санын арттыра барды. Аның 1 400 сугыш арбасы һәм 12 000 аты* бар иде.+ Ул аларны арбалар өчен билгеләнгән шәһәрләрдә һәм үзенә якын җирдә, Иерусалимда тотты.+

27 Патшаның идарәсе вакытында Иерусалимда көмеш — таштай, ә эрбет агачы Шәфелдә үскән сикомор агачыдай күп иде.+

28 Атларны Сөләйманга Мисырдан китерәләр иде, һәм патшаның сәүдәгәрләре ат көтүләрен* бер бәягә сатып ала иде.+ 29 Мисырдан сатып алынган һәрбер сугыш арбасы 600 шәкыл көмеш тора иде, ә бер атның бәясе 150 шәкыл көмеш иде. Аларны, үз чиратында, хитлеләрнең+ бөтен патшаларына һәм Су́рия патшаларына сата иделәр.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу