Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
Гыйнвар аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау.
«Кайбер кешеләр Изге Язмаларны үтәлә торган пәйгамбәрлекләр китабы дип саный. Башкалар исә бу китапта пәйгамбәрлекләр булса да, алар аңлаешсыз, һәм аларны төрлечә аңлатып була дип әйтә. Ә сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Аннары кешегә „Ибраһимнан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?“ дигән брошюраны бир һәм 16 битендә китерелгән 1 нче сорау астындагы материалны һәм анда китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен укып чык. Брошюраны тәкъдим ит һәм, 2 нче сорауга җавапны карап чыгар өчен, кабат килеп-китү турында сөйләш».
«Ибраһимнан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?» дигән брошюра:
◼ «Тарихта булган бөек кешеләрдән күпкә өйрәнеп була. Сез моның белән ризамы? [Җавабын тыңла.] Бу шигырьдә бер бөек кеше турында әйтелә. Изге Язмаларда ул гына „Аллаһы дусты“ дип атала. [Ягъкуб 2:23 не укы.] Бу брошюрадан сез ни өчен Аллаһы Ибраһимны үзенең дусты дип атаганын һәм бу кешедән нәрсәгә өйрәнеп булганын белерсез».
◼ «Сез ничек уйлыйсыз, авыр минутларда ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итеп була? [Җавабын тыңла.] Күпләр авырлыклар белән очрашкач, Чиксез Кодрәтле Аллаһыга мөрәҗәгать итә. Мәдхия 62:8, 9 ны укы, аннан соң 18 нче биттәге мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит».