Кереш сүзләр
Гыйнвар аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау
«Төрле кешеләр Аллаһыны төрлечә күз алдына китерә. Кемдер Аллаһыны серле югары көч дип саный. Башкалар аны кешеләрне яратучы күктәге Ата итеп күз алдына китерә. Сезнеңчә, Аллаһы кем ул?» [Җавабын тыңла.] «Үлем тормышның ахырымы?» дигән брошюраның соңгы битен күрсәт. Беренче сорау астында китерелгән абзацны һәм шигырьләрнең берсен генә булса да бергә карап чыгыгыз. Брошюраны калдыр һәм, киләсе сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп китү турында сөйләш.
«Үлем тормышның ахырымы?» дигән брошюра
«Без кешеләр белән барыбызга таныш нәрсә турында кыска гына сөйләшәбез. Якын дусны я кадерле туганны югалту бик күп кайгы китерә, шулай бит? [Җавабын тыңла.] Күп кенә кешене Изге Язмалардагы бу шигырь юата. [Ишагыйя 25:8 не укы.] Изге Язмаларда үлем инде булмаячак һәм үлгән яратканнарыбыз үледән тереләчәк дигән вәгъдә бирелә. Бу брошюрада юаныч китерә торган шул вәгъдә турында әйтелә».