«Сез минем басмамны алсагыз, мин дә сезнекен алырмын»
Кайбер кешеләр безгә шулай дип әйтергә мөмкин. Без Изге Язмаларны өйрәнер өчен чыгарылган басмаларыбызны хаталы карашларны тарата торган әдәбиятка алмаштырмыйбыз. Шуңа күрә андый очракларда кешегә йомшак кына җавап ничек бирергә? (Рим. 1:25). Без болай дип әйтә алабыз: «Рәхмәт сезгә. Сез тәкъдим иткән басмада кешелекнең авырлыкларын чишү турында нәрсә әйтелә? [Җавабын тыңла. Бу сорауга җавап табар өчен үз басмасын укырга тәкъдим итсә, син: «Мин басманы анда нәрсә турында язылган икәнен әйтмичә тәкъдим итмим»,— дип әйтә аласың. Шуннан соң Маттай 6:9, 10 ны укы я яттан әйтеп бир.] Гайсә Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә җирдә Аллаһы ихтыяры үтәләчәк дип өйрәткән. Шуңа күрә мин Аллаһы Патшалыгы турында гына әйтелә торган дини басмаларны укыйм. Карагыз, Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы башкарачак эшләр турында нәрсә әйтелә».