Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Ирмиянең елавы 1:1-5:22
  • Ирмиянең елавы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ирмиянең елавы
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Ирмиянең елавы

ИРМИЯНЕҢ ЕЛАВЫ

א [әлиф]*

1 Кайчандыр кеше тулы шәһәр хәзер ялгыз гына утыра!+

Халыклар арасында кайчандыр күпсанлы булса да, хәзер тол хатын булып калды!+

Өлкәләр өстеннән патшабикә булып утырган хатынны кол итеп эшләргә мәҗбүр итәләр!+

ב [бәт]

2 Ул төнлә үкереп елап утыра,+ яңакларында күз яшьләре кибәргә өлгерми.

Аны яратучыларның берсе дә аны юатмый.+

Бар иптәшләре аңа хыянәт итте,+ аның дошманнарына әверелде.

ג [гимел]

3 Яһүд сөргенгә китте,+ ул бәла-каза кичерә һәм кол булып каты эшли.+

Ул башка халыклар арасында яшәргә мәҗбүр,+ тыныч урын таба алмый йөри.

Бәла-казасы вакытында бар эзәрлекләүчеләре аны куып җитте.

ד [дәлит]

4 Сионга алып баручы юллар көенә, чөнки беркем дә бәйрәмгә килми.+

Аның бар капкалары җимерек,+ руханилары көрсенеп йөри.

Гыйффәтле кызлары* кайгыра, үзе ачы газаплар кичерә.

ה [хе]

5 Аңа каршы торучылар аңа хуҗа булды. Дошманнары борчылусыз яши.+

Чөнки Йәһвә аңа күпсанлы җинаятьләре аркасында кайгы китерде.+

Дошманнар аның балаларын әсирлеккә алып китте.+

ו [вав]

6 Сио́н* бар мәһабәтлегеннән мәхрүм калды.+

Аның мирзалары, көтүлек тапмаган боланнар сыман,

Куып баручылары алдында алҗып баралар.

ז [зәйин]

7 Иерусалим бәла-каза кичергән көннәрендә һәм кешеләр йортсыз яшәгәндә,

Үзенең элек булган бар кыйммәтле әйберләрен исенә төшерә.+

Халкы дошман кулына эләккәч, ә үзе ярдәмчесез калгач,+

Дошманнары, моны күреп, аның җимерелеп төшүеннән көлде.*+

ח [хет]

8 Иерусалим бик зур гөнаһ кылды.+

Менә ни өчен ул җирәнгеч нәрсәгә әверелде.

Аны ихтирам итүчеләр хәзер аның белән үзләрен чирканыч нәрсә белән тоткандай тоталар, чөнки аның шәрә тәнен күрделәр.+

Ул үзе ыңгыраша, оятыннан читкә борыла.+

ט [тет]

9 Аның нәҗеслеге итәкләрендә.

Ул үз киләчәге турында уйлап та бирмәде.+

Барып төшүе хәтәр булды. Аны юатучы юк.

И Йәһвә, бәла-казама күз сал, дошманым эреләнеп йөри бит.+

י [йод]

10 Дошман аның бар байлыкларына кулын сузды.+

Син халыкларга үз халкың белән бергә җыелырга рөхсәт итмәсәң дә,

Иерусалим аларның үз изге урынына керүләрен күрде.+

כ [каф]

11 Бар халкы ыңгыраша, икмәк эзли.+

Үлмәс өчен, үзенең кыйммәтле әйберләрен ризыкка алмаштырган.

И Йәһвә, кара. Юньсез хатынга* охшаш булып киткәнмен бит!

ל [ләмид]

12 Юл буйлап үтеп баручылар, әллә сезнең барыгызга да барыберме?

Карагыз, күрегез!

Йәһвә үзенең ялкынлы ачу көнендә мине кичерергә мәҗбүр иткән авыртуны

Берәр кемнең кичергәне бармы?+

מ [мем]

13 Ул югарыдан сөякләремә ут җибәрде,+ һәрберсен буйсындыра.

Аякларым өчен ятьмә җәйде, кире кайтырга мәҗбүр итте.

Ул мине ташлап калдырылган хатынга әйләндерде.

Көннәр буе авырыйм.

נ [нун]

14 Ул җинаятьләремне йөк аскандай муеныма бәйләгән, аларны үз кулы белән бәйләп куйган.

Алар муеныма салынган, мин хәлдән тайдым.

Йәһвә мине үзем каршы тора алмаган кешеләр кулына бирде.+

ס [сәмих]

15 Йәһвә бар гайрәтле кешеләремне алып китте,+

Яшь кешеләремне тар-мар итәр өчен, миңа каршы халык төркемен җыйды.+

Йәһвә Яһүднең гыйффәтле кызын йөзем изгечтә изде.+

ע [әйин]

16 Шуның өчен мин үкереп елыйм да,+ күзләремнән яшьләр ага.

Мине юата алган я җанымны яңартып җибәрә алган кешеләр миннән ерак.

Улларым тар-мар ителгән, чөнки дошман җиңеп чыкты.

פ [пе]

17 Сион үз кулларын суза,+ ә аны юатучы һичкем юк.

Йәһвә Ягъкубның тирә-ягындагы бар кешеләргә аның дошманы булып эш итәргә әмер бирде.+

Иерусалим алар өчен чирканыч нәрсәгә әйләнде.+

צ [тсаде]

18 Йәһвә гадел эш итте,+ чөнки мин аның әмерләрен үтәмәдем.+

Бар халыклар, тыңлагыз һәм кичергән авыртуымны күрегез.

Гыйффәтле кызларым* һәм яшь кешеләрем әсирлеккә китте.+

ק [коф]

19 Мин үземне яратучыларга дәштем, ләкин алар миңа хыянәт итте.+

Үлмәс өчен ризык эзләгәндә,+

Шәһәрдәге руханиларым һәм өлкәннәрем һәлак булды.

ר [реш]

20 Кара, и Йәһвә, чөнки мин зур газап кичерәм.

Эчем* борчыла.

Күкрәгемдә йөрәгем кысыла, чөнки фетнәчел булмаган урыным юк.+

Тышта кылыч һәлак итә,+

Өйдә дә үлем сагалап тора.

ש [шин]

21 Кешеләр көрсенүемне ишетте, ә юатучы һичкем юк.

Бар дошманнарым бәла-казам турында ишетте.

Син аны башыма төшердең, шуңа күрә алар шатланып йөри дә.+

Бер көнне син аларга үзең эшләргә вәгъдә иткәнне эшләрсең.+ Ул көн килер, һәм алар минем кебек булыр.+

ת [тау]

22 Аларның бөтен яманлыгына игътибар итсәң иде. Бар җинаятьләрем өчен мине каты җәзалаган кебек,

Аларны да каты җәзала.+

Көрсенүләрем хисапсыз күп, йөрәгем сызлый.

א [әлиф]

2 Йәһвә кыз Сионны ачу болыты белән каплады!

Исраилнең матурлыгын күктән җиргә ыргытты.+

Үзенең ачу көнендә ул үз аяк астын+ исенә төшермәде.

ב [бәт]

2 Йәһвә Ягъкубның бар яшәү урыннарын йотты, аларны һич тә кызганмады.

Үз ярсуында ул кыз Яһүднең бар ныгытмаларын тар-мар итте.+

Ул патшалыкны+ һәм аның мирзаларын+ хурлыкка калдырып, җиргә чаклы бөгеп төшерде.

ג [гимел]

3 Үзенең ялкынлы ачуында ул Исраилнең бар көчен* юк итте,

Дошманнар якынлашып килгәндә, безгә ярдәм итмәде,+

Ягъкубка чыккан ачуы бар нәрсәне йотучы ут сыман ялкынланып торды.+

ד [дәлит]

4 Ул үз җәясен дошман кебек киерде, каршы килүче сыман уң кулын һөҗүмгә әзер тотты.+

Күзләребез өчен кадерле һәркемне үтереп торды.+

Кыз Сионның чатырына+ уттай ялкынланып торган үз ярсуын яудырды.+

ה [хе]

5 Йәһвә дошманга охшаш булып китте,+

Исраилне йотты.

Аның бар манараларын йотты,

Бар ныгытмаларын җимереп төшерде.

Яһүд кызын кайгыга батыра, бертуктаусыз еларга мәҗбүр итә.

ו [вав]

6 Ул үз куышын бакчадагы куышны җимергәндәй җимереп төшерде.+

Үз бәйрәмен бетерде.+

Йәһвә Сионны бәйрәм белән Шимбә көнне онытырга мәҗбүр итте.

Көчле ачуы чыгып, ул патша белән руханины кире кага.+

ז [зәйин]

7 Йәһвә үз мәзбәхен,*

Үз изге урынын кире какты.+

Ул Сион ныгытмаларының стеналарын дошман кулына тапшырды.+

Алар Йәһвә йортында бәйрәм вакытындагы кебек кычкырды.+

ח [хет]

8 Йәһвә кыз Сионның стеналарын җимерергә булды.+

Үлчәү бавын сузды.+

Кулын читкә бормады һәм җимерде.

Ул камау валы белән стенаны кайгыга батырды.

Алар бергәләп хәлсез калды.

ט [тет]

9 Аның капкалары җиргә иңгән.+

Ул аның бикләрен җимерде һәм сындырды.

Аның патшасы һәм мирзалары халыклар арасында йөри.+

Канун* үтәлми, хәтта пәйгамбәрләре дә Йәһвәдән күренешләр алмый.+

י [йод]

10 Кыз Сионның өлкәннәре җирдә дәшмичә утыра.+

Алар, матәм киеме киеп, башларына тузан сибә.+

Иерусалимның гыйффәтле кызлары үз башларын җиргә игән.

כ [каф]

11 Яшьләр түгә-түгә күзләрем алҗып бетте.+

Эчем борчыла.*

Минем халкым — кызым* бәреп төшерелгән,+ балалар белән сабыйлар шәһәрнең мәйданнарында аңсыз ята,+

Шуңа күрә бавырым җиргә агып төшә.

ל [ләмид]

12 Алар үз әниләреннән: «Икмәк белән шәраб кайда?» — дип сорый,+

Яраланган кеше сыман шәһәр мәйданнарында аңсыз ята,

Җаннары әниләренең кулларында сүрелә.

מ [мем]

13 Мин шаһитлек итеп нәрсә кулланыйм?

И кызым Иерусалим, сине кемгә охшатыйм?

И гыйффәтле кызым Сион, сине юатыр өчен, нәрсә белән сине чагыштырыйм?

Яраң диңгездәй зур.+ Сине кем савыктыра алыр?+

נ [нун]

14 Пәйгамбәрләреңнең үзеңә сөйләгән күренешләре ялган һәм буш иде,+

Алар гөнаһыңны фаш итмәде һәм шулай итеп сине әсирлеккә төшүдән сакламады,+

Алар ялган һәм сине юлдан яздыручы күренешләр күрде.+

ס [сәмих]

15 Юл буйлап үтеп баручы һәркем сине күргәч, мыскыллап кул чаба.+

Алар гаҗәпләнеп сызгырып куя,+ кыз Иерусалимга карап башларын чайкый һәм болай ди:

«„Матурлыгы камил, бөтен җирнең шатлыгы“,— дип шушы шәһәр турында әйтәләр идемени?»+

פ [пе]

16 Сине күреп, бар дошманнарың авызларын ачты.

Алар сызгырып куйды һәм тешләрен шыкырдатып:

«Без аны йоттык.+

Нәкъ шушы көнне без көттек!+ Ул килде! Без аны күрдек!»+ — ди.

ע [әйин]

17 Йәһвә үзенең ниятләгәнен башкарды,+ үз сүзләрен,+

Үзе күптән боерганны үтәде.+

Ул тар-мар итте, һич тә кызганмады.+

Ул дошманга сине җиңеп, шатланырга рөхсәт итте, дошманнарыңның көчен* югарылады.

צ [тсаде]

18 Кешеләрнең йөрәкләре Йәһвәгә ялвара, и кыз Сионның стенасы.

Күз яшьләре көне-төне ташкындай агып торсын.

Үзеңә дә, күзләреңә дә ял бирмә.

ק [коф]

19 Күтәрел! Төнлә, иртәнге сәгатьләрдә үкереп ела.

Йәһвә йөзе алдында күңелеңне су түккәндәй бушат.

Ачлыктан һәр урам почмагында аңсыз ятучы

Үз балаларыңның җаннары өчен үтенеп аңа таба кулларыңны суз.+

ר [реш]

20 И Йәһвә, каты җәзаңа дучар булган халкыңа күз сал һәм кара.

Хатын-кызлар үз токымнарын, үзләре тудырган таза сабыйларын ашарга тиешмени?+

Руханилар белән пәйгамбәрләр Йәһвәнең изге урынында үтерелергә тиешмени?+

ש [шин]

21 Малайлар белән картларның гәүдәләре урамнарда җирдә ята.+

Гыйффәтле кызларым* белән егетләрем кылычтан һәлак булды.+

Син аларны ачу көнеңдә үтердең, суйдың, һич тә кызганмадың.+

ת [тау]

22 Син бар яклардан дәһшәтләрне бәйрәмгә җыйгандай+ җыясың.

Йәһвәнең ярсу көнендә беркем дә кача алмас һәм беркем дә исән калмас.+

Тудырып* тәрбияләгән балаларымны дошманым юк итте.+

א [әлиф]

3 Мин — аның ярсу таягыннан кайгы-хәсрәт күргән кеше.

2 Ул мине куып чыгарды һәм яктылыкта түгел, ә караңгылыкта йөрергә мәҗбүр итә.+

3 Көнозын ул миңа каршы үз кулын күтәрә.+

ב [бәт]

4 Ул тәнемне хәлсез калдырды, минем тиремне ертып ташлады,

Сөякләремне сындырды.

5 Ул мине камап алды, зәһәр агу белән,+ михнәт белән уратып алды.

6 Ул мине күптән үлгән кешене сыман караңгы урыннарда яшәргә мәҗбүр итте.

ג [гимел]

7 Мине стена белән уратып алды, шуңа күрә кача алмыйм.

Миңа авыр бакыр богаулар салды.+

8 Мин өметсезлеккә бирелеп, ярдәм сорап ялварганда, ул догамны кире кага.*+

9 Ул сукмакларымны юнылган ташлар белән каплады,

Юлларымны кәкре итте.+

ד [дәлит]

10 Аю сыман мине сагалап тора, арыслан шикелле яшерен урыннан һөҗүм итәргә тора.+

11 Ул мине юлдан этеп чыгарды, ботарлап ташлады,*

Мине буш калдырды.+

12 Ул җәясен киергән, үз укларын миңа төзи.

ה [хе]

13 Ул ук савытыннан уклар* алып, бөерләремә чәнчеде.

14 Бар халыклар алдында көлкегә калдым, мине мәсхәрә итеп көне буе минем турында җырлар җырлыйлар.

15 Ул мине ачы кайгы белән тутырды, әрем эчертте.+

ו [вав]

16 Ул тешләремне чуерташ белән вата,

Көлдә аунарга мәҗбүр итә.+

17 Син җанымны тынычлыктан мәхрүм иттең, яхшылыкның нәрсә икәнен оныттым.

18 Шуңа күрә мин: «Даным очты, Йәһвәгә өмет чаткысы сүнде»,— дип әйтәм.

ז [зәйин]

19 Кайгы-хәсрәтемне һәм йортсыз йөрүемне,+ әрем белән зәһәр агуны исеңә төшер.+

20 Җаның, һичшиксез, искә төшерер һәм минем өстемә иелер.+

21 Мин моны үз күңелемдә искә төшерәм, шуңа күрә мин сине сабырлык белән көтәрмен.+

ח [хет]

22 Йәһвәнең тугры мәхәббәте аркасында без юкка чыкмадык,+

Аның шәфкате мәңгелек бит.+

23 Аның шәфкате һәр иртә яңарып тора.+ Синең тугрылыгың мул.+

24 Җаным болай ди: «Йәһвә — минем өлешем,+ шуңа күрә мин аны сабырлык белән көтәрмен».+

ט [тет]

25 Аллаһыга өметләнүче, аны эзләп торучы җанга+ карата Йәһвә игелекле.+

26 Йәһвә бирәчәк коткаруны+ дәшмичә* көтү — яхшы нәрсә.+

27 Кеше яшьлек чагында үз камытын киеп йөрсә, бу яхшы нәрсә.+

י [йод]

28 Аллаһы аңа бу камытны кидергәндә, ул ялгыз, дәшмичә утырсын.+

29 Ул тулысынча буйсынсын һәм йөзен туфракка батырсын,+ бәлки, өмет калгандыр әле.+

30 Сугучы кешегә үз яңагын куйсын, мәсхәрәләүне тулысынча татысын.

