Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 1/15 2 б.
  • Хезмәттә яхшыра барыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хезмәттә яхшыра барыгыз
  • Безнең изге хезмәтебез 2015
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Күп җимеш китерегез»
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Уңышлы вәгазьче бул
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Шәкертләр булдыру өчен вәгазьлә
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Җимеш китерү һәм Гайсәнең дусты булу
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2015
km 1/15 2 б.

Хезмәттә яхшыра барыгыз

1. Беренче мәсихчеләрнең мисалы безгә хезмәттә яхшырырга кирәклеген ничек күрсәтә?

1 Мәсихчеләр хезмәттә яхшыра барырга тиеш. Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен вәгазь эшенә даими рәвештә өйрәткән (Лүк 9:1—5; 10:1—11). Шул сәбәптән Әкил белән Прискиллә Аполлосны үзләре белән алып «Аллаһы юлын аңа төгәлрәк аңлатканнар» (Рәс. 18:24—26). Паул да тәҗрибәле вәгазьчене Тимутине, аның «алга китешен һәркемгә ачык күренеп торсын өчен», өйрәтү эшен дәвам итәргә чакырган (1 Тим. 4:13—15). Без яхшы хәбәр вәгазьчеләре буларак Аллаһыга күпме генә вакыт дәвамында хезмәт итмәсәк тә, безгә алда да үз осталыгыбызны яхшыртып торырга кирәк.

2. Без башкалардан ничек өйрәнә алабыз?

2 Башкалардан өйрән. Без үз осталыкларыбызны башкалардан өйрәнеп яхшырта алабыз (Гыйб. сүз. 27:17). Шуңа күрә хезмәттәшең кереш сүзләрне әйткәндә игътибарлы бул. Оста вәгазьчедән берәр конкрет киңәш сора һәм ул әйткәнне игътибар белән тыңла (Гыйб. сүз. 1:5). Сиңа кабат килеп китүләрне ясарга, Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга я хезмәтнең башка төрендә катнашырга авырмы? Шул чакта инициатива күрсәт һәм төркем күзәтчесеннән яки башка берәр тәҗрибәле вәгазьчедән үзеңне өйрәтүен сора. Һәм шуны онытма: Йәһвәнең изге рухы сәләтләребезне үстерә ала, шуңа күрә моның турында догада өзлексез сора (Лүк 11:13).

3. Безгә киңәш бирелгәндә, аның турында сорамасак та, без моңа ничек карарга тиеш?

3 Сиңа хезмәтеңне яхшыртыр өчен киңәш бирелсә, һәм син хәтта аның турында сорамаган булсаң да, үпкәләмә (Вәг. 7:9). Аполлос сыман, андый ярдәмне басынкылык белән һәм рәхмәт хисе белән кабул ит. Алай эш итү акыллы булыр (Гыйб. сүз. 12:15).

4. Хезмәттә яхшыра барыр өчен, Гайсә нинди мөһим сәбәп китергән?

4 Уңышлар Аллаһыны данлый. Ачык мисал ярдәмендә Гайсә үз шәкертләрен хезмәттә яхшыра барырга дәртләндергән. Ул үзен йөзем агачы белән, ә үзенең майланган шәкертләрен ботаклар белән чагыштырган. Гайсәнең Атасы җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта. Ни өчен? «[Ботак] күбрәк җимеш бирсен өчен»,— дигән Гайсә (Яхъя 15:2). Йөзем бакчасының хуҗасы йөзем агачының ботаклары мул уңыш бирүен тели. Йәһвә дә без «мактау корбанын» китерү сәләтебезнең үстерүен тели (Евр. 13:15). Без хезмәттә яхшыра барганда, бу нинди искиткеч нәтиҗәләргә китерә? Гайсә мондый җавап биргән: «Күп җимеш китерегез... шулай итеп Атам данлана» (Яхъя 15:8).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу