ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Зирәкләр белән йөреп, күп нәрсәгә өйрәндем.
МИН Кушма Штатларның Көньяк Дакота штатының Брукингс шәһәрендәге бер салкын иртәнге көнне хәтерлим. Салкын һавадан тиздән кыш киләсе сизелеп тора иде. Без берничә кеше белән бергә абзарда маллар эчә торган салкын су салынган зур гына бер мичкә алдында калтырап басып тордык. Анда нәрсә эшләгәнебезне аңлар өчен, сезгә үземнең тормышымны сөйләп китим.
БАЛАЧАК ҺӘМ ЯШҮСМЕР ЧАГЫМ
Альфред абыем һәм әтием
Мин 1936 елның 7 мартында тудым һәм дүрт бала арасында төпчеге идем. Без Көньяк Дакотаның көнчыгыш ягында кечкенә фермада яшәдек. Гаиләбез фермада күп эшләсә дә, бу эш безнең өчен иң мөһиме түгел иде. 1934 елда әти-әнием Йәһвә Шаһитләре буларак суга чумдырылу үтте. Күктәге Атабыз Йәһвәгә багышланганга, алар өчен Аллаһының ихтыярын үтәү барысыннан да өстенрәк иде. Бабаем Кларенс, ә соңрак Алфред исемле абыем безнең Кондидагы бәләкәй җыелышыбызның хезмәтчеләре (хәзергечә өлкәннәр советы координаторы) булып хезмәт иттеләр.
Безнең гаиләбез барлык очрашуларга йөрде һәм регуляр рәвештә кешеләр белән киләчәккә кагылышлы Изге Язмалардагы гаҗәеп өмет турында өйдән өйгә йөреп вәгазьләде. Әти-әниебез безгә искиткеч үрнәк булды. Аларның өйрәтүләре безгә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итте. Без апам Дороти белән алты яшьтә Патшалык вәгазьчеләре булып киттек. Ә 1943 елда мин очрашуларга яңа гына кертелгән Теократик хезмәт мәктәбенә язылдым.
Пионер хезмәте, 1952
Конгресслар тормышыбызның мөһим өлеше иде. 1949 елда Көньяк Дакота штатының Су-Фолс шәһәрендә үткән конгресста «Сез уйлаганнан якынрак!» дип исемләнгән нотык белән Грант Сьютер кардәш чыгыш ясады. Бу нотык әле дә хәтеремдә. Докладчы Аллаһыга багышланган бар мәсихчеләр дә бөтен көчләрен Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне игълан итүгә багышларга тиеш икәненә басым ясады. Шуннан соң мин Йәһвәгә үз тормышымны багышладым. Шул ук елның 12 ноябрендә Брукингста үткән киләсе район конгрессында мин суга чумдырылу үттем. Суга чумдырылу мәкалә башында искә алынган салкын абзарда үтте. Корычтан ясалган мичкәдә дүртебез дә суга чумдырылдык.
Суга чумдырылганнан соң мин үземә пионер булу максатын куйдым. Пионер хезмәтен мин 1952 елның 1 гыйнварыннан башладым. Ул чакта миңа 15 яшь иде. Изге Язмаларда: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр»,— дип әйтелгән, ә минем гаиләдә пионер хезмәтен хуплаучы зирәкләр күп иде (Гыйб. сүз. 13:20). Мин 60 яшьлек туганым Джулиус белән еш хезмәт иттем. Яшь аермасы зур булса да, безгә бергә хезмәт итү бик тә ошый иде. Ул бик зирәк кеше иде, аның тормыш тәҗрибәсе мине күп нәрсәгә өйрәтте. Тиздән Дороти апам да пионер булып хезмәт итә башлады.
РАЙОН КҮЗӘТЧЕЛӘРЕНЕҢ ЯРДӘМЕ
Әти-әнием район күзәтчеләрен һәм аларның хатыннарын еш кына кунакка чакыра иде. Аеруча Джесси белән Линн Кантуэлл миңа бик ярдәм итте. Пионер хезмәтен башлавыма алар зур өлеш кертте. Алар миңа шәхси игътибар күрсәтеп, теократик максатлар куярга дәртләндерде. Якында урнашкан җыелышларга килеп китүләр ясаганда, алар мине үзләре белән вәгазьгә ала иделәр. Бу шундый искиткеч вакыт иде!
Кантуэлл гаиләсеннән соң безнең җыелышыбызга район күзәтчесе Бад Миллер үз хатыны Джоан белән килеп китә башлады. Миңа 18 яшь тулган иде, һәм мине армия сафларына чакырырга тиеш иделәр. Хәрби комиссариат миңа Гайсәнең сәясәттә нейтралитет саклауга кагылышлы әмеренә каршы булган эш йөкләде. Әмма мин Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә тели идем (Яхъя 15:19). Дин хезмәтчесе булганымны танысыннар өчен, мин комиссиянең карарына шикаять бирергә булдым.
Миллер кардәш хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең утырышына минем белән барачагы турында әйткәч, мин бик шатландым. Бу аралашучан кардәш куркаклардан түгел иде. Янымда шундый кешенең булуы миңа көч өстәде. Нәтиҗәдә, 1954 елның августында чакыру комиссиясе мине дин хезмәтчесе итеп таныды. Шуннан соң минем алдымда Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен мөмкинлек ачылды.
Бәйтел фермасында хезмәт итә башлавым
Тиздән мине Бәйтелгә — Нью-Йорктагы Статен-Айленд утравында урнашкан Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең фермасына хезмәт итәргә чакырдылар. Мин анда якынча өч ел хезмәт иттем. Хәтеремдә ул вакыт белән бәйле күп кенә күңелле истәлекләр сакланып калды, чөнки мин зирәк кардәшләр белән хезмәттәшлек итә алдым.
БӘЙТЕЛ ХЕЗМӘТЕ
Хезмәттә ашкынып катнашкан Харри Петерсон
Безнең фермада шулай ук оешмабызның радиостанциясе дә (WBBR) урнашкан иде. Йәһвә Шаһитләре аны 1924 елдан алып 1957 елга кадәр кулланды. Фермада нибары 15—20 бәйтелче хезмәт итте. Күбебез яшь һәм тәҗрибәсез иде. Ләкин безнең белән бергә бездән күпкә олырак булган Элдон Вудуорт исемле майланган абый-кардәш хезмәт итте. Ул бик зирәк иде һәм безне әтиләрчә кайгыртып торды. Аның белән аралашу безгә рухи яктан үсәргә булышты. Камилсезлегебез аркасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, Вудуорт кардәш болай дия иде: «Хуҗабыз кулланган кешеләрнең камилсезлекләренә карамастан, ул гаҗәеп эшләр башкара».
Френц кардәш белән радиостанция янында
Фредерик Френц кардәш белән хезмәттәшлек итү безнең өчен, аеруча зур хөрмәт иде. Без аның зирәклегенә һәм Изге Язмаларны бик яхшы белүенә соклана идек. Ул һәрберебез өчен вакыт таба иде. Безнең белән тагын аш пешерүче булып Харри Петерсон кардәш хезмәт итте. Аның чын фамилиясе Папаргиропулос иде, ләкин Петерсон фамилиясен әйтергә күпкә җиңелрәк иде! Ул да майланган кардәш иде һәм хезмәттә гаҗәеп ашкыну белән катнаша иде. Петерсон кардәш Бәйтелдә тырышып хезмәт итсә дә, вәгазь эшендә дә ашкынып катнашты. Аена ул йөзләгән журнал тарата иде. Ул да Изге Язмаларны яхшы белә иде, һәм ул безнең күпсанлы сорауларыбызга җавап бирә иде.
ЗИРӘК АПА-КАРДӘШЛӘРДӘН ӨЙРӘНӘМ
Без фермада үстерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне шунда ук кышка әзерли идек. Бәйтел гаиләсе өчен без һәр ел якынча 45 000 банка консервланган җиләк-җимеш һәм яшелчә әзерли идек. Мин Этта Хут исемле апа-кардәш белән хезмәт иттем, ул бик зирәк кардәш иде. Барлык рецептларны ул үзе уйлап чыгара иде. Әзерләү сезоны вакытында безгә җирле апа-кардәшләр ярдәм итте, һәм Этта аларның һәрберсенә эш бүлеп бирә иде. Үз эшендә оста булса да, Этта фермада күзәтчеләр булып хезмәт иткән абый-кардәшләрне һәрвакыт хөрмәт итте. Бу яктан ул барыбыз өчен яхшы үрнәк булып торды.
Анджела һәм Этта Хут белән
Фермада ярдәм итәргә килгән яшь апа-кардәшләр арасында Анджела Роумено бар иде. Этта апа-кардәш аңа хакыйкатьтә тамырланырга ярдәм итте. Бәйтелдә хезмәт итеп, мин тагын бер зирәк апа-кардәш белән таныштым. Һәм мин аның белән менә инде 58 ел тормыш юлыннан барам. Без 1958 елның апрелендә өйләнештек һәм бергә хезмәтнең төрле төрләрендә катнаштык. Бу еллар дәвамында Анджиның Йәһвәгә карата тугрылыгы никахыбызны ныгытып торды. Юлыбызда нинди генә авырлыклар очрамасын, мин аңа тулысынча ышанам.
МИССИОНЕР ҺӘМ РАЙОН КҮЗӘТЧЕСЕ БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТҮ
1957 елда Статен-Айленд утравындагы радиостанция сатылгач, мин берникадәр вакыт Бәйтелдә хезмәт иттем. Туйдан соң мин Бәйтел хезмәтен тәмамладым, һәм без Анджи белән якынча өч ел Статен-Айлендта пионерлар булып хезмәт иттек. Мин хәтта берникадәр вакыт башкача атала башлаган (WPOW) элеккеге радиостанциябезнең яңа хуҗаларында эшләп алдым.
Без Анджи белән ярдәм кирәк булган җирләрдә хезмәт итәргә әзер булыр өчен гади тормыш алып барырга тырыштык. 1961 елда без махсус пионерлар булып Небраска штатының Фолс-Сити шәһәрендә хезмәт итәр өчен чакыру алдык. Анда килү белән безне Изге хезмәт мәктәбенә укырга чакырдылар. Ул вакытта бер айлык уку Нью-Йорк штатында Саут-Лансинг шәһәрендә үтә иде. Безгә укырга ошый иде, һәм без Небраскага кайтуыбызны көтә идек. Әмма яңа билгеләнүебезгә без гаҗәпләндек. Безне миссионер булып Камбоджага билгеләделәр! Бу Көньяк-Көнчыгыш Азиянең искиткеч илендә безнең өчен барысы да, шул исәптән, табигать, тавышлар, исләр яңа иде. Без мондагы кешеләргә яхшы хәбәрне тизрәк җиткерергә тели идек.
Ләкин сәяси шартлар үзгәргәнгә, безгә Көньяк Вьетнамга күченеп китәргә туры килде. Шунысы кызганыч, ике елдан соң сәламәтлегем белән җитди проблемалар туды, һәм без өйгә кайтырга мәҗбүр булдык. Сәламәтлегем яхшыру белән без кабат тулы вакытлы хезмәтне башладык.
Анджела белән телевидениедә интервью бирер алдыннан, 1975
1965 елның мартында безгә бик җитди хезмәт тапшырылды. 33 ел буе мин шатлык белән район һәм өлкә күзәтчесе булып хезмәт иттем, шул исәптән күп вакытымны конгресслар белән бәйле эшләргә багышладым. Минем өчен конгресслар һәрвакыт үзенчәлекле вакыйга иде, шуңа күрә мин шатлык белән аларны оештыруда һәм үткәрүдә катнаштым. Берничә ел без Нью-Йоркта хезмәт иттек, һәм күп кенә конгресслар «Янки» стадионында үткәрелде.
БӘЙТЕЛГӘ КАЙТУ ҺӘМ ТЕОКРАТИК МӘКТӘПЛӘР
Без Анджи белән алдагы елларда кызык әмма җиңел булмаган билгеләнүләр алдык. Мәсәлән, 1995 елда мине Хезмәтне яхшырту мәктәбе укытучысы итеп билгеләделәр. Ә өч елдан соң безне Бәйтелгә чакырдылар. Кырык елдан артык вакыт элек мин махсус хезмәтне башлаган җиргә кабат кайтырга бик шат идем. Мин Хезмәт бүлегендә хезмәт иттем, һәм шулай ук төрле мәктәпләр үткәрдем. 2007 елда, Җитәкче совет карары буенча, яңа бүлек — Теократик өйрәтү бүлеге барлыкка килде. Бу бүлек Бәйтелдә үтә торган мәктәпләр өчен җаваплы иде. Берничә ел мин шул бүлекнең күзәтчесе булып хезмәт иттем.
Соңгы елларда теократик укыту өлкәсендә шактый күп үзгәрешләр булды. 2008 елда яңа мәктәп — Җыелыш өлкәннәре өчен мәктәп барлыкка килде. Киләсе ике ел дәвамында анда 12 000 өлкән укып чыкты. Дәресләр Паттерсонда һәм Бруклинда үтте. Бүгенге көндә бу мәктәп башка урыннарда да үтә, ә дәресләрне кырда хезмәт итүче кардәшләр алып бара. 2010 елда Хезмәтне яхшырту мәктәбенең исеме Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбенә үзгәртелде. Өстәвенә, яңа мәктәп — Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбе барлыкка килде.
2015 хезмәт елында бу ике мәктәп берләштерелеп, Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе дип атала башлады. Хәзер анда мәсихче ирле-хатынлылар да, кияүдә булмаган һәм өйләнмәгән кардәшләр дә укый ала. Бу мәктәп төрле филиалларда үткәреләчәк дигән белдерү яңгырагач, күпләргә бу зур шатлык китерде! Әйе, хәзер күпләр өчен бу мәктәпләрдә уку мөмкинлеге ачыла һәм мин рухи белем алырга әзер булган күп кенә студентлар белән танышырга бик шат.
Суга чумдырылу көненнән алып хәзерге көнгә хәтле — үткән елларга күз салып, миңа хакыйкать юлыннан барырга ярдәм иткән зирәк абый һәм апа-кардәшләр өчен мин Йәһвәгә бертуктаусыз рәхмәтләр белдерәм. Аларның күбесе башка милләттән, кайберләре миннән яшьрәк, ә башкалары миннән олырак иде. Әмма алар барысы да рухи кешеләр иде. Аларның эшләреннән һәм чагылдырган рухларыннан Йәһвәне бик нык яратулары күренә иде. Без Йәһвәнең оешмасында күп кенә зирәк кардәшләрдән өйрәнә алабыз. Һәм мин нәкъ шулай эшләдем дә!
Төрле илләрдән килгән студентлар белән танышу бик шатлыклы