Кереш сүзләр
Гыйнвар аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау.
«Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһының исеме ничек? [Җавабын тыңла.] Карагыз, монда нәрсә әйтелә». Кешегә «Дөнья ахырыннан куркырга кирәкме?» дигән брошюраны бир һәм соңгы битендәге мәкаләне күрсәт. Беренче сорауны һәм ким дигәндә бер шигырьне бергә карап чыгыгыз. Брошюраны калдыр һәм киләсе сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп китү турында сөйләш.
«Дөнья ахырыннан куркырга кирәкме?» дигән брошюра:
◼ «Күпләр бүген дөнья ахыры турында сөйли. Сезнеңчә без аны куркырга тиешме? [Җавабын тыңла.] Бу шигырь буенча кайбер кешеләр исән калачак. [1 Яхъя 2:17 не укы.] Бу брошюрада дөнья ахыры турында киң таралган дүрт сорауларга Изге Язмаларга нигезләнгән җаваплар китерелә».
◼ «Үткән тапкыр без сезнең белән дөнья ахыры турында сөйләштек һәм кайбер кешеләр һичшиксез исән калачак икәнен белдек. Бүген минем Изге Язмаларда аларны нәрсә көтә икәнен күрсәтәсем килә». Мәдхия 36:11 не укы һәм 5—6 битләрдә китерелгән «Дөнья ахыры килгәч, нәрсә булачак?» дигән 2 нче сораудагы кайбер фикерләрне кулланып фикер алышуны дәвам ит.