Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g18 № 2 8 б.
  • 5. Аралашу

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 5. Аралашу
  • Уяныгыз! 2018
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Әти-әниләр һәм балалар, бер-берегезне яратып аралашыгыз
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • 8 Үрнәк
    Уяныгыз! 2018
  • Баланы өйрәтү һәм тәрбияләү
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Ата-аналар, балаларыгызны яратып тәрбияләгез
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2018
g18 № 2 8 б.
Ата-ана күпер аша кызлары янына бара

Аралашу — сезне балагыз белән берләштерә торган күпер

Ата-аналар өчен

5. Аралашу

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Аралашу балагыз белән эчкерсез фикер алышуны һәм үзара хисләрегезне уртаклашуны үз эченә ала.

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Яшүсмерләр белән аралашу аеруча авыр булырга мөмкин. Бер китапта, баланың тормышы сәхнә белән чагыштырылып, болай диелгән: «Күптән түгел генә сез балагызның сәхнә арты тормышын күрә ала идегез. Хәзер исә сез тамашачылар арасында гына утырасыз, һәм урыныгыз да иң яхшы түгелдер» («Breaking the Code»). Яшүсмер балагыз аралашырга теләми кебек тоелса да, бу аның аралашуга иң мохтаҗ чагы!

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Яраклаша белегез. Хәтта инде төн булса да, балагыз аралашырга әзер чакларны ычкындырмагыз.

«Сезнең үз балагызга: „Синең нәкъ хәзер сөйләшәсең киләме? Мин бит көне буе яныңда булдым!“ — дип әйтәсегез килә торгандыр. Ләкин балабыз үз йөрәген ача икән, ничек инде зарланып була? Һәр әти-әнинең үз баласының фикерләрен беләсе килә бит» (Лиза).

«Мин иртәрәк ятарга яратсам да, яшүсмер балаларым белән иң яхшы аралашкан чакларыбыз төнлә булды» (Герберт).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:24).

Игътибарыгыз читкә юнәлмәсен. Бер әти кеше болай ди: «Балаларым минем белән сөйләшкәндә, кайвакыт башым башка мәшәкатьләр белән тулы икәненә игътибар итәм. Алар моны күрми калмый!»

Сезгә телевизор, телефон я башка электрон җайланма комачауласа, аны сүндерегез я читкә алып куегыз. Балагыз үзен игътибар белән тыңлавыгызны күрсен. Аның проблемасы әллә ни зур түгел кебек күренгәндә дә, сүзләрен аңларга тырышыгыз.

«Балаларыбызны аларның хисләре безнең өчен мөһим икәненә ышандырырга кирәк. Югыйсә, алар йомылыр һәм ярдәмне башка җирдә эзли башлар» (Маранда).

«Балагызның карашы дөрес булмаса да, ачуланмагыз» (Энтони).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез» (Лүк 8:18).

Иркен шартлар булдырыгыз. Балалар үз әтисе я әнисе белән кара-каршы утырганда түгел, ә иркенрәк шартларда булганда ачыграк аралаша.

«Без машинада барганда аралашабыз. Йөзгә-йөз утыру түгел, ә янәшәдә булу яхшы сөйләшүләргә китерә» (Николь).

Табын алдында утыру да — иркен аралашыр өчен яхшы мөмкинлек.

«Бергәләп ашаганда, һәрберебез көн дәвамында үзе белән булган яхшы һәм начар хәлләрен сөйләп бирә. Моның ярдәмендә без бердәм булып калабыз һәм һәрберебез авырлыклары белән ялгыз көрәшмәгәнен сизә» (Робин).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә... исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу