Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 15.7. 12-16 б.
  • Йәһвә халкы гаделсезлекне кире кага

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә халкы гаделсезлекне кире кага
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЯМАНЛЫКТАН «ЕРАКТАРАК ТОРЫГЫЗ»
  • «АКЫЛСЫЗ ҺӘМ МӘГЪНӘСЕЗ СҮЗ КӨРӘШТЕРҮЛӘРДӘН КАЧ»
  • ЯМАННАР БЕЛӘН АРАЛАШУДАН КАЧ!
  • ЙӘҺВӘ ТӘВӘККӘЛ ЭШ ИТҮЕБЕЗНЕ ФАТИХАЛЫЙ
  • «Йәһвә үзенекеләрен белә»
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Чын мәсихчеләр ярату белән аерылып тора. Хакыйкатькә сөенегез
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Алар Йәһвәгә каршы чыккан
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Мәхәббәт тәкъвасызлыкка сөенми
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2022)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 15.7. 12-16 б.
Җир ачылып Датан, Абирам һәм аларның гаиләләрен йота

Йәһвә халкы гаделсезлекне кире кага

«Йәһвәнең исемен чакыручы һәркем гаделсезлекне кире каксын» (2 ТИМ. 2:19).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • «Акылсыз һәм мәгънәсез сүз көрәштерүләр» нәрсә аркасында туарга мөмкин, һәм безгә алардан качар өчен нәрсә эшләргә?

  • Яманнар белән аралашу турында әйткәндә, без гаделсезлекне ничек кире кагабыз?

  • Гаделсезлекне кире кагар өчен, без ничек тәвәккәл эш итә алабыз?

1. Гыйбадәт кылуыбызда нәрсә мөһим роль уйный?

СЕЗНЕҢ берәр бина өстендә я музейда төрле әйберләргә язылган Йәһвә исемен күргәнегез бармы? Күргән булсагыз, сез, һичшиксез, куангансыздыр. Аллаһы исеме гыйбадәт кылуыбызда мөһим роль уйный: без Йәһвә Шаһитләре! Бернинди оешма да Аллаһы исемен без кулланган кебек кулланмый. Әмма Аллаһы исемен йөртү хөрмәтенә ия булу җаваплылык белән бәйле.

2. Аллаһы исемен йөртү хөрмәтенә ия булу нинди җаваплылык белән бәйле?

2 Аллаһы исемен куллану үзеннән-үзе Йәһвәнең илтифатына китерми. Без аның әхлакый нормалары буенча яшәргә тиеш. Шунлыктан Изге Язмаларда Йәһвә халкы «яманнан читкә китәргә» тиеш дип әйтелә (Мәд. 33:15). Бу принципка басым ясап рәсүл Паул: «Йәһвәнең исемен чакыручы һәркем гаделсезлекне кире каксын»,— дип язган. (2 Тимутигә 2:19 укы.) Аллаһы Шаһитләре буларак, безне Йәһвә исемен чакыручылар итеп таныйлар. Әмма без гаделсезлекне кире кагар өчен нәрсә эшләргә тиеш?

ЯМАНЛЫКТАН «ЕРАКТАРАК ТОРЫГЫЗ»

3, 4. Нинди шигырь Изге Язмалар белгечләрен инде күптән кызыксындыра һәм ни өчен?

3 Паул 2 Тимутигә 2:19 дагы сүзләрне әйткәндә нинди вакыйгаларны күздә тоткан? Әйдәгез, моны карап чыгыйк. Бу шигырьдә «Аллаһының нык нигезе» һәм аның өстендәге ике хәбәр телгә алына. «Йәһвә үзенекеләрен белә» дигән беренче хәбәр, күрәсең, Саннар 16:5 тән алынган. (7 нче биттәге мәкаләне кара.) Ә «Йәһвәнең исемен чакыручы һәркем гаделсезлекне кире каксын» дигән икенче хәбәр турында нәрсә әйтеп була? Бу сүзләр Изге Язмалар белгечләрен инде күптән кызыксындыра. Ни өчен?

4 Паулның сүзләре куштырнакларга алынганга, ул аларны кайдандыр өземтә итеп китерә дип әйтеп була. Шулай да Еврей Язмаларында Паулның шул сүзләренә туры килгән өзек юк. Алайса, «Йәһвәнең исемен чакыручы һәркем гаделсезлекне кире каксын» дигән сүзләрне рәсүл нәрсәгә нигезләнеп әйтә? Моңарчы әйткән сүзләрне Паул Саннар китабының 16 нчы бүлегеннән алган. Анда Корахның фетнәсе турында сүз бара. Шуңа күрә икенче хәбәр дә шушы вакыйгага кагыла дип әйтеп буламы?

5—7. Паул 2 Тимутигә 2:19 дагы сүзләрне әйткәндә Муса көннәрендәге нинди вакыйгаларны күздә тоткан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Датан белән Абирам Корахка кушылып Муса белән Һарунга каршы фетнә күтәргән (Сан. 16:1—5). Алар Мусаны хөрмәт итмәгәнен ачыктан-ачык күрсәткән һәм Аллаһы аңа биргән хакимлекне кире каккан. Бу фетнәчеләр Йәһвә халкы арасында яшәп, тугры кардәшләренең рухилыкларына куркыныч тудырган. Тугры хезмәтчеләрне фетнәчеләрдән аерыр өчен вакыт җиткәч, Йәһвә гади боерык биргән.

6 Изге Язмаларда болай диелә: «Раббы Мусага әйтте: „Җәмәгатьчелеккә әйт: „Корах, Датан һәм Абирам торак урыннарының һәр ягыннан читкә китегез“. Муса торды да Датан белән Абирам янына китте, аның артыннан Исраил аксакаллары дә торып киттеләр. Муса җәмәгатьчелеккә әйтте: „Бу гөнаһлы кешеләрнең чатырларыннан ерактарак торыгыз һәм, аларның гөнаһлары аркасында һәлак булмас өчен, аларның бернәрсәсенә кагылмагыз“. Һәм алар Корах, Датан, Абирам торак урыннарының һәр ягыннан читкә киттеләр» (Сан. 16:23—27). Йәһвә фетнәчеләрнең барысын юк иткән. Ә гаделсезлекне кире кагып читкә киткән тугры хезмәтчеләренең тормышларын саклап калган.

7 Паул 2 Тимутигә 2:19 да: «Йәһвә үзенекеләрен белә»,— дип язганда, Саннар 16:5 тәге сүзләрне китергән. Ә «Йәһвәнең исемен чакыручы һәркем гаделсезлекне кире каксын» дигәндә, ул, күрәсең, Саннар 16:23—27 дәге вакыйганы күздә тоткан. Шулай итеп, Паулның бу ике хәбәре дә бер үк вакыйгаларга карый дигән нәтиҗәгә килү урынлы. Бу хәбәрләрдән без нәрсәгә өйрәнәбез? Йәһвә — йөрәкләрне тикшерүче Аллаһы. Ул үзенекеләренең тугры булуларын күрми калмый, һәм алардан алар үзләрен бозыклардан аерачак дип көтә.

«АКЫЛСЫЗ ҺӘМ МӘГЪНӘСЕЗ СҮЗ КӨРӘШТЕРҮЛӘРДӘН КАЧ»

8. Ни өчен Йәһвә исемен йөртү һәм мәсихче җыелышның әгъзасы булу җитәрлек түгел?

8 Муса көннәрендәге бу вакыйгаларга игътибар итеп, Паул Тимутинең исенә шуны төшергән: Йәһвә белән кадерле мөнәсәбәтләрен саклар өчен, аңа тәвәккәллек белән эш итәргә кирәк. Муса көннәрендә Йәһвә исемен чакыру гына җитәрлек булмаган кебек, мәсихче җыелышның әгъзасы булу да үзеннән-үзе җитәрлек булмаган. Тугры хезмәтчеләр гаделсезлекне тәвәккәллек белән кире кагарга тиеш. Тимути өчен бу нәрсәне аңлаткан? Йәһвә халкы бүген Паулның рухландырылып әйткән бу киңәшеннән нәрсәгә өйрәнә ала?

9. «Акылсыз һәм мәгънәсез сүз көрәштерүләр» беренче мәсихче җыелышына ничек тәэсир иткән?

9 Аллаһы Сүзендә мәсихчеләр кире кагарга тиеш гаделсезлекнең билгеле бер якларына кагылышлы киңәшләр бирелә. Мәсәлән, 2 Тимутигә 2:19 ның контекстында без рәсүл Паулның Тимутигә «сүз көрәштермәскә» һәм «буш сөйләшүләрдән кач» дип әйткән сүзләрен укыйбыз. (2 Тимутигә 2:14, 16, 23 укы.) Җыелышның кайбер әгъзалары мөртәтләрнең тәгълиматларын тараткан. Башкалары исә җыелышка бәхәсле карашлар керткән. Андый карашлар, турыдан-туры Изге Язмаларга каршы килмәсә дә, җыелышның бердәмлегенә янаган. Нәтиҗәдә, алар, җыелыштагыларның рухилыкларына зыян китереп, сүзләр турында тиргәшү һәм бәхәс тудырган. Шуңа күрә Паул «акылсыз һәм мәгънәсез сүз көрәштерүләрдән качарга» кирәк дип басым ясаган.

10. Мөртәтлеккә килгәндә, без нәрсә эшләргә тиеш?

10 Бүген мөртәтлек җыелыш эчендә гадәттә таралмый. Шулай да без Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълиматларны очратканда, чыганагы нинди генә булса да, аларны тәвәккәллек белән кире кагарга тиеш. Мөртәтләр белән турыдан-турымы, веб-блогларындамы я башкача элемтәгә керепме сүз көрәштерү акылсыз. Аларга ярдәм итү ниятебез булса да, андый аралашу әле генә каралган Изге Язмалардагы күрсәтмәләргә каршы булыр иде. Әйе, Йәһвә халкы буларак, без мөртәтләрдән читләшәбез, ягъни аларны тулысынча кире кагабыз.

Мөртәтләр Йәһвә Шаһитләрен сүз көрәштерүләрдә катнашырга этәрергә тырыша

Мөртәтләр белән сүз көрәштерүләрдән качыгыз(10 нчы абзацны кара.)

11. Акылсыз «сүз көрәштерүләргә» нәрсә китерергә мөмкин, һәм өлкәннәр бу яктан нинди үрнәк күрсәтә?

11 Мөртәтлектән тыш җыелыш иминлегенә башка нәрсәләр дә янарга мөмкин. Мәсәлән, күңел ачуларга кагылышлы төрле карашлар «акылсыз һәм мәгънәсез сүз көрәштерүләргә» китерергә мөмкин. Әлбәттә, берәрсе башкаларга Йәһвәнең әхлакый принципларына каршы килгән күңел ачуларны тагып йөрсә, өлкәннәр, фикер каршылыкларыннан качам, дип андый тәртипне түзеп торырга тиеш түгел (Мәд. 10:5; Эфес. 5:3—5). Шулай да өлкәннәр башкаларга үзләренең карашларын да тагудан сакланырга тиеш. Алар Изге Язмаларда мәсихче күзәтчеләргә бирелгән мондый киңәшне тугры үтиләр: «Үзегезгә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен... Аллаһы мирасы өстеннән хакимлек итеп түгел, ә көтүгә үрнәк биреп көтегез» (1 Пет. 5:2, 3; 2 Көринтлеләргә 1:24 укы).

12, 13. а) Йәһвә Шаһитләренең күңел ачулар сайлауга карашы нинди, һәм бу мәсьәләдә Изге Язмалардагы нинди принциплар кулланыла? б) Төрле шәхси сорауларга килгәндә, 12 нче абзацта каралган принципларны ничек кулланып була?

12 Күңел ачулар турында әйткәндә, оешмабыз безгә билгеле бер фильмнардан, видеоуеннардан, китаплардан я җырлардан тыелырга кирәк дип әйтми. Ни өчен? Изге Язмалар һәрберебезне «үз сизгерлеген... яхшылык белән яманлыкны аерырга» өйрәтергә дәртләндерә (Евр. 5:14). Изге Язмаларда төп принциплар язылган, һәм мәсихче күңел ачулар сайлаганда, аларны исәпкә ала ала. Тормышның бар өлкәләрендә без «Раббыны нәрсәләр сөендерә, шуны аера белергә» телибез (Эфес. 5:10). Изге Язмаларда язылганча, гаилә башының билгеле бер хакимлеге бар, һәм ул, бәлки, үз гаиләсендә берәр күңел ачуларны тыярга булырa (1 Көр. 11:3; Эфес. 6:1—4).

13 Өстә әйтеп кителгән Изге Язмалардагы принциплар күңел ачулар сайлаудан тыш башка нәрсәләргә дә кулланыла. Килеш-килбәт, сәламәтлек, ризык һәм башка шәхси сорауларга кагылышлы карашлар шулай ук фикер каршылыклар тудырырга мөмкин. Шулай итеп, андый сораулар турында сүз барганда, Изге Язмалардагы принциплар бозылмый икән, Йәһвә халкы сүз көрәштерми, чөнки «Раббы хезмәтчесе тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән йомшак» тотарга тиеш (2 Тим. 2:24).

ЯМАННАР БЕЛӘН АРАЛАШУДАН КАЧ!

14. Яманнар белән аралашудан качарга кирәклеген ассызыклар өчен, Паул нинди мисал кулланган?

14 Йәһвәнең исемен чакыручылар «гаделсезлекне кире кагар» өчен тагын нәрсә эшли ала? Алар гаделсезлек кылган кешеләр белән тыгыз аралашудан качарга тиеш. «Аллаһының нык нигезе» турындагы мисалдан соң Паул «зур йорт» белән бәйле бер мисал китерә. Анда «алтын һәм көмеш савыт кына түгел, ә агач һәм балчык савыт та бар, һәм аларның кайберләре хөрмәтле кулланыш өчен, ә икенчеләре гади кулланыш өчен» (2 Тим. 2:20, 21). Шуннан соң ул мәсихчеләргә үзләрен «гади кулланыштагы савытлардан» читтә тотарга киңәш иткән.

15, 16. Без «зур йорт» хакындагы мисалдан нәрсәгә өйрәнәбез?

15 Бу мисал нәрсәне аңлата? Бу метафорада Паул мәсихче җыелышны — «зур йорт» белән, ә җыелыш әгъзаларын шул йорттагы «савытлар» белән чагыштыра. Йортта кайбер кирәк-яраклар пычрак булып киткәнгә, куркыныч тудырырга мөмкин. Өй хуҗасы андый әйберләрне чисталарыннан, мәсәлән, ризык әзерләр өчен савыт-сабадан, аерым тота.

16 Шуның кебек үк бүген Аллаһы халкы саф тормыш алып барырга тырыша. Без Йәһвәнең принципларын санга сукмаган җыелыштагылар белән якын аралашырга тиеш түгел. (1 Көринтлеләргә 15:33 укы.) Җыелыш эчендә булганнар белән алай эш итәргә тиешбез икән, без җыелыштан булмаганнардан бигрәк тә «читкә китәргә» тиеш, чөнки аларның күбесе — акча яратучан, ата-анасын тыңламаучы, тугрылыксыз, яла ягучан, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы (2 Тим. 3:1—5).

ЙӘҺВӘ ТӘВӘККӘЛ ЭШ ИТҮЕБЕЗНЕ ФАТИХАЛЫЙ

17. Тугры исраиллеләр үзләренең гаделсезлеккә каршы торуларын ничек күрсәткән?

17 Исраиллеләргә «Корах, Датан һәм Абирам торак урыннарының һәр ягыннан читкә китегез» дип әйтелгәч, аларның тәвәккәл эш иткәннәренә Изге Язмаларда аерым игътибар бирелә. Шул хәбәрдә әйтелгәнчә, алар «читкә киткәннәр» (Сан. 16:24, 27). Алар икеләнеп тормаган һәм кичектермичә эш иткән. Бу шигырьләрдә шулай ук аларның Аллаһы боерыгын никадәр җентекләп үтәгәннәре искә алына. Алар «һәр ягыннан читкә киткәннәр». Бу тугры хезмәтчеләрнең үз тормышларын берничек тә куркыныч астына куясы килмәгән. Алар бербөтен йөрәктән тыңлаучан булган. Алар Йәһвә ягына басканнарын һәм гаделсезлеккә каршы булганнарын аермачык күрсәткән. Бу мисалдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

18. Паул Тимутине «яшьлеккә хас теләкләрдән кач» дип кисәткәндә, нәрсәне күздә тоткан?

18 Йәһвә белән дуслыгыбызны саклар өчен, без тоткарланмыйча һәм тәвәккәл эш итәргә тиеш. Нәкъ шуны күздә тотып, Паул Тимутине «яшьлеккә хас теләкләрдән кач» дип кисәткән (2 Тим. 2:22). Ул вакытта Тимути инде 30 яшьтән узган ир кеше булган. Шулай да яшьлеккә хас «акылсыз» теләкләр яшь белән чикләнми. Андый теләкләр туганда, Тимутигә алардан «качарга» кирәк булган. Башка сүзләр белән әйткәндә, Тимути «гаделсезлекне кире кагарга» тиеш булган. Гайсә моңа охшаш фикер белдергән: «Күзең сине гөнаһка тартса, аны алып ташла» (Мат. 18:9). Бүген бу киңәшкә колак салган мәсихчеләр рухи яктан куркыныч тудырган нәрсәләр белән көрәшкәндә икеләнмичә һәм тәвәккәл эш итә.

19. Бүген кайберәүләр үзләрен рухи куркынычлардан саклар өчен нинди тәвәккәл адымнар ясый?

19 Хакыйкатькә кадәр исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп эчкән кайбер мәсихчеләр андый эчемлекләрдән бөтенләй тыелырга булган. Ә кемдер билгеле бер күңел ачулардан, алар начар булмаса да, качарга булган, чөнки алар үзләрендә элеккеге дөрес булмаган теләкләрен уятырга мөмкин (Мәд. 100:3). Мәсәлән, Йәһвә Шаһите булып киткәнче, бер абый-кардәш гадәттә вакытын бию кичәләрендә үткәрергә яраткан, ә анда әхлаксызлык хөкем сөргән. Әмма хакыйкатьне белгәч, ул хәтта кардәшләр белән бергә җыелганда, дөрес булмаган теләкләре кабынып китәр я элеккеге уй-фикерләре туар дип, биюләрдән бөтенләй баш тарта. Әлбәттә, бу мәсихчеләргә исерткеч эчемлекләрдән, биюләрдән я начар булмаган башка нәрсәләрдән бөтенләй тыелырга кирәк дигән сүз түгел. Әмма безгә барыбызга да рухи куркынычлардан сакланыр өчен, тәвәккәл эш итәргә һәм көчебездән килгәннең барысын эшләргә кирәк.

20. «Гаделсезлекне кире кагу» җиңел булмаса да, безгә нәрсә юаныч китерә һәм ышаныч өсти?

20 Аллаһының исемен йөртү хөрмәте безгә җаваплылык өсти. Без «гаделсезлекне кире кагарга» һәм «яманнан читкә китәргә» тиеш (Мәд. 33:15). Әйе, алай эшләү кайчак җиңел түгел. Әмма Йәһвә «үзенекеләрен» һәм гадел юллардан йөргәннәрне мәхәббәтеннән беркайчан да калдырмаячак икәнен белү безне юата (2 Тим. 2:19; 2 Елъязма 16:9а укыb).

a Безнең сайтыбызга (jw.org) кереп «Сез берәр нмнди фильмнарны, китапларны я җырларны тыясызмы?» дигән мәкаләне кара (БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА > ПОПУЛЯР СОРАУЛАР).

b 2 Елъязма 16:9а: «Йәһвә, үзенә бөтен йөрәктән буйсынучыларның файдасына үз көчен кулланыр өчен, бөтен җирне күздән кичерә».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу