Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 июль 27-30 б.
  • Акылыгыз өчен көрәштә җиңүче булыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Акылыгыз өчен көрәштә җиңүче булыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ПРОПАГАНДА НИКАДӘР КУРКЫНЫЧ?
  • ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ЯКЛАГЫЗ
  • «БҮЛГӘЛӘ ҺӘМ ХАКИМЛЕК ИТ» ДИГӘН МӘКЕРЛЕ ТАКТИКА
  • ЫШАНЫЧЫГЫЗНЫ ЮГАЛТМАГЫЗ
  • ҮЗЕГЕЗНЕ КУРКЫТЫРГА ИРЕК БИРМӘГЕЗ
  • ЗИРӘК ЭШ ИТЕГЕЗ ҺӘМ ҺӘРВАКЫТТА ДА ЙӘҺВӘНЕ ТЫҢЛАГЫЗ
  • Шайтан пропагандасына каршы тор
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Иблискә һәм аның мәкерле эшләренә каршы тор
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Уяу булыгыз! Шайтан сезне йотарга тели
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Кайда гына булсагыз да Йәһвә тавышын тыңлагыз
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 июль 27-30 б.
Пропаганда акылга һөҗүм итә

Акылыгыз өчен көрәштә җиңүче булыгыз

СЕЗ дошманның һөҗүме астында! Төп дошманыгыз Шайтан сезгә каршы бик көчле корал куллана. Бу нинди корал? Пропаганда! Бу коралны куллануның төп максаты — сезне үтерү түгел, ә сезнең акылыгызны яулау.

Шайтан пропагандасының никадәр куркыныч булуын рәсүл Паул яхшы белгән. Әмма беренче гасырдагы бар мәсихчеләр турында шуны ук әйтеп булмый. Көринт җыелышының кайбер әгъзалары, күрәсең, хакыйкать юлында нык торабыз һәм беркайчан да егылмабыз дип уйлап, үзбелдекле булып киткән (1 Көр. 10:12). Шуңа күрә Паул алар өчен борчылганга болай дигән: «Шуннан куркам: елан Хауваны үз хәйләсе белән юлдан яздырган кебек — берәрсе сезнең дә акылыгызны Мәсих лаек булган эчкерсезлектән һәм сафлыктан читкә алып китеп бозмасын тагын» (2 Көр. 11:3).

Паулның сүзләре буенча, без үз көчебезгә артык нык таянырга тиеш түгел. Акылыбыз өчен сугышта җиңәр өчен безгә пропаганданың никадәр куркыныч икәнен аңларга һәм үзебезне яклый белергә кирәк.

ПРОПАГАНДА НИКАДӘР КУРКЫНЫЧ?

Нәрсә соң ул пропаганда? Бу мәкаләдә пропаганда сүзе астында кешеләрне билгеле бер рәвештә уйларга яки эш итәргә мәҗбүр итәр өчен дөрес булмаган я юри бозып күрсәтелгән мәгълүматны тарату күздә тотыла. Бер китапта пропаганда «ялганга, фактларны бозып күрсәтүгә, алдауга, манипуляциягә, аңны контрольдә тотуга, психологик сугышка» тиңләштерелә һәм «зарарлы, намуссыз һәм этика туры килмәгән тактика белән бәйле» дип әйтелә («Propaganda and Persuasion»).

Ни өчен пропаганда куркыныч? Ул төсе дә, исе дә булмаган агулы газ кебек һәм аңыбызга сиздермичә генә үтеп керә. Кешеләрнең тотышы өлкәсендәге эксперт Вэнс Паккард пропаганда «безгә без уйлаганнан күпкә күбрәк тәэсир итә» дип әйтә. Бер галимнең сүзләре буенча, пропаганда тәэсирендә кеше «җиңел генә аек акылга каршы килә торган коточкыч нәрсәләр кыла», мәсәлән, геноцид, сугыш, расачылык, дини нәфрәт һәм акылга сыймаслык башка төрле эшләрдә катнаша («Easily Led—A History of Propaganda»).

Әгәр дә гади кешеләр безгә үз карашларын тага ала икән, Шайтан турында әйтәсе дә юк. Кешенең барлыкка китерелүеннән бирле ул кеше тәртибен күзәтә. Бүгенге көндә «бөтен дөнья» аның хакимлеге астында. Үзенең ялганын тарату өчен, ул үз арсеналындагы бар нәрсәсен кулланырга әзер (1 Яхъя 5:19; Яхъя 8:44). Ул шулкадәр оста итеп кешеләрнең «акыл күзләрен сукырайта» ки, хәзер «бөтен дөньяны юлдан яздыра» (2 Көр. 4:4; Ачыл. 12:9). Аның пропагандасына ничек каршы торырга?

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ЯКЛАГЫЗ

Гайсә пропагандага каршы торырга ярдәм иткән бер гади принцип биргән: «Сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32). Кагыйдә буларак, дөреслек — сугышның беренче корбаны булып тора. Шуңа күрә дошман алгы сызыкта торган солдатны хәйләләп алдый алмасын өчен, ул ышанычлы мәгълүматтан хәбәрдар булырга тиеш. Без дә төгәл мәгълүматны кайдан табарга икәнен белергә тиеш. Йәһвә аны кайдан табып булганын күрсәтә. Изге Язмаларда Шайтанның пропагандасына каршы тора алыр өчен бар кирәклесе бар (2 Тим. 3:16, 17).

Атаклы пропагандист буларак, Шайтан моны бик яхшы белә. Шуңа күрә ул игътибарыбызны Изге Язмаларны укудан һәм өйрәнүдән читкә борыр өчен, үз хакимлегендәге дөньяны куллана. Аның мәкерле тозакларына эләкмәгез! (Эфес. 6:11) Хакыйкатьне «тулысынча аңларга сәләтле» булыгыз (Эфес. 3:18). Әлбәттә, бу сездән зур тырышлыклар куюны таләп итә. Ноам Хомский исемле белгеч болай дигән: «Дөреслекне беркем дә сезнең башыгызга салмаячак. Сезгә аны үзегезгә табарга кирәк». Шуңа күрә хакыйкатьне «Язмаларны һәр көн җентекләп тикшереп» эзләгез (Рәс. 17:11).

Ир кеше Изге Язмаларны укый; бу аны пропаганданың төрле төрләреннән яклый

Акыл өчен көрәштә җиңелмәс өчен, пропаганданың куркыныч якларын белергә һәм үзеңне яклый белергә кирәк

Шайтан сезнең ачык фикер йөртүегезне һәм дөрес нәтиҗәләргә килүегезне һич теләми. Ни өчен? Чөнки, бер китапта әйтелгәнчә, «кеше тәнкыйди фикерли белмәсә» пропаганда аеруча нәтиҗәле («Media and Society in the Twentieth Century»). Шуңа күрә беркайчан да, ишеткән һәр нәрсәгә сукырларча ышанмагыз (Гыйб. сүз. 14:15). Аллаһыдан бирелгән фикерләү сәләтләрегезне һәм акылыгызны кулланып, хакыйкатьнең нәрсә икәненә үзегез төшенегез (Гыйб. сүз. 2:10—15; Рим. 12:1, 2).

«БҮЛГӘЛӘ ҺӘМ ХАКИМЛЕК ИТ» ДИГӘН МӘКЕРЛЕ ТАКТИКА

Кайвакыт хәрби стратеглар дошманнарын куркытыр һәм сугышчан рухларын төшерер өчен пропаганданы куллана. Моның ярдәмендә алар, дошман солдатларын бер-берсе белән сугышырга яки төп гаскәрдән аерылырга этәрә ала. Бер немец генералы әйткәнчә, Германиянең Беренче бөтендөнья сугышында җиңелүенең бер сәбәбе пропаганда булган. Пропаганда кешеләргә гипноз кебек тәэсир иткән. Шайтан шулай ук «бүлгәлә һәм хакимлек ит» принцибы буенча эш итә. Мәсәлән, ул, мәсихчеләрне, җыелышта аларны үпкәләткәннәр яки алар белән гаделсез эш иткәннәр дип уйларга этәрә. Шулай итеп Шайтан мәсихчеләр арасында бүленешләр китереп чыгарырга тырыша я аларны Йәһвә оешмасыннан читләшергә этәрә.

Үзегезне алдарга юл куймагыз! Аллаһы Сүзендәге киңәшләр буенча эш итегез һәм кардәшләр белән бердәмлекне саклагыз. Изге Язмалар «бер-беребезне ихлас күңелдән кичерергә» һәм каршылыкларны мөмкин кадәр тизрәк җайга салырга дәртләндерә (Көл. 3:13, 14; Мат. 5:23, 24). Шулай ук анда җыелыштан читләшмәскә дигән кисәтү бар (Гыйб. сүз. 18:1). Шайтан пропагандасыннан никадәр яхшы якланганыгызны тикшерегез. Үз-үзегездән сорагыз: «Мине җыелышта соңгы тапкыр үпкәләткәндә, мин үземне ничек тоттым? Үземнең тотышым белән мин Аллаһыны я Шайтанны сөендердемме?» (Гәл. 5:16—26; Эфес. 2:2, 3).

ЫШАНЫЧЫГЫЗНЫ ЮГАЛТМАГЫЗ

Командирына чын күңелдән тугры булган солдат яхшы сугышырга тырыша. Шуңа күрә пропагандистларның максаты — солдатларның хәрби җитәкчеләренә ышанычын җимерү. Алар: «Сезнең командирларыгызга ышанырга ярамый!» яки «Алар сезне үлемгә алып бара!» — дип әйтергә мөмкин. Бу сүзләр тагы да саллырак яңгырасын өчен, алар хәрби җитәкчеләрнең хаталарын кулланырга мөмкин. Шайтан да шул рәвешчә эш итә. Шайтан Йәһвә җитәкчеләр итеп куйган кешеләргә карата ышанычыбызны какшатыр өчен һәр мөмкинлектән файдалана.

Безгә үзебезне ничек якларга? Йәһвә оешмасына ныклап тотыныгыз һәм билгеләнгән абый-кардәшләрнең кимчелекләрен күрсәгез дә, тугрылык белән алар яклы булыгыз (1 Тис. 5:12, 13). Мөртәтләр һәм башка мәкерле кешеләр абый-кардәшләребезгә ышанычыбызны какшатырга тырыша. Аларның сүзләре дөрес булып тоелырга мөмкин, ләкин «ашык-пошык фикер йөртеп акылыгызны югалтмагыз» (2 Тис. 2:2; Тит. 1:10). Рәсүл Паулның Тимутигә биргән киңәше буенча эш итегез: «Ләкин син өйрәнгәннәрең буенча яшә... чөнки аларга кемнән өйрәнгәнеңне беләсең» (2 Тим. 3:14, 15). Йәһвә якынча йөз ел дәвамында үзенең тугры хезмәтчесе ярдәмендә безгә хакыйкать юлыннан йөрергә ярдәм итә. Безнең бу хезмәтчегә ышаныр өчен бик күп дәлилләребез бар (Мат. 24:45—47; Евр. 13:7, 17).

ҮЗЕГЕЗНЕ КУРКЫТЫРГА ИРЕК БИРМӘГЕЗ

Әмма Шайтан пропагандасының һәрвакытта да яшерен булмаганын истә тотарга кирәк. Кайчак ул «пропаганданың иң борынгы бер формасын» — куркытуны куллана («Easily Led—A History of Propaganda»). Бөекбритания профессоры Филип Тейлор сүзләре буенча, ассириялеләр дошманнарына «куркыту һәм пропаганда ярдәмендә» басым ясаган. Шайтан сезне Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатыр өчен төрлечә куркытырга тырыша. Мәсәлән, ул кешеләрдән, эзәрлекләүләрдән һәм үлемнән куркуны куллана (Ишаг. 8:12; Ирм. 42:11; Евр. 2:15).

Шайтанга үзегезне куркытырга ирек бирмәгез, ул сезнең рухыгызны сындырырга һәм сезнең Аллаһыга тугры булмавыгызны тели. Гайсә болай дигән: «Тәнне үтереп тә, башка һичнәрсә эшли алмаучылардан курыкмагыз» (Лүк 12:4). Йәһвәнең сезнең хакта кайгыртачагына, «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирәчәгенә һәм куркуга бирешмәскә булышачагына ышанычыгыз нык булсын (2 Көр. 4:7—9; 1 Пет. 3:14).

Әлбәттә, кайбер тормыш шартлары аркасында сез үзегезне көчсез итеп хис итәргә һәм куркуга бирелергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, Йәһвәнең Йошуага әйткән сүзләрен истә тотыгыз: «Кыю һәм нык бул. Котың очмасын һәм курыкма, чөнки кая гына барсаң да, Аллаһың Йәһвә синең белән булыр» (Йош. 1:9). Әгәр дә сезне берәр нәрсә бик нык борчыса, шунда ук Йәһвәгә дога кылыгыз. «Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны ...саклаячагына» шикләнмәгез. Моның ярдәмендә сез Шайтанның бар булган пропагандасына каршы тора алырсыз (Флп. 4:6, 7, 13).

Ассирия патшасының илчесе рапшак Аллаһы халкын куркытыр өчен нинди пропаганда кулланганын хәтерлисезме? Асылда, ул болай дигән: «Ассириялеләрдән сезне бернәрсә дә яклый алмый. Хәтта сезнең Аллаһыгыз Йәһвә дә сезгә ярдәм итә алмас». Ул дорфа гына: «Йәһвә үзе миңа бу җиргә каршы чыгып, аны җимерергә кушты»,— дип өстәгән. Йәһвә моңа мондый җавап кайтарган: «Үзең ишеткән сүзләрдән курыкма. Ассирия патшасының хезмәтчеләре миңа әйткән көфер сүзләр аркасында шомга төшмә» (2 Пат. 18:22—25; 19:6). Шуннан соң Йәһвә үз фәрештәсен җибәргән, һәм ул бер төн эчендә 185 000 ассириялене үтергән (2 Пат. 19:35).

ЗИРӘК ЭШ ИТЕГЕЗ ҺӘМ ҺӘРВАКЫТТА ДА ЙӘҺВӘНЕ ТЫҢЛАГЫЗ

Мөгаен, сезнең, берәр фильм караганда аның героен ничек алдаганнарын күргәнегез бардыр. Сез, тамашачы буларак: «Моңа ышанма! Алар сине алдый!» — дип кычкырырга теләгәнсездер. Ә хәзер күз алдына китерегез, сезгә дә фәрештәләр: «Шайтанга үзеңне алдарга ирек бирмә!» — дип кычкыра.

Шайтанның пропагандасын тыңламагыз (Гыйб. сүз. 26:24, 25). Йәһвәнең әйткәннәренә игътибарлы булыгыз һәм бар эшләрегездә дә аңа таяныгыз (Гыйб. сүз. 3:5—7). Йәһвәнең: «Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер»,— дигән ярату белән әйтелгән сүзләрен йөрәгегезгә салыгыз (Гыйб. сүз. 27:11). Шулчак сез Шайтанга акылыгыз өчен сугышта җиңәргә ирек бирмәссез!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу