Австралия иленнән килгән хат
«Мин аны учак янында төне буе утырып укыячакмын»
АВСТРАЛИЯ илендә кеше сирәк яшәгән районнар бар. Бу эссе һавалы һәм сусыз чүлләр һәм еракка җәелгән буш җирләр. Шулай да илнең бу эчке районнарында якынча 180 000 кеше яши. Бу илдә яшәгән халык санының 1 проценты дигән сүз.
Яшь чагымда минем әти-әнием — Йәһвә Шаһитләре — шул җирләрдә вәгазьләр өчен мине үзләре белән алганнар иде. Мине бу җирләрнең киңлеге һәм үзенә генә хас матурлыгы сокландырган иде. Мин анда яшәгән чыдам, тыныч холыклы кешеләрне ярата башладым. Хәзер минем инде үз гаиләм бар һәм хатыным белән ун һәм унике яшьлек ике балам белән шул җирләргә барып кайтуым турында сөйлисем килә.
Сәяхәтне планлаштырабыз
Башта без утырып бу сәяхәтнең күпмегә төшәсен хисаплап чыктык. Без шулай ук шундый да сорау карап чыктык: никадәр ерак һәм күпме вакытка без анда бара алабыз? Безнең гаиләбез белән бергә җыелышыбыздан бер ирле-хатынлы пара һәм ике тулы вакытлы хезмәтче барырга теләк белдерде. Без сәяхәткә мәктәптә кышкы каникул башлангач барабыз дип сөйләштек. Шуннан соң без Австралиядәге Йәһвә Шаһитләренең Сидней шәһәрендә урнашкан филиалына хат язып безгә вәгазьләр өчен берәр территория бирүләрен үтендек. Безгә без яшәгән Брисбеннан көнбатышка таба 400 километр ераклыкта урнашкан Гундиуинди исемле кечкенә шәһәр янындагы районга барырга рөхсәт бирделәр.
Безгә бу шәһәрдә кечкенә җыелыш бар диделәр. Бу да безгә шатлык өстәде. Кардәшләребез белән очрашу сәяхәтебезнең мөһим бер өлеше булырга тиеш иде. Без җыелышка үзебез турында хәбәр иттек. Алар безне түземсезлек белән көтүләре турында җавап бирделәр.
Сәяхәткә китәр алдыннан без бергә җыелдык та, шул райондагы кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләү юлларын карап чыктык. Без ул кешеләрнең культурасын һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итүебезне күрсәтергә тели идек. Мәсәлән, кайбер кабиләләр үз җирләрен үз йортлары дип саный һәм аларның җирләренә рөхсәтсез керү әдәпсезлек дип саналырга мөмкин.
Сәяхәткә китәбез
Ниһаять китү көне җитте! Ике машинага бар әйберләребезне тутырып Гундиуиндига юл тоттык. Башта эшкәртелгән кырларга карап барсак, аннан соң басулар һәм эвкалипт агачларына сокланып карап бардык. Болытсыз күктә кышкы җылы кояш ялтырый иде. Берничә сәгатьтән соң без Гундиуиндига барып җиттек һәм төнгелеккә машиналар туктый торган урынга урнаштык.
Иртән якшәмбе көнне без вәгазьләргә киттек. Кояшлы көн һәм саф һава — вәгазьләр өчен иң яхшы көн. Җәй көне монда температура еш кына 40 градустан югарырак күтәрелә. 30 километр үткәч, без бер кабилә халкы яшәгән урында туктадык. Безне Дженни исемле чал чәчле бер карт хатын-кыз янына алып бардылар. Ул монда яшәгән халыкның башлыгы иде. Ул безнең Изге Язмаларга нигезләнгән кереш сүзләребезне игътибар белән тыңлады, һәм без «Бөек Остаздан өйрән»a дигән китапны биргәч, аны шатлык белән кабул итте. Шуннан соң ул безгә монда яшәгән халыкка вәгазьләргә рөхсәт итте.
Балалар безнең килүебез турында яңалык таратып безнең алда чабып бардылар. Кешеләр яхшы хәбәрне хөрмәт белән тыңладылар һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны алдылар. Тиздән алган әдәбиятыбыз тәмамланды һәм җыелыш очрашу вакыты да килеп җитте. Безнең хәбәрне ишетмәгән кешеләргә без шәһәргә китәр алдыннан кабат килеп китәргә вәгъдә бирдек.
Патшалык Залында без кардәшләр белән таныштык һәм дуслашып киттек. Мондагы 25 Шаһит Патшалык хәбәрен 30 000 квадрат километр биләп алган бу җирләрдә яшәүче 11 000 кешегә тугры вәгазьли. Бер кардәшебез: «Бик зур рәхмәт сезгә. Сез монда килеп безгә ярдәм итәр өчен күп тырышлыклар куйдыгыз»,— дип әйтте. Очрашудан соң без бергә ашап алдык, ә йокларга китәр алдыннан якында гына йөргән опоссумнарны ашаттык.
«Учак янында төне буе»
Чираттагы ике көндә без Квинсленд һәм Яңа Көньяк Уэльс чикләре янындагы җирләрдә урнашкан сирәк кенә йортларда яшәгән кешеләргә вәгазьләдек. Монда урыны-урыны белән эвкалипт агачлары үсә иде, ә урыны-урыны белән болыннар күренә иде. Анда сарыклар һәм башка төрле мал көтүләре йөри иде. Без берничә кенгуру да очраттык, безнең сөйләшүне ишеткәч, аларның колаклары үрә торды, ә эму кошлары тузанлы утарларда горур гына атлап йөри иделәр.
Сишәмбе көнне төштән соң без көтмәгәндә үгез белән сыерларның бер зур көтүен очраттык. Алар әкрен генә юл буйлап бара иделәр. Көтүчеләр, аеруча корылык вакытында, үз көтүләре белән бу җирләр аша озын сәяхәт ясыйлар. Тиздән бер көтүче утырган атның башы күренде. Мин машинаны юл кырыенда туктаттым да, бу көтүче белән исәнләштем. Ул да миңа: «Хәерле көн»,— дип җавап кайтарды. Олы яшьтәге бу ир-ат минем белән сөйләшеп алыр өчен атын туктатты, аның кырыена эте килеп басты.
Корылык турында сөйләшкәннән соң мин аңа яхшы хәбәр турында сөйләдем. «Менә сиңа мә,— диде ул. — Изге Язмаларны балачактан белсәм дә, андый хәбәрне ишеткән юк иде әле». Ул бу дөньядагы әхлакый бозыклык өчен дини җитәкчеләр җаваплы дип уйлаган. Моңа да карамастан ул Изге Язмаларны тирән хөрмәт иткән. Аның белән әйбәт кенә сөйләшеп алганнан соң мин аңа «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары»b дигән китап тәкъдим иттем. Ул аны алды да күлмәгенең кәсәсенә тыгып куйды. «Әгәр бу китап миңа Изге Язмаларның хак тәгълиматларын белергә булышса, мин аны төне буе учак янында утырып укыячакмын»,— диде ул.
Өйгә!
Ул кичне без Патшалык Залында кардәшләребезгә бар очракларны сөйләп бирдек. Алар кызыксыну күрсәткән кешеләргә кабат килеп китәргә вәгъдә иттеләр. Җыелыш очрашуы тәмамланды. Без кардәшләребез белән дуслаштык һәм алар белән аерылышу бик авыр иде. Без бер-беребезне рухи яктан дәртләндердек һәм рухи яктан баедык (Римлыларга 1:12).
Икенче көнне без өйгә юл тоттык. Үз сәяхәтебез турында фикер алышканда, Йәһвәнең безнең тырышлыкларыбызны фатихалаганы белән ризалаштык. Без аңа тагын да ныграк якынлаштык. Өйгә кайткач, мин балалардан: «Чираттагы каникулларны кайда үткәрергә телисез? Тауларга барабызмы?» — дип сорадым. «Юк,— диделәр алар.— Әйдә кабат шул җирләргә вәгазьләргә барыйк». Хатыным да: «Әйе, әйдәгез тагын бер тапкыр анда барып кайтыйк. Мондый каникулның булганы юк иде әле бит!» — диде.
[Искәрмәләр]
a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
b Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.