Очрашуның тәртибе, 30 март
30 МАРТ АТНАСЫ
Җыр: 7 (51)
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
wt 7 бүлек, 8—18 абз.
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Чыгыш 1—6
№ 1: Чыгыш 1:1—19
№ 2: Җенси якынлыкка Алланың карашы (fy 92—95 бит, 8—13 абз.)
№ 3: Котылыр өчен Гайсәгә иман итү генә җитәрлекме? (td 4В)
□ Хезмәт очрашуы
Җыр: 6 (45)
5 мин. Белдерүләр. Искә алу Кичәсе белән бәйле соңгы белдерүләр.
15 мин. Искә алу Кичәсенә килгән кызыксынучы кешеләргә ярдәм итәргә әзер бул. Хезмәт күзәтчесе нотык белән чыгыш ясый. Вәгазьчеләр Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә, актив булмаган вәгазьчеләргә һәм Кичәгә килгән башка кунакларга, мәсәлән танышларыбызга һәм туганнарыбызга ярдәм итәр өчен нәрсә эшли алганнарын искә төшер. («Безнең патшалык хезмәтебез», 2008 ел, март ае, 4 нче битне кара.) Кичәгә килгән кызыксынучы кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен ничек башлап булганын күрсәтүче кыска демонстрация әзерлә. Барысына да искә алу Кичәсе алдыннан Изге Язмаларны уку графигы турында искә төшер, бу 5 нче апрель, якшәмбе көнне башлана. Моны ничек эшләп булганы турында файдалы киңәшләр биреп була.
15 мин. «Изге Язмалар — фактлар һәм пәйгамбәрлекләр китабы». Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
Җыр: 5 (46)