Очрашуның тәртибе, 5 ноябрь атнасы
5 НОЯБРЬ АТНАСЫ
48 җыр һәм дога
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
bm 12—13 нче битләр (30 мин)
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Йоил 1—3 (10 мин)
№ 1: Мәдхия 104:1—24 (4 мин яисә әзрәк)
№ 2: Гыйбрәтле сүзләр 22:3 тә язылганны ничек кулланып була? (5 мин)
№ 3: Котылуны Аллаһы Гайсәнең йолым корбаны аша бирә (td 19А) (5 мин)
□ Хезмәт очрашуы
10 мин. Яхшы хәбәрне вәгазьләүче хатын-кызлар бик күп (Мәд. 67:12). Фикер алышу. 2012 елның «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» (рус) китабы, 118 б., 1—3 абз. һәм 130 б., 1 абз.— 131 б., 3 абз. Тыңлаучылардан нинди сабаклар алганнарын сора.
10 мин. Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә булышабыз (1 нче өлеш). «Безнең Патшалык хезмәтебез» (рус), 2004 ел, июль санының 1 битендәге мәкаләгә нигезләнгән нотык. Тәҗрибәле өлкән чыгыш ясый. Тыңлаучылардан «Күзәтү манарасы» (рус) 1997 ел, 15 нче гыйнвар, 25—27 битләрдәге мәгълүмат буенча фикерләрен сора. Ул вакытлардан бирле Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү ысуллары ничек үзгәргәне турында сөйлә (материалны урынлы шартларга җайлаштыр). Бу теманың 2004—2005 елларда бастырылган чираттагы мәкаләләренә кызыксыну уятырга тырыш. Анда өйрәнүне ничек үткәрергә, өйрәнүчегә әзерләнергә ничек булышырга, бер өйрәнүдә күпме материал үтәргә, шигырьләрне ничек уңышлы итеп укырга, өйрәнүченең сорауларына ничек җавап бирергә, өйрәнү алдыннан ничек дога кыла башларга һәм өйрәнүчене оешмага ничек алып килергә икәне турында карала. Барысын киңәшләрне кулланырга һәм кирәк булганда карап алыр өчен бу мәкаләләрне сакларга чакыр.
10 мин. Ноябрь аенда брошюраны тәкъдим итү. Фикер алышу. 30—60 секунд эчендә брошюраның аеруча сезнең территориягездәге кешеләргә кызык булган берничә мәкаләсенә игътибар ит. Аннан соң «Могҗизалар. Алар була аламы?» дип аталган таратыр өчен брошюраның кереш мәкаләләрен кулланып, тыңлаучылардан бу мәкаләләргә нинди сораулар биреп булганы һәм кайсы шигырьләрне кулланып булганы турында сора. Брошюраны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт.
15 җыр һәм дога