Вәгазь вакытын яхшырак куллан
1 Вәгазь эше әле күп, ә вакыт әз кала (Яхъ. 4:35; 1 Көр. 7:29). Хезмәтебезне яхшы оештырсак һәм планлаштырсак, без вәгазь өчен бүлеп куелган вакытны яхшырак куллана алабыз.
2 Әзерлән. Вәгазь очрашуына барыр алдыннан тикшереп чык: кирәкле әдәбиятың бармы, кереш сүзләрне әзерләдеңме. Вәгазьгә очрашу дога белән тәмамлангач, вәгазьгә чык. Бу сиңа һәм хезмәттәшеңә вәгазь вакытын яхшырак кулланырга булышачак.
3 Сиңа вәгазь очрашуын алып барырга кушсалар, аны вакытында башла. Очрашу 10—15 минут кына булырга тиеш. Һәрбер вәгазьче дә кем белән һәм кайда барганын беләме? Моны очрашу беткәнче тикшереп чык.
4 Вәгазьдә. Вәгазьгә очрашу тәмамлангач, озакка сузмыйча билгеләнгән участокка бар. Участоктан башкалардан алдарак китәргә уйласаң, алар да китәргә мәҗбүр булмасын өчен, транспорт турында үзең кайгырт. Төркем белән вәгазьләгәндә, игътибарлы бул: башкалар, бәлки, синең сөйләшеп бетергәнеңне көтеп торалардыр, вакытында сөйләшүне тәмамла. Кеше бәхәсләшергә яратса, сөйләшүне аны рәнҗетмичә тәмамлап була, ә кызыксынган кеше белән башка вакытта очрашырга сөйләш (Мат. 10:11).
5 Кабат килеп-китүләр төрле районнарда булса, аларны башта бер районда, аннан соң икенче районда яса. Шулай итеп кирәкмәгән күчеп йөрүләрдән үзеңне сакларсың. Кайбер кешеләргә алар өйдәме икәнен белер өчен, алдан шалтыратып була (Гыйб. сүз. 21:5). Әгәр вәгазьдә сөйләшүең озакка сузылачагын беләсең икән, төркемдәге башкалар кабат килеп-китүләр ясасын өчен яки якында гына вәгазьли алсын өчен кирәкле чаралар күрергә кирәк.
6 Без бөек рухи уңыш җыю вакытында яшибез (Мат. 9:37, 38). Тиздән бу эш тәмамланачак. Шуңа күрә без вәгазьдәге вакытны яхшырак кулланырга тиеш.