Хезмәт очрашуларының тәртибе
14 гыйнвар атнасы
Җыр: 3 (32)
10 мин. Белдерүләр. Шулай ук «Патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр. Сигезенче биттә күрсәтелгән кереш сүзләрне яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган башка кереш сүзләрне кулланып «Күзәтү манарасы», гыйнвар-март санының тәкъдим ителүен күрсәт.
15 мин. «Вәгазь вакытын яхшырак куллан»a. Вәгазьгә очрашуларны оста үткәргән һәм башкаларны вәгазьләргә дәртләндергән абый-кардәш белән интервью. Ул мондый очрашуларга ничек әзерләнә һәм төркемгә вәгазь вакытын яхшырак кулланырга ничек булыша?
20 мин. «Сүзегез һәрвакыт... тоз белән тәмләтелгән булсын»b. 2 нче абзацны карап чыкканда Яхъя 4:7—15, 39 ны укы.
Җыр: 11 (85)
21 гыйнвар атнасы
Җыр: 23 (200)
10 мин. Белдерүләр. Февральдә таратылачак әдәбият турында әйт һәм бер тәкъдим итү күрсәт. 4 февраль атнасында, Хезмәт очрашуында фикер алышу булачак, шуңа күрә барысын «Кеше тәненә кан җибәрмичә дәвалау. Авырган кешегә аның хокукларын бозмыйча ничек ярдәм итәргә?» дигән видеофильмны карарга дәртләндер.
10 мин. Син «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюраны кулланасыңмы? «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү—2008» дигән брошюраның кереш сүзләренә нигезләнгән нотык һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу. Көндәлек шигырьне һәм аңа китерелгән комментарийны карап чыгар өчен вакыт бүлеп куюның мөһимлегенә басым яса. Тыңлаучылар бу материалны карап чыгар өчен нинди тырышлыклар куя? Моның турында әйтергә һәм алган фатихалары турында сөйләргә чакыр. Бер-ике комментарийны алдан әзерләп була. Ахырда 2008 ел шигырен кыскача гына карап чык.
25 мин. «Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасы»c. (1—10 абз.) Бу пункт белән хезмәт күзәтчесе чыгыш ясый. Вакытлары тыгыз булса да яки сәламәтлекләре белән проблемалар булса да, үткән елны ярдәмче пионер булып хезмәт иткән бер яки вәгазьчедән интервью ал. Ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен, алар нәрсә эшләгән? Бу хезмәт аларга нинди шатлык китергән? 7 абзацны карап чыкканда март, апрель һәм май айларында планлаштырылган вәгазь очрашулары турында әйт.
Җыр: 25 (204)
28 гыйнвар атнасы
Җыр: 1 (13)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: гыйнвар ае өчен отчетларын бирсеннәр. Җыелыш акчалары турында айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. «Күзәтү манарасы», гыйнвар-март санына нигезләнгән фикер алышу. Бу журнал турында кыска гына әйтеп киткәч, тыңлаучыларыңа сорау бир: «Безнең территориядә яшәгән кешеләр өчен нинди мәкалә кызык булыр иде һәм ни өчен?» Тыңлаучылардан алар мәкаләләрдәге нинди фикерләргә игътибар итәчәк дип сора. Сөйләшүне башлар өчен, алар нинди сорау бирәчәк? Шуннан соң мәкаләдән нинди шигырьне укыячаклар? Мәкалә белән шигырь ничек бәйле? 8 биттәге кереш сүзләрне кулланып, журналның тәкъдим ителүен күрсәт.
20 мин. «Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасы»d. (11—17 абз.) Кичәгә чакыру җыелышта булса, 14 нче абзац каралганда һәрбер кешегә бу чакыруны бирергә кирәк. Җыелышның бар территориясендә таратыр өчен нинди адымнар ясалачак турында әйт.
15 мин. «Изге Язмаларны өйрәнүчегә яхшы хәбәр вәгазьчесе булырга булыш»e. Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
Җыр: 16 (143)
4 февраль атнасы
Җыр: 6 (45)
10 мин: Белдерүләр. «Сораулар рамкасы»н карап чык.
10 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
25 мин. «Ихтыяр белдерү» документын тутыру мөһимf. Җыелыш өлкәне чыгыш ясый. Мәкаләдә бирелгән сорауларны кулланып, «Кеше тәненә кан җибәрмичә дәвалау» дигән видеофильм буенча фикер алышуны шунда ук башла. Азакта соңгы абзацны укып чык һәм китерелгән «Күзәтү манарасы» белән «Патшалык хезмәтебез»не игътибар белән карап чыгарга чакыр. «Патшалык хезмәтебез» 2006 ел, ноябрь санындагы өстәмә биттәге материалны кулланып, кешеләр үзләре кан фракцияләре һәм медик дәвалау турындагы сорауны хәл итә. Әгәр кеше әле документын тутырмаган икән, ул бу материалны кулланып тутыра ала. Документы тутырылган булса, аны кабат карап чыгарга һәм үзгәрешләр кертергә була.
Җыр: 2 (15)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
c Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
d Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
e Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
f Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.