Яхшы хәбәрне таратыр өчен трактатларны куллан
1. Аллаһы халкы трактатларны ничек кулланган?
1 Яхшы хәбәрне таратыр өчен Йәһвә халкы күптәннән трактатлар куллана. 1880 нче елда Чарлз Расселл һәм аның фикердәшләре «Изге Язмаларны Тикшерүчеләр трактатлары»н бастырып чыгара башлаганнар, һәм алар «Күзәтү манарасы»н укучыларга тарату өчен җибәрелгән булган. Трактатлар шулкадәр әһәмиятле дип саналган, хәтта 1884 нче елда Ч. Т. Расселл коммерция белән бәйле булмаган рәсми оешма барлыкка китергәндә, «трактат» сүзе «Сион күзәтү манарасы һәм трактатлар җәмгыяте» дигән исемгә кертелгән булган. Бу җәмгыять Патшалык эшләрен алып барыр өчен оештырылган булган һәм хәзер «Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте (Пенсильвания)» дип атала. 1918 нче елга Изге Язмаларны Тикшерүчеләр 300 миллионнан күбрәк трактат таратканнар. Трактатлар әле дә шаһитлек бирер өчен файдалы корал булып кала.
2. Ни өчен трактатлар уңышлы?
2 Ни өчен уңышлы? Трактатлар матур һәм кызыклы. Андагы кыска хәбәр игътибарны җәлеп итә һәм бик эчтәлекле. Брошюра яки китап алырга теләмәүче кешеләр трактатларны алырга мөмкин. Аларны хәтта яңа вәгазьчеләр һәм балалар тәкъдим итә ала. Моннан ары, трактатлар кечкенә, һәм аларны үзең белән йөртү уңайлы.
3. Тормыштан яки абзацтан трактатларның файдасын күрсәтә торган мисал сөйләгез.
3 Күп кеше трактатлар ярдәмендә беренче тапкыр хакыйкать белән таныша. Мәсәлән, Гаити утравында яшәүче бер хатын урамда трактат тапкан. Аны укып чыккач, ул шатлыгыннан: «Мин хакыйкатьне таптым!» — дигән. Вакыт узгач, ул Патшалык Залына килгән, Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм суга чумдырылу үткән. Бу трактаттагы Аллаһы Сүзенең куәте ярдәмендә мөмкин булды!
4. Ай дәвамында трактатлар тәкъдим ителгәндә безнең максатыбыз нинди?
4 Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә. Трактатлар шаһитлек бирер өчен файдалы корал булганга күрә, алар ноябрьдән башлап вакыт-вакыт ай дәвамында тәкъдим ителәчәк. Безнең максатыбыз — трактатларны тарату гына түгел, ә алар ярдәмендә сөйләшү башлау. Әгәр дә беренче килүдә яки кабат килүдә кеше кызыксына икән, без өйрәнү өчен берәр басма буенча Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен күрсәтә алабыз. Өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә без трактатларны ничек тәкъдим итә алабыз? Һәр трактат аерылып тора, шуның өчен без тәкъдим итәргә җыенган трактатларның эчтәлеген яхшы белергә тиеш.
5. Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә без трактатларны ничек тәкъдим итә алабыз?
5 Безнең кереш сүзләребез территориябезгә һәм трактатның эчтәлегенә туры килергә тиеш. Сөйләшүне башлар өчен, кешегә трактат биреп була. Трактатның матур тышы кызыксыну уятырга мөмкин. Яки без кешегә берничә трактат күрсәтеп, аңа үзенә кызык булган трактатны сайларга мөмкинлек бирә алабыз. Ишекне ачарга теләмәгән кешеләр яшәгән участокта вәгазьләгәндә, без трактатны кеше күрә алырлык итеп тотып тора алабыз, яки аның фикерен белер өчен, ничек мәгълүмат калдырып була икәнен сорый алабыз. Трактатның исеме сорау итеп язылган булса, бу сорау буенча кешенең фикерен белеп була. Яки кызыксыну уятыр өчен һәм сөйләшүне дәвам итәр өчен, без үзебез сорау уйлап таба алабыз. Шуннан соң кеше белән бергә трактаттан бер өзекне укып чыгып була. Текстта китерелгән сорауларны укыганда туктап, кешене үз фикерләрен әйтергә чакыра алабыз. Төп шигырьләрне Изге Язмалардан укып була. Бер өзекне карап чыкканнан соң, без сөйләшүне тәмамлап кабат килеп китү турында сөйләшә алабыз. Әгәр дә җыелыш өйдә булмаганнарга гадәттә басмаларны калдыра икән, өйдә кеше булмаганда без, башкаларга күренмәслек итеп, трактат калдыра алабыз.
6. Урамда вәгазьләгәндә трактатларны ничек кулланып була?
6 Урамда шаһитлек биргәндә. Урамда вәгазьләгәндә, синең трактатлар кулланганың бармы? Кайбер үтеп баручылар ашыга һәм безнең белән сөйләшер өчен туктарга теләми. Алар кызыксынамы юкмы икәнен белү авыр булырга мөмкин. Укырмы икәнен белми торып соңгы брошюраны калдырганчы, трактат калдырып була. Трактатның тышы матур һәм андагы хәбәр кыска булганга, кешеләр кызыксынырга һәм берничә минут булганда укып чыгарга мөмкин. Әлбәттә, әгәр дә кешеләр ашыкмый икән, без алар белән бергә трактаттагы берничә фикерне карап чыга алабыз.
7. Очраклы вәгазьләгәндә трактатларны ничек кулланып була икәнен күрсәтүче мисаллар сөйләгез.
7 Очраклы вәгазьләгәндә. Трактатлар ярдәмендә очраклы вәгазьләү җиңел. Бер абый-кардәш өйдән чыкканда һәрвакыт кесәсенә берничә трактат сала. Берәрсен очратканда, мәсәлән сатучыны, ул укырга берәр нәрсә калдырырга тәкъдим итә дә, аңа трактат бирә. Бер пар Нью-Йорк шәһәренә экскурсиягә барганда, төрле илләрдән булган кешеләрне очратырбыз дип уйлаганнар. Шуның өчен алар үзләре белән «Бар милләт» дигән брошюраны һәм төрле телләрдә берничә трактат алган. Урамдагы сатучылар аша үткәндә, паркта яки ресторанда булганда берәрсенең чит телдә сөйләшкәнен ишеткәч, алар аңа туган телендә трактат тәкъдим иткәннәр.
8. Нинди мәгънәдә трактатларны орлыклар белән чагыштырып була?
8 «Орлыгыңны» чәч. Трактатларны орлыклар белән чагыштырып була. Чәчүче орлыкларын мул итеп чәчә, чөнки кайсылары үсеп чыгачак икәнен ул белми. Вәгазьче 11:6 да болай дип әйтелә: «Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч, чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең». Шуңа күрә, әйдәгез, вәгазьләр өчен уңышлы коралны кулланып, «гыйлем таратыйк» (Гыйб. сүз. 15:7).
[3 биттәге иллюстрация]
Трактатлар шаһитлек бирер өчен файдалы корал булганга күрә, алар ноябрьдән башлап вакыт-вакыт ай дәвамында тәкъдим ителәчәк