Аларга игътибарлы булыгыз!
1. Нинди вакыйга безгә шаһитлек бирергә искиткеч мөмкинлек бирәчәк һәм ни өчен?
1 Ел саен үткәрелә торган Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе — шаһитлек бирү өчен иң яхшы мөмкинлек. Уйлап карагыз: бу елны Йәһвә Шаһитләренә кушылып якынча ун миллион кеше Аллаһы белән Гайсәнең йолым аша күрсәтелгән яратуы турында ишетер өчен Кичәгә килер дип көтелә (Яхъя 3:16; 15:13). Алар Йәһвәнең бүләге — йолым — ярдәмендә нинди фатихалар алып була икәнен беләчәк (Ишаг. 65:21—23). Әмма Кичәдә докладчыдан тыш башкалар да шаһитлек бирә. Һәрберебез кунакларны җылы каршы алып көчле шаһитлек бирә ала (Рим. 15:7).
2. Килгән кешеләргә без ничек игътибарны күрсәтә алабыз?
2 Программаның башлануын тын гына утырып көтү урынына, янәшәдә утырганнар белән танышыр өчен, үзеңә адым ясау яхшырак булыр иде. Килгән кешеләр очрашуда нәрсә булачагын белмәгәнгә борчылырга мөмкин. Алар үзләрен иркенрәк хис итсеннәр өчен, без, алар белән дусларча исәнләшеп һәм җылы елмаеп, күп нәрсә эшли алабыз. Кеше Кичә турында кампания ярдәмендә белгәнме? Моны белер өчен аңа: «Сезнең мондый очрашуда булганыгыз бармы?» яисә: «Сез җыелышта кемне дә булса беләсезме?» дигән сораулар биреп була. Бәлки, син шул кешегә үз яныңа утырып Изге Язмалар һәм җыр китабыңа карарга тәкъдим итәрсең. Кичә Патшалык Залында үткәрелсә, кешегә кыскача экскурсия ясап була. Нотыктан соң аның сорауларына җавап бирергә әзер бул. Кичәдән соң башка җыелышның очрашуы тиздән башланса һәм җыелышыңа залдан тиз арада китәргә кирәк булса, аңа болай дип әйтеп була: «Программа сезгә ошадымы? Сезнең белән моның турында берәр вакыт сөйләшеп буламы?». Кешенең кызыксынуын үстерер өчен аның белән башка көнне очрашырга сөйләш. Өлкәннәр аеруча актив булмаган вәгазьчеләргә игътибарлы булырга тырышыр.
3. Ни өчен Кичәгә килгән кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәк?
3 Килгән кешеләрнең күбесе рухи оҗмахыбызны һәм Йәһвә халкында хөкем сөргән шатлыкны, татулыкны һәм бердәмлекне беренче тапкыр күрәчәк (Мәд. 28:11; Ишаг. 11:6—9; 65:13, 14). Кичәдән соң кешеләрнең нинди хатирәләре калачак? Күп нәрсә бездән тора.