כ [каф]

31 Йәһвә бит безне озакка кире какмас.+

32 Ул кайгы китерсә дә, үзенең тугры мәхәббәте аркасында шәфкать тә күрсәтер.+

33 Аның күңелендә бит адәм балаларына бәла-каза я кайгы китерү теләге юк.+

ל [ләмид]

34 Җир йөзендәге бар төрмәләрдә утыручылар тапталганда,+

35 Кеше Аллаһы Тәгалә алдында гаделлектән мәхрүм ителгәндә,+

36 Кешенең хөкем эше каралганда, гаделсезлекнең хөкем сөрүенә Йәһвә түзеп тормый.

מ [мем]

37 Йәһвә үтәргә әмер бирмәсә, кем әйтеп тә, үз сүзен үти алыр?

38 Аллаһы Тәгалә авызыннан

Берьюлы яхшы нәрсә белән начар нәрсә чыкмый.

39 Ник кеше үз гөнаһының нәтиҗәләреннән зарлана?+

נ [нун]

40 Үз юлларыбызны тикшерик һәм аларны күзәтеп торыйк,+ Йәһвәгә кайтыйк.+

41 Кулларыбызны күкләрдәге Аллаһыга таба күтәреп, ихлас күңелдән болай дип әйтик:+

42 «Без җинаять кылдык һәм сиңа каршы фетнә күтәрдек.+ Син безне кичермәдең.+

ס [сәмих]

43 Син үзеңә якынлашу юлын ачуың белән капладың.+

Син безне эзәрлекләдең һәм үтердең, һич тә кызганмадың.+

44 Син үзеңне болыт белән капладың, шуңа күрә догабыз сиңа барып җитә алмый.+

45 Син безне халыклар арасында чүп-чар һәм калдык-постык иттең».

פ [пе]

46 Бар дошманнарыбыз безне йотар өчен авызларын ачты.+

47 Безнең өлешебез — дәһшәт һәм тозаклар,+ бушлык һәм яралар.+

48 Халкымның ярасы аркасында күзләремнән яшьләр ташкын булып агып чыга.+

ע [әйин]

49 Күзләрем бертуктаусыз, ял итмичә елый.+

50 Йәһвә күктән карап күргәнче, бу хәл үзгәрмәс.+

51 Шәһәремнең бар кызларын күреп, җаным өзгәләнә.+

צ [тсаде]

52 Сәбәп булмаса да, дошманнарым мине кошны аулагандай аулады.

53 Алар чокырда тормышымны харап итте, миңа ташлар атып торды.

54 Сулар баш очымнан да югарырак күтәрелде, һәм мин: «Беттем, харап булдым!» — дидем.

ק [коф]

55 И Йәһвә, чокыр тирәнлекләреннән мин исемеңне чакырдым.+

56 Тавышымны ишет, мин ярдәм һәм коткару сорап ялварганда, колакларыңны томалама.

57 Мин сиңа ялварган көнне, син миңа якынлаштың һәм: «Курыкма»,— дидең.

ר [реш]

58 Син мине судта* якладың, и Йәһвә, тормышымны йолып алдың.+

59 И Йәһвә, син миңа явызлык кылуларын күреп тордың. Зинһар, миңа гаделлек күрсәт.+

60 Син аларның үч алуларын, миңа каршы корган бар явыз ниятләрен күрдең.

ש [син] яки [шин]

61 И Йәһвә, син аларның миннән мыскыллап көлүләрен, миңа каршы корган бар явыз ниятләрен,+

62 Миңа каршы килүчеләрнең сүзләрен һәм көнозын пышылдашып йөргәннәрен ишеттең.

63 Аларга күз сал. Утырганда да, басып торганда да алар җырлар җырлап миннән мыскыллап көлә!

ת [тау]

64 И Йәһвә, син аларга эшләренә карап кайтарырсың.

65 Син аларга каты күңелле булырга рөхсәт итеп, аларны каһәрләрсең.

66 Йәһвә, ачуың чыгып, син аларны эзәрлекләрсең һәм күкләр астыннан юк итәрсең.

א [әлиф]

4 Ялтырый торган алтынның, саф алтынның ялтыравыгы беткән!+

Изге ташлар+ һәр урам почмагында таралып ята!+

ב [бәт]

2 Ә чистартылган алтынга тиң булган Сионның кадерле уллары

Чүлмәкче куллары ясаган балчык савытларга тиң булып китте!

ג [гимел]

3 Хәтта шакаллар үз балаларын имчәк биреп имезә,

Ә кызым — халкым чүлдәге тәвә кошыдай+ мәрхәмәтсез булып китте.+

ד [дәлит]

4 Сусау аркасында сабыйның теле аңкавына ябыша.

Балалар икмәк сорый,+ ләкин аларга беркем дә бирми.+

ה [хе]

5 Тәмле ризык ашарга ияләшкән кешеләр урамнарда ачтан үлеп* ята.+

Җете кызыл төсле киемнәр киеп үскән кешеләр+ көл өемнәрен кочаклап ята.

ו [вав]

6 Сәдү́м үз гөнаһы өчен бер мизгелдә җимерелгән булган, аңа ярдәм кулы һичкем сузмаган.+

Ә кызымның — халкымның җәзасы* Сәдүм җәзасыннан да катырак.+

ז [зәйин]

7 Сионның нәзирләре+ кардан да чистарак, сөттән дә аграк иде,

Алсулыклары мәрҗәннәрдән дә матуррак иде, үзләре сапфирдай ялтырап тора иде.

ח [хет]

8 Ә хәзер аларның тышкы кыяфәте корымнан да карарак.

Аларны урамнарда танымыйлар.

Сөякләрендәге тиреләре җыерылды,+ коры агачка охшаш булып калды.

ט [тет]

9 Кылычтан һәлак булганнарга ачлыктан үлгәннәргә караганда яхшырак,+

Чөнки ачлыктан үлгәннәр кырдагы ризык җитмәгәнгә кылыч белән чәнчелгән кешедәй кибә.

י [йод]

10 Кызганучан булган хатын-кызлар үз куллары белән үз балаларын пешерде.+

Кызымның — халкымның һәлакәте вакытында балалар ризык булып китте.+

כ [каф]

11 Йәһвә үз ярсуын белдерде,

Үзенең ялкынлы ачуын яудырды.+

Ул Сионга ут төртә, һәм шул ут Сионның нигезләрен йота.+

ל [ләмид]

12 Җирдәге патшалар һәм уңдырышлы җирдә бар яшәүчеләр

Иерусалим капкалары аша дошманның һәм каршы килүчеләрнең керәчәгенә ышанмаган иде.+

מ [мем]

13 Бу хәл шәһәр пәйгамбәрләренең гөнаһлары һәм руханиларының җинаятьләре аркасында булды,+

Алар анда тәкъва кешеләрнең канын койды.+

נ [нун]

14 Алар сукыр кешедәй урамнарда адашып йөрде,+

Үзләрен кан белән нәҗесләде,+

Шуңа күрә киемнәренә һичкем кагыла алмый.

ס [сәмих]

15 Кешеләр аларга: «Китегез моннан! Нәҗесләр! Китегез моннан! Китегез моннан! Безгә кагылмагыз!» — дип кычкыралар.

Пәйгамбәрләр белән руханилар йортсыз калды һәм адашып йөри.

Төрле халык кешеләре: «Алар безнең белән монда яши алмый»*,— диде.+

פ [пе]

16 Йәһвә үзе аларны таратты.+

Ул аларга илтифат белән бүтән карамас.

Кешеләр руханиларга ихтирам күрсәтмәс,+ өлкәннәргә карата илтифатлы булмас.+

ע [әйин]

17 Без юкка гына ярдәм эзләгәнгә, күзләребез талып бетте.+

Без үзебезне коткара алмаган халыкка карап тордык һәм ярдәмне аннан эзләдек.+

צ [тсаде]

18 Алар безне һәр урында аулап йөрде,+ шуңа күрә шәһәр мәйданында йөри алмадык.

Ахырыбыз якынлашты, гомеребез тәмамланды, чөнки ахырыбыз килде.

ק [коф]

19 Эзәрлекләүчеләребез күктәге бөркетләрдән дә җитезрәк иде.+

Алар безне тауларда куа барды, безне чүлдә сагалап торды.

ר [реш]

20 Йәһвәнең майланган заты+ — борын тишекләребездәге сулыш — кулга алынып, аларның зур чокырларына ыргытылган.+

Аның турында без болай дия идек: «Аның күләгәсендә без халыклар арасында яшәрбез».

