Ни өчен без Йәһвәне мактарга тиеш?
«Йәһне мактагыз!.. Аны мактау рәхәт һәм һәрвакыт урынлы!» (ЗӘБ. 147:1).
1—3. a) 147 нче мәдхия, күрәсең, кайчан язылган булган? ә) 147 нче мәдхиядән нә́рсәгә өйрәнеп була?
БЕРӘРСЕ үз йөкләмәсен уңышлы үтәп чыкканда я күркәм рухи сыйфатлар чагылдырганда, ул макталуга лаек була. Әмма Йәһвә Аллаһы турында сүз барганда бу бигрәк тә шулай! Аны мактар өчен сәбәпләр бик күп! Йәһвәне аның гаҗәеп иҗади эшләрендә чагылган гаять зур көче я үзенең Улын кешелек хакына йолым корбаны итеп биреп чагылдырган бөек мәхәббәте өчен мактап була.
2 147 нче мәдхиянең язучысы Йәһвәне ихлас күңелдән мактаган. Ул башкаларны да үзенә кушылып Аллаһыны мактарга дәртләндергән. (Зәбур 147:1, 12 укы.)
3 Бу мәдхияне кем язганы безгә билгеле түгел, әмма мәдхия җырлаучы, күрәсең, Йәһвә исраиллеләрне Бабыл әсирлегеннән Иерусалимга кайтарган дәвердә яшәгән булган (Зәб. 147:2). Аллаһы халкының янә үз җирендә гыйбадәт кыла башлавы, һичшиксез, мәдхия җырлаучыны Йәһвәне мактарга дәртләндергән. Әмма Аллаһыны мактар өчен аның башка сәбәпләре дә булган. Нинди? Һәм безнең үз тормышыбызда Йәһвәне мактар өчен нинди сәбәпләребез бар? (Зәб. 147:1, иск.)
ЙӘҺВӘ КИТЕК КҮҢЕЛЛЕЛӘРНЕ САВЫКТЫРА
4. Кир патша исраиллеләрне азат иткәч, алар нинди хисләр кичергән һәм ни өчен?
4 Исраиллеләрнең Бабыл әсирлегендә чакта кичергән хисләрен күз алдыбызга китерик. Әсиргә алучылары алардан: «Безгә берәр Сион җырын җырлап күрсәтегез әле»,— дип мыскыллап көлгән. Йәһвәгә гыйбадәт кылуда иң зур сөенечләре булган Иерусалим шәһәре ул вакытта җимерек хәлдә яткан (Зәб. 137:1—3, 6). Яһүдләрнең исә җырлыйсылары килмәгән. Күңелләре төшенке хәлдә булып, алар юатуга мохтаҗ булган. Ахыр чиктә, пәйгамбәрлек сүзләре буенча, Фарсы патшасы Кир Бабылны яулап алып, аларны азат иткән. Ул болай дип игълан иткән: «Йәһвә... миңа... Иерусалимда үзенә йорт төзергә боерды. Арагызда кем аның халкыннан булса, шуның белән Аллаһысы Йәһвә булсын, һәм ул Иерусалимга барсын» (2 Елъ. 36:23). Вакыйгаларның шундый борылышы Бабылда яшәгән исраиллеләрне, һичшиксез, юаткан!
5. Йәһвәнең савыктыру көче турында мәдхия җырлаучы нәрсә дигән?
5 Йәһвә юанычны гомумән халыкка гына түгел, ә аерым исраиллеләргә дә биргән. Бүген дә шул ук хәл. Мәдхия җырлаучы Аллаһы турында болай дигән: «Китек [яки «яралы», иск.] күңеллеләрне ул савыктыра, аларның яраларын бәйли» (Зәб. 147:3). Әйе, Йәһвә физик һәм эмоциональ яктан авырлыклары булган хезмәтчеләрен ярдәмсез калдырмый. Йәһвә безне юатырга һәм йөрәк җәрәхәтләребезне дәваларга әзер (Зәб. 34:18; Ишаг. 57:15). Ул безгә без дучар була алган һәртөрле кыенлыкны кичереп чыгар өчен зирәклек белән көч бирә (Ягък. 1:5).
6. Зәбур 147:4 тә язылган сүзләр турында уйлануның файдасы нинди? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
6 Аннары мәдхия җырлаучы игътибарын күкләргә юнәлтеп, Йәһвәнең «йолдызларның санын» исәпләгәне һәм «һәрберсен исеме белән» атаганы турында әйтә (Зәб. 147:4). Ни өчен күк җисемнәре хакында сүз китте әле? Шуңа игътибар итик: мәдхия җырлаучы йолдызларны үз күзләре белән күрә алган булса да, аларның чынлыкта күпме икәнлеген белмәгән. Безнең көннәрдә кеше күзе күрә алган йолдызларның саны шактый гына арткан. Кайбер галимнәр фикеренчә, Киек каз юлы галактикабызда гына миллиардлаган йолдыз исәпләнә. Ә Галәмдә галактикаларның саны триллионлап булырга мөмкин! Шулай да Барлыкка Китерүчебез аларның һәрберсен исеме белән атый. Бу һәр йолдыз да Йәһвә өчен уникаль дигәнне аңлата (1 Көр. 15:41). Ә кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аллаһыга теге яки бу вакытта йолдызның кайда икәнлеге төгәл билгеле булган кебек, сезнең дә теге яки бу вакытта кайда булуыгыз, нинди хисләр кичерүегез һәм нәрсәгә мохтаҗ булуыгыз Аңа төгәл билгеле!
7, 8. а) Йәһвәнең безне аңлаганы нәрсәдән күренә? ә) Йәһвәнең хәлебезне аңлаганын күрсәтеп торган мисал китерегез.
7 Йәһвәнең кайгыртуы сезнең белән шәхес буларак кызыксыну белән генә чикләнми. Ул сезгә тормыш авырлыкларыгызны да кичереп чыгарга ярдәм итәргә әзер, чөнки «аның кодрәте гаять зур». (Зәбур 147:5 укы.) Сезгә, бәлки, хәлегез бик авыр һәм кичереп чыга алмаслык булып тоеладыр. Әмма Аллаһы «безнең туфрак икәнебезне» онытмыйча, мөмкинлекләребезнең чикле булуын аңлый (Зәбур 103:14). Камил булмаганга, без еш кына берүк хаталарны кабатлыйбыз. Их, сүздә ялгышмасак иде! Күңелдә начар теләкләр я көнләшү хисе барлыкка килмәсә иде! Йәһвәгә андый хата-кимчелекләр бөтенләй хас булмаса да, ул безнең эчке хис-тойгыларыбызны бик яхшы аңлый (Ишаг. 40:28).
8 Бәлки, сез Йәһвәнең куәтле кулы сезгә сынауларны кичереп чыгарга ничек ярдәм иткәнен үз тәҗрибәгездән беләсездер (Ишаг. 41:10, 13). Пионер булып хезмәт иткән Киоко исемле апа-кардәшнең мисалын алыйк. Аны яңа җиргә билгеләгәч, ул бик күңелсезләнгән. Йәһвә аның хәлен аңлаганын ничек күрсәткән? Яңа җирдәге җыелышта Киоконың хисләрен аңлаган күп кенә кардәшләр булган. Ул Йәһвәнең: «Мин сине пионер булганың өчен генә түгел, ә минем кызым булганың һәм гомереңне миңа багышлаганың өчен яратам. Мин синең, минем Шаһитем буларак, тормыштан шатлык табып яшәвеңне телим»,— дип әйткәндәй сизгән. Сезнең очракта Чиксез Кодрәт Иясе үз «төшенүчәнлегенең иге-чиге юк» икәнлеген ничек күрсәтте?
ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ БАР КИРӘКЛЕСЕ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТӘ
9, 10. Йәһвә беренче чиратта безгә кайсы яктан ярдәм итә? Мисал китер.
9 Ризык, кием-салым һәм яшәү урыны — тормышыбызда бик кирәкле нәрсәләр. Шунлыктан кайчак без, мәсәлән, ашарыбызга ризык җитәрме, юкмы дип борчылырга мөмкин. Әмма Йәһвә җирне ризык булдырырлык итеп барлыкка китергән. Ул хәтта «ашарга сораган козгын балаларын тукландыра»! (Зәбур 147:8, 9 укы.) Әгәр дә Йәһвә козгыннарны тукландыра икән, аның сезнең дә матди ихтыяҗларыгызны кайгыртачагына һич шикләнмәскә була (Зәб. 37:25).
10 Әмма иң мөһиме, Йәһвә безнең рухи иминлегебез турында кайгырта һәм безгә «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» бирә (Флп. 4:6, 7). Муцуо һәм аның хатыны мисалына игътибар итик. Бәлагә очраганда алар Йәһвәнең ярдәмен сизгән. 2011 елда Япониягә цунами ябырылгач, алар, үз йортларының түбәсенә менеп, котылып кала алган. Ул көнне алар бар милкен диярлек югалткан. Төнне алар йортларының икенче каттагы караңгы, суык бүлмәсендә үткәреп чыккан. Иртән алар үзләрен рухи яктан дәртләндереп җибәрә алган берәр басмабызны эзли башлаган. Шунда алар 2006 елгы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»н тапкан. Муцуо «Еллык басма»ның битләрен актарып утырганда, аның игътибарын «Кешелек тарихындагы иң үтергеч цунами» дигән өстәмә исем җәлеп иткән. Анда 2004 елда Суматрада булган көчле җир тетрәү аркасында барлыкка килгән дөньядагы иң коточкыч цунами турында язылган булган. Имандашларына нәрсәләр кичерергә туры килгәне турында укыганда, Муцуо хатыны белән күз яшен тыеп кала алмаган. Дәртләндерүгә аеруча мохтаҗ булган вакытта алар Аллаһының җылы һәм назлы кайгыртуын сизгән. Йәһвә шулай ук аларны матди яктан да кайгырткан. Япониянең башка төбәкләрендәге кардәшләр аларны ризык һәм кием белән тәэмин иткән. Әмма җыелышларына җирле филиал комитеты әгъзаларының килеп китүе аларны аеруча ныгыткан. Муцуо болай ди: «Мин Йәһвәнең безнең һәрберебез янында булып, безнең хакта кайгыртканын сиздем. Бу чын юаныч!» Әйе, Аллаһы беренче чиратта — рухи иминлегебез, ә инде аннары физик ихтыяҗларыбыз турында кайгырта.
АЛЛАҺЫ ЯРДӘМЕНӘ ТАЯНУ
11. Аллаһы ярдәмен алырга теләүчеләрдән нәрсә таләп ителә?
11 Зәбурда: «Йәһвә юашларны торгыза»,— диелгән (Зәб. 147:6а). Әйе, Аллаһы юашларны хуш күрә һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Аллаһының безгә ярдәм итеп торуын теләсәк, безнең аның белән якын мөнәсәбәтләребез булырга тиеш. Ә моның өчен юаш булу мөһим (Саф. 2:3). Юаш кеше Аллаһының һәртөрле гаделсезлекне төзәтәчәген һәм үзенә китерелгән зыянны бетерәчәген сабырлык белән көтә. Андый кешеләргә хуплаулы карашы белән карап, Йәһвәнең йөзендә елмаю җәелә.
12, 13. а) Аллаһы ярдәмен алу өчен нәрсәдән читтә торырга кирәк? ә) Йәһвәнең күңеленә нинди кешеләр рәхәтлек китерә?
12 Икенче яктан исә, Аллаһы «явызларны җиргә бәреп ега» (Зәб. 147:6ә). Нинди көчле сүзләр! Йәһвәнең ярсуын түгел, ә тугры мәхәббәтен татыр өчен, без ул нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә тиеш (Зәб. 97:10). Мәсәлән, без җенси бозыклыкны нәфрәт итәргә тиеш. Бу — безне ярамаган эш кылуга, шул исәптән порнография карауга этәрә алган һәртөрле нәрсәдән читтә тору дигәнне аңлата (Зәб. 119:37; Мат. 5:28). Гөнаһлы теләк-омтылышлар белән көрәшү бик авыр булырга мөмкин. Әмма куйган тырышлыкларыбызны Йәһвә фатихаламый калмаячак.
13 Бу көрәштә үзебезгә түгел, ә Йәһвәгә таянырга кирәк. Әгәр дә без «ат көченә», ягъни кешеләр таянган нәрсәләрдән ярдәм эзләсәк, ул безнең белән канәгать булырмы? Юк! Шулай ук «тиз аяклы кешегә», ягъни үз көчебезгә я башкаларга таянып эш итүебез дә аңа ошамас, әйтерсең лә котылу бездән я башкалардан килә ала (Зәб. 147:10). Киресенчә, без Йәһвәгә ярдәм сорап ялварырга тиеш. Кешеләрдән аермалы буларак, Йәһвә беркайчан да, аңардан кат-кат ярдәм сорасак та, үтенечләребезне тыңлаудан армый. «Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, тугры мәхәббәтенә өметләнүчеләр аның күңеленә рәхәтлек китерә» (Зәб. 147:11). Үзенең тугры мәхәббәте буенча эш иткәнгә, аның безне калдырмаячагына һәм начар теләк-омтылышларыбызны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәгенә һич шикләнмәскә була.
14. Мәдхия җырлаучы нә́рсәдә һич шикләнмәгән?
14 Йәһвә безне ярдәмгә мохтаҗ булган чагыбызда ярдәмсез калдырмаячагына ышандыра. Иерусалимның торгызылуын күздә тотып, мәдхия җырлаучы Йәһвә турында: «Ул шәһәр капкаларыңның бикләрен ныгыта, улларыңа хәер-фатихасын бирә. Ул синең җиреңә иминлек китерә»,— дип җырлаган (Зәб. 147:13, 14). Аллаһының, үз халкын яклар өчен, шәһәр капкаларының бикләрен ныгытачагын белү мәдхия җырлаучыны бик юаткан!
Сынауларга дучар булганда Аллаһы Сүзе безгә ничек ярдәм итә ала? 15—17 нче абзацларны кара.)
15—17. а) Авырлыкларга очраганда, без үзебезне ничек хис итәргә мөмкин, әмма Йәһвә үз Сүзе аша безгә ничек ярдәм итә? ә) Аллаһының сүзе «тиз хәбәрчедәй чаба» икәнен күрсәткән мисал китер.
15 Кичергән авырлыкларыбыз борчу-тынычсызлыкка сәбәпче булырга мөмкин. Әмма аларны кичереп чыгар өчен, Йәһвә безгә зирәклек бирә ала. Мәдхия җырлаучы: «[Аллаһы] җир йөзенә үз боерыкларын җибәрә, аның сүзе тиз хәбәрчедәй чаба»,— дигән. Аннары ул Аллаһының җирне кар белән каплаганы, бәс сипкәне һәм вак бөртекле боз яудырганы турында әйтеп: «Аның суыгына кем чыдый ала?» — дигән сорау биргән. Шуннан соң: «Ул әмер бирә, һәм боз эри»,— дип өстәп куйган (Зәб. 147:15—18). Боз белән кар өстеннән хакимлеге булган чиксез зирәклеккә һәм кодрәткә ия Аллаһы безгә һәртөрле киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә ала.
16 Бүген Йәһвә безне үзенең Сүзе — Изге Язмалар аша җитәкли. «Аның сүзе тиз хәбәрчедәй чаба», башкача әйткәндә, ул безгә рухи җитәкчелекне нәкъ вакытында бирә. Изге Язмаларны, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән әдәбиятны уку, интернет-ресурсларыбызны куллану, телевидениебезне карау, өлкәннәр белән сөйләшү һәм имандашларыбыз белән аралашу безгә нинди файда китергәне турында уйлап кына карагыз! (Мат. 24:45) Сезнең тормышыгызда да Йәһвәдән сораган җитәкчелекнең «тиз хәбәрчедәй» килеп, сезгә дөрес эш итәргә ярдәм иткән очраклар булгандыр.
17 Симона исемле апа-кардәшебез Аллаһы Сүзенең нинди зур көчкә ия булганын үзендә татыган. Ул үз-үзен түбән бәяләгән һәм Аллаһы аның белән канәгать түгел дип уйлаган. Әмма күңел төшенкелегенә бирелгән чакларда ул өзлексез дога кылып, Йәһвәдән ярдәм сораган. Ул шулай ук Изге Язмаларны шәхси рәвештә тырышып өйрәнгән. Симона болай ди: «Тормышымда Йәһвә мине ныгытмый һәм җитәкчелеген бирми калмаган очраклар беркайчан да булмады». Бу аңа уңай карашлы булып калырга ярдәм иткән.
18. Ни өчен Йәһвә сезгә карата аеруча илтифатлы дип әйтеп була һәм Йәһвәне мактар өчен нинди сәбәпләр бар?
18 Мәдхия җырлаучы Аллаһының үзенең сайлаган халкына карата аеруча илтифатлы булганын белгән. Аллаһы Исраил халкына гына «үзенең сүзен», шулай ук «күрсәтмәләрен һәм хөкемнәрен» биргән. (Зәбур 147:19, 20 укы.) Бүген җир йөзендә яшәгән кешеләр арасында тик без генә Аллаһы исемен йөртү хөрмәтенә ия. Йәһвәне белгәнгә һәм тормышыбызда аның Сүзе буенча эш иткәнгә, без аның белән якын мөнәсәбәтләргә ия була алабыз. 147 нче мәдхия язучының кебек, безнең дә Йәһвәне мактар өчен һәм башкаларны шулай эшләргә дәртләндерер өчен сәбәпләребез бик күп.