Халыклар арасында чикләр ничек юыла?
Йәһвә Шаһитләре халыклар арасындагы аерманы бетерергә тырыша. Алар Гайсәнең үз шәкертләренә: «Сез бер-берегезгә туганнар»,— дигән сүзләренә нигезләнгән принцип буенча эш итә (Маттай 23:8). Бу Йәһвә Шаһитләренең ике гыйбадәт кылу урыннарында аеруча күренә. Аларның берсе — Португалиядә, икенчесе — Испаниядә.
ТӨНЬЯК Португалиядә Валенса-ду-Минью исемле ныгытылган шәһәр бар. Ул куркыныч вакытларда төзелгән булган. Бу ныгытылган шәһәрнең стеналарыннан Минью елгасы яхшы күренеп тора. Бу елга Испания белән Португалиянең чиге булып тора. Елганың икенче ярында Туй исемле испан шәһәре урнашкан. Анда күбрәк крепостька охшаган бер кафедраль чиркәү бар. Туй һәм Валенса-ду-Минью шәһәрләренең крепостьлары XVII гасырда, Испания белән Португалия арасында сугыш барганда төзелгән булган.
Европа берлегенә (Евросоюз) кергән бу ике ил арасындагы чик буенда элек каравыллау урыннары һәм таможнялар бар иде. 1995 елда исә аларны алып куйганнар. Ләкин халыкларны берләштерү — бу аларның илләре арасындагы чикләрне юк итү генә түгел, ә шулай ук бу халыкларның карашларын үзгәртү дә. Мәсәлән, Валенса-ду-Минью шәһәрендә кечкенә генә бер матур бина бар. Анда йөргән кешеләрнең мисалында халыклар арасында аерманы ничек бетереп булганын күреп була. Бу бина — гыйбадәт кылу өчен төзелгән Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залы. Анда Йәһвә Шаһитләренең испан һәм португал җыелышларының очрашулары үтә.
Барысы да 2001 елда башланды. Туй шәһәрендәге Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залы булмаганга, аларга арендага бер бинаны алырга туры килде, әмма алар аннан китәргә мәҗбүр булганнар. Аларның Патшалык Залын төзергә дә, аренда өчен түләргә дә акчалары юк иде. Җыелышлары кечкенә булганга, алар өчен берәр бинаны да арендага алу авыр иде. Шуңа күрә бу испан Йәһвә Шаһитләре Валенса-ду-Минью шәһәрендәге португал кардәшләреннән аларның Патшалык Залында җыелырга рөхсәт сорадылар. Бу Патшалык Залы Туй шәһәренең үзәгеннән берничә километр ераклыкта урнашкан.
Испаниядәге Туй җыелышының Эдуардо Вила исемле бер әгъзасы болай дип искә төшерә: «2001 елның декабрендә булган бер очрашуда без бу үтенечебез турында сөйләшкән идек. Бу очрашудан чыккач, мин Йәһвәнең Португалиядәге кардәшләрнең йөрәкләренә тәэсир иткәнен аңладым. Матур Патшалык Залын төзер өчен, алар күп көч куйганнар иде. Алар безнең белән бар булганнарын уртаклашырга әзер иде, бу безнең иманыбызны ныгытты».
Бу очрашуда булган бер португал Йәһвә Шаһите Америку Алмейда болай дип сөйли: «Без Патшалык Залыбызда испан кардәшләребезне шатланып каршы алдык. Без бердәм рәвештә кабул ителгән бу карарны Йәһвә фатихалаячак дип ышана идек». Төрле халыклардан булган бу ике җыелыш татулыкта яши. Валенса-ду-Минью шәһәреннән Паоло болай ди: «Бу сәер булып күренәдер, әмма без үзебезнең ике төрле илдән булуыбызны сизмибез дә. Без рухи туганнар».
Патшалык Залына килүче кешеләр иң беренче итеп стенадагы сәгатьләргә игътибар итә. Бу бер ук сәгатьләр икесе ике төрле вакыт күрсәтә. Испания белән Португалия ике төрле сәгать поясларында урнашкан. Күрәсең, бу гына ике җыелышны бер-берсеннән аерып тора. Бинада ремонт ясарга кирәк булгач, Испаниядәге Региональ төзү комитеты, бу эшне башкарыр өчен, җыелышларның икесеннән дә ирекле хезмәтчеләрне билгеләде. Паоло болай дип искә төшерә: «Безгә Испаниядән күп тәҗрибәле төзүчеләр ярдәм итте, аларның кайберәүләренә моның өчен 160 километр үтәргә туры килде. Бергә эшләү җыелышлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытты».
Әйдәгез, Йәһвә Шаһитләренең халыклар арасында аерманы бетергәнен күрсәтүче икенче бер мисалга игътибар итик.
Бүленгән үзәнлектәге бердәмлек
Пучсерда — бу Франциянең чигендә урнашкан испан шәһәре. Ул бер уңдырышлы үзәнлекнең уртасында тора. Бу Сердань исемле үзәнлекне Пиренея таулары биләп алган. Кайчандыр ул Испания җире дип исәпләнгән. Әмма, Пиренея килешүе шартлары буенча, 1659 елда бу үзәнлекнең яртысы Франциягә күчкән булган.
Безнең көннәрдә французлар еш кына үзәнлекнең иң зур шәһәренә — Пучсердага — берәр нәрсә сатып алыр өчен килә. Ләкин француз Йәһвә Шаһитләренең Пучсердага килүләренең башка мөһим сәбәбе бар. 1997 елда аларга арендага алынган бинадан китәргә туры килде, шуңа күрә алар үз очрашуларын бу шәһәрдәге Патшалык Залында үткәрә башлады. Франциядәге Патшалык Залларының иң якынына машинада барып җитәр өчен бер сәгать кирәк иде, моннан тыш, кыш көннәрендә таулар арасыннан үтә торган юлны еш кына кар баса иде.
Француз Йәһвә Шаһитләре очрашуларны үткәрер өчен урыннары булмаганы турында әйткәч, Испаниядәге Йәһвә Шаһитләре аларга шунда ук үз Патшалык Залын тәкъдим иттеләр. Бер испан кардәш Прем болай дип искә төшерә: «Бар испан кардәшләре кунакчыллык күрсәтергә шат иде. Әлбәттә, андый кунакчыллык рухы — еллар дәвамында алынган Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтүнең нәтиҗәсе. Берничә атнадан соң Франциядәге кардәшләр безнең Патшалык Залыбызда җыела башлады, һәм без инде 13 ел бергә».
Эрик, француз җыелышының өлкәне болай дип әйтә: «Җыелыш очрашуларын үткәрү өчен Пучсерда иң яхшы урын булып чыкты. Испан җыелышының безне җылы каршы алганы әле дә хәтеремдә. Алар үз Залын чәчәкләр белән бизәгәннәр һәм стенага плакат элгәннәр иде. Анда „Рәхим итегез, кадерле кардәшләр!“ дип язылган иде».
Эрик болай дип өсти: «Франциядәге Патшалык Залыбыз ябык булганга, кешеләр, анда очрашкан җыелыш бүтән юк инде, дип уйлый башлады. Ләкин безнең бу территориядә актив вәгазьләгәнебезне һәм кешеләрне Испаниядә үткән очрашуларыбызга чакырганыбызны күргәч, алар үзләренең ялгышканнарын аңладылар. Кызыксынучыларыбызга Испаниядәге Патшалык Залына килергә ошый. Испан кардәшләребез белән бер Залга йөргәнгә, безнең алар белән мөнәсәбәтләребез ныгыды. Әлбәттә, без Испания белән Франциянең чигендә испан җыелышы бар икәнен белә идек, ләкин без андагы кардәшләр белән бик сирәк күрешә идек. Хәзер без алар белән атна саен очрашабыз, һәм шуңа күрә бу ераклашкан үзәнлектә үзебезне ялгыз хис итмибез».
Испан белән француз культуралары арасындагы аерма проблемалар тудырдымы? 80 яшеннән узган бер француз апа-кардәш болай дип әйтте: «Әйе, җыелыш очрашуларыбызның Испаниянең чигендә үткәреләчәген белгәч, мин борчыла башладым. Әмма Пучсердадагы кардәшләрнең безне җылы каршы алулары һәм безнең белән үзләрен дусларча тотулары миңа андый үзгәрешләрне кабул итәргә булышты. Андый үзгәрешләр безгә халыкара бердәмлегебезне ныгытырга мөмкинлек бирде».
Кешеләрне берләштерү өчен чын нигез
Европа берлеген төзүчеләр «бердәмлеккә кергән халыкларны яхшырак берләштерер өчен нигез салачакбыз» дип вәгъдә иткәннәр иде. Моңа ирешер өчен алар 1980—1990 елларда илләр арасындагы чикләрне алып куйдылар. Ләкин бу гына җитәрлек түгел иде. Халыкларның бер-берсенә карата тискәре карашларын да җимерергә кирәк иде.
Йәһвә Шаһитләре үзләрендә башкаларга карата тискәре карашны һәм башкаларга ышанмауны бетерер өчен күп тырышлыклар куялар. Алар кардәшләрнең чыгышлары төрле булуы бердәмлекне баета икәнен аңлыйлар һәм «Аллаһының кешеләрне аермавын» беләләр (Рәсүлләр 10:34). Үзләренең халыкара конгрессларында һәм Патшалык Залларында алар кардәшләрнең «бергә торуы бик яхшы һәм ничек күңелле» булганын күрәләр (Мәдхия 132:1). Валенса-ду-Минью һәм Пучсерда шәһәрләрендәге Йәһвә Шаһитләренең мисалы бу сүзләрне раслый. Алар күрше илләрдән килгән кардәшләр белән үз Патшалык Залларында бердәмлектә Аллаһыга гыйбадәт кыла.
[13 биттәге сүзләр]
«Бу сәер булып күренәдер, әмма без үзебезнең ике төрле илдән булуыбызны сизмибез дә. Без рухи туганнар»
[14 биттәге сүзләр]
«Бергә эшләү җыелышлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытты»
[15 биттәге сүзләр]
«Кешеләрнең бергә торуы бик яхшы һәм ничек күңелле!» (МӘДХИЯ 132:1).
[12, 13 биттәге иллюстрация]
Валенса-ду-Минью исемле ныгытылган шәһәрнең стеналарыннан Туй шәһәренең һәм Минью елгасының күренеше
[14 биттәге иллюстрация]
Патшалык Залын ремонтлау
[15 биттәге иллюстрация]
Пиренея таулары һәм Сердань үзәнлеге
[15 биттәге иллюстрация]
Пучсердадагы Патшалык Залында очраша торган француз һәм испан җыелышларыннан ике өлкән