ש [син]

21 Сөен һәм куан, и Ус җирендә яшәүче Эдо́м кызы.+

Ләкин сиңа да касә тапшырылыр.+ Син исерерсең, һәм шәрәлегең ачылыр.+

ת [тау]

22 И кыз Сио́н, гөнаһың өчен җәза тәмамланды.

Ул сине кабат сөргенгә алып китмәс.+

Ә синең гөнаһыңа, и Эдом кызы, Аллаһы игътибар итәр.

Ул гөнаһларыңны ачыклар.+

5 И Йәһвә, башыбызга нинди бәла төшкәнен исеңә төшер.

Күз сал һәм хурлыгыбызга игътибар ит.+

2 Мирасыбыз — чит кешеләргә, йортларыбыз чит ил кешеләренә бирелгән.+

3 Без әтиләре булмаган ятимнәр булып калдык. Әниләребез тол хатыннарга охшаш.+

4 Без суыбызны эчәр өчен түләргә тиеш,+ безгә утыннарыбызны сатып алырга туры килә.

5 Эзәрлекләүчеләр безне менә-менә тотар.

Без алҗып беттек, ләкин безгә ял итәргә бирмиләр.+

6 Җитәрлек икмәк булсын өчен без Мисыр+ белән Ассириягә+ таяндык.

7 Гөнаһ кылган ата-бабаларыбыз инде юк, ә алар кылган гөнаһларның нәтиҗәләрен без татып яшәргә тиеш.

8 Өстебездән хезмәтчеләр идарә итә. Аларның кулларыннан безне беркем дә тартып ала алмый.

9 Чүлдә безгә кылыч янаганга, без икмәгебез булсын дип җаныбызны куркыныч астына куябыз.+

10 Каты ачлыктан тәнебезнең тиресе мич сыман кызды.+

11 Алар Сионда — хатын-кызларны, Яһүд шәһәрләрендә гыйффәтле кызларны кимсетте.*+

12 Мирзаларны кулларыннан асып куйдылар.+ Өлкәннәрне ихтирам итмәделәр.+

13 Яшь кешеләр кул тегермәне күтәреп йөри, малайлар авыр утын күтәреп барганда абына.

14 Өлкәннәр шәһәр капкалары янында утырмый.+ Яшь кешеләр үз көйләрен уйнамый.+

15 Йөрәгебез инде шатланмый, биюләребезне кайгы алмаштырды.+

16 Башыбыздагы таҗ барып төште. Кайгы безгә, чөнки без гөнаһ кылдык!

17 Моның аркасында йөрәгебез сызлый,+

Күзләребез тоныкланды.+

18 Без андый хәлгә ташландык хәлдә ятучы Сио́н тавы аркасында калдык.+ Хәзер анда төлкеләр йөри.

19 Ә син, и Йәһвә, тәхетеңдә мәңге утырырсың.

Синең тәхетең буыннан-буынга торыр.+

20 Ни өчен соң син безне мәңгегә оныттың һәм озакка ташлап калдырдың?+

21 Безне үзеңә кире кайтар, и Йәһвә, без ашыгып сиңа кайтырбыз.+

Барысы да элеккечә булсын.+

22 Ләкин син безне бөтенләй кире кактың.

Син әле дә безгә каты ачуланып торасың.+

1—4 нче бүлекләр — кайгылы җырлар. Алар евр. әлифбасы тәртибендә, ягъни акростих формасында язылган.

Яки «Яшь хатын-кызлары».

Сүзгә-сүз «Кыз Сион».

Яки «төшүенә сөенде».

Бу — Иерусалимга кагылышлы гәүдәләнеш.

Яки «Яшь хатын-кызларым».

Сүзгә-сүз «Эчәкләрем».

Сүзгә-сүз «һәр мөгезен».

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Яки «Күрсәтмә».

Сүзгә-сүз «Эчәкләрем борчыла».

Шигъри гәүдәләнеш. Бәлки, жәлләү я кызгану хисен белдерә.

Сүзгә-сүз «мөгезен».

Яки «Яшь хатын-кызларым».

Яки «Таза килеш тудырып».

Яки «догама киртә куя, аны үткәрми».

Я, бәлки, «булдыксыз итте».

Сүзгә-сүз «угыллар».

Яки «сабырлык белән».

Яки «җанымның суд эшләрен».

Сүзгә-сүз «ялгыз».

Сүзгә-сүз «гөнаһы».

Яки «чит ил кешесе булып яши алмый».

Яки «көчләде».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу