Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 3/14 2 б.
  • Ә сез аны кулланырсызмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ә сез аны кулланырсызмы?
  • Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһының иң зур бүләге өчен рәхмәтләребезне белдерик
    Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Әйдәгез рәхмәтләр белдерик 17 апрельдә үтәчәк искә алу Кичәсе
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • «Шулай эшләгез» 5 апрельдә үтәчәк Искә алу кичәсе
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • «Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2014
km 3/14 2 б.

Ә сез аны кулланырсызмы?

Кичә уңаеннан рәхмәт хисен белдерү мөмкинлеге

1. Кичәдә нәрсәгә әйбәт мөмкинлек булачак?

1 14 апрельдә үтәчәк Кичәдә без Йәһвәнең игелекле булуы өчен рәхмәт хисебезне көчәйтә һәм белдерә алабыз. Йәһвә белән Гайсә рәхмәтле кешеләрне кадерлиме? Моны Лүк 17:11—18 дә язылган өзектән белеп була. Анда 10 махау авырулы кешенең савыкканы турында әйтелә. Кызганычка каршы, аларның берсе генә кире кайткан һәм рәхмәт әйтер өчен мөмкинлекне кулланган. Киләчәктә йолым бүләге ярдәмендә бөтен кешеләр савыгачак. Шунда мәңге яшәү мөмкин булачак! Шик тә юк, ул вакытта без Йәһвәне көн дә данлап торырбыз. Йәһвәгә рәхмәт хисебезне киләсе атналарда ничек белдереп була?

2. Йолым өчен рәхмәтлерәк булыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

2 Рәхмәт хисен көчәйтәбез. Берәр нәрсәне күбрәк кадерләр өчен шул турыда уйлану мөһим. Мәсәлән, Кичә уңаеннан Изге Язмаларны махсус төзелгән график буенча укысак, йолымны күбрәк кадерләрбез. Бу графикны, мәсәлән, календарьдан һәм «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюрадан табып була. Билгеләнгән өзекләрне гаиләбез белән бергә укысак, без йолым өчен рәхмәтлерәк булырбыз. Шул чакта безнең тәртибебез дә яхшырачак (2 Көр. 5:14, 15; 1 Яхъя 4:11).

3. Без Кичә алдыннан һәм аңардан соңгы айларда рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

3 Рәхмәт хисен белдерәбез. Рәхмәтле кеше сүзләр белән генә чикләнми (Көл. 3:15). Мәсәлән, рәхмәтле махау авырулы Гайсәне эзләп тапкан. Ул, һичшиксез, башка кешеләргә дә Гайсәнең үзен савыктырганын илһамланып сөйләгән (Лүк 6:45). Йолым өчен рәхмәт хисе безне Кичәгә чакыру кампаниясендә ашкынып катнашырга этәрерме? Йолым өчен рәхмәтле булуыбызны тагы ничек күрсәтергә? Син ярдәмче пионер булып хезмәт итә аласың я март, апрель я майда күбрәк вәгазьли аласың. Кичә вакытында күңелебез рәхмәт хисе белән тулачак, һәм без яңа килгән кешеләрне каршы алырбыз һәм аларның сорауларына җавап бирергә тырышырбыз.

4. Кичә вакытында туачак мөмкинлекне ычкындырмас өчен нәрсә эшләргә?

4 Бу Кичә соңгы Кичә булмасмы? (1 Көр. 11:26). Без моны белмибез. Шулай да без бер нәрсәне беләбез: рәхмәт хисебезне белдерү мөмкинлеген кулланмасак, аны ычкындырырбыз. Син бу мөмкинлектән файдаланырсыңмы? Авызыбызның рәхмәт сүзләре һәм күңелебезнең уйлары Йолып Алучы Йәһвәнең күңелен сөендерсен! (Мәд. 18:15).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу