Кереш сүзләр
Август аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау. «Һәр кеше диярлек вакыт-вакыт дога кыла. Хәтта Аллаһыга иман итмәүчеләр дә авыр вакытта дога кыла. Сезнеңчә, Аллаһы бар догаларны да тыңлыймы?» [Җавабын тыңла.] «Порнография турында хакыйкать» дигән брошюраның соңгы битен күрсәтеп беренче сорау астындагы мәгълүматны һәм ким дигәндә китерелгән шигырьләрнең берсен карап чык. Брошюраны калдыр һәм киләсе сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп китү турында сөйләш.
Искәрмә: бу кереш сүзләрне кулланып 3 нче август атнасында үткәреләчәк вәгазь очрашуында демонстрация ясагыз.
«Порнография турында хакыйкать» дигән брошюра
«Безнең сезгә кыска гына сорау бирәсебез килә. Бүген көннәрдә порнография киң таралган, һәм күпләрне бу бик борчый. Башкалар исә порнографияне күңел ачуның зыянсыз бер төре генә дип саный. Ә сез порнография турында нәрсә уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Гайсә пәйгамбәр агачны җимешенә карап билгеләп була дигән. [Маттай 7:17 не укы.] Бу брошюрада порнография китергән җимешләр карала. Анда шулай ук ул безгә зыян китермәсен өчен киңәшләр бирелә».
«Күп кенә кешеләр күзләре күргән нәрсәләргә генә ышана. Сезнеңчә, бу дөресме? [Җавабын тыңла һәм Римлыларга 1:20 не укы.] Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләрдә аның сыйфатлары ачык күренеп тора. Бу мәкаләдә аның шул сыйфатларына игътибар ителә һәм бу сыйфатлар турындагы белем безгә ничек тәэсир итә икәне аңлатыла». 11 нче биттәге мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.