Кереш сүзләр
Март аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау. «Ибраһимнан без нәрсәгә өйрәнә алабыз» дигән брошюраның 17 битендәге рәсемне күрсәтеп, кешедән болай дип сора: «Сезнеңчә, андый тормыш кайчан да булса булырмы? [Җавабын тыңла. Аннан соң Ачылыш 21:4, 5 не укы һәм аңлат.] Изге Язмалардан күренгәнчә, андый вакыт тиздән киләчәк». Аннан соң кешегә бу брошюраны бир һәм 17 биттәге 4 нче сорауга китерелгән мәгълүматны карап чык. Брошюраның «Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр безнең көннәрдә үтәләме?» дигән 3 нче сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп-китү турында сөйләш.
«Ибраһимнан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?» дигән брошюра:
◼ «Һәрбер кеше басынкылык күрсәтсә, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр яхшырак булыр иде. Моның белән күпләр ризалаша. Без басынкы булырга ярдәм иткән яхшы киңәш таптык. [Филиппуйлыларга 2:3 не укы һәм аңлат.] Изге Язмаларда чын басынкылык күрсәткән Ибраһим пәйгамбәр турында әйтелә». Брошюраның 9 нчы битендәге «Ибраһим — басынкы кеше» дигән мәкаләне ачып, берничә фикерне карап чык. Брошюраны тәкъдим ит һәм кабат килеп-китү турында сөйләш.
◼ «Үткән тапкыр без Ибраһимның басынкылыгы турында сөйләштек. Бүген минем ирләрнең һәм хакимлеге булган башка кешеләрнең Ибраһимнан үрнәк алып ничек басынкы була алганнары турында сөйләшәсем килә иде. [1 Петер 5:5 не укы һәм шигырь буенча фикер алыш.] Изге Язмаларда башка бик күп файдалы киңәшләр бар». Кеше тыңласа, Изге Язмалар өйрәнүенең ничек үткәрелгәнен күрсәт.