Кичә алдыннан һәм аннан соң Йәһвә белән Гайсәнең ашкынуларыннан үрнәк алырсыңмы?
1. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Кичә алдыннан һәм аннан соң күбрәк вәгазьләргә тырыша?
1 Йәһвә үз ниятен ашкынып башкара. Аллаһы Патшалыгы китерәчәк кайбер фатихалар турында Ишагыя 9:7 дә: «Гаскәрләр иясе Йәһвәнең ашкынуы башкарачак»,— дип әйтелә. Аллаһы Улы да җирдә хезмәт иткәндә чын гыйбадәт кылуга ашкынган булган (Яхъя 2:13—17; 4:34). Ел саен Кичә алдыннан һәм аннан соң бөтен дөнья буенча яшәүче миллионлаган вәгазьче Йәһвә белән Гайсәнең ашкынуларыннан үрнәк алып күбрәк хезмәт итәргә тырыша. Син алар арасында булырсыңмы?
2. 7 марттан башлап без нәрсә эшләргә ашкынырбыз?
2 Кичәгә чакыру кампаниясе. Бу елны Кичәгә чакыру кампаниясе 7 мартта — шимбә көнне башланачак. Инде бүген хезмәттә ашкынып катнашырга планлаштыр. Җыелыштагылар үз территорияләренең зур өлешен бирелгән вакыт эчендә ашкынып эшкәртергә тырышачак. Өйрәнүчеләрне, кабат килеп киткән кешеләрне, хезмәттәшләрне, туганнарны һәм сыйныфташларны чакыру кәгазе яисә jw.org ярдәмендә чакырыр өчен бар тырышлыкларыңны куй.
3. Март белән апрельдә хезмәтне ничек киңәйтеп була?
3 Ярдәмче пионер хезмәте. Ашкыну хисе шулай ук хезмәтебезне киңәйтергә дәртләндерер. Безнең күбебез, һичшиксез, март белән апрельдә ярдәмче пионер булып хезмәт итә алыр, чөнки безнең 30 сәгатьлек норманы сайлау мөмкинлеге булыр. Гаилә белән гыйбадәт кылуыгыз яисә шәхси өйрәнүегез вакытында моны ничек эшли алганыгыз турында дога кылып уйланыгыз (Гыйб. сүз. 15:22). Кампаниядә ашкынып катнашуыгыз башкаларны да ашкынып вәгазьләргә этәрергә мөмкин. Гайсәнең ашкынуыннан үрнәк алыр өчен, сиңа чаралар күреп ашкыныбрак вәгазьләргә кирәк (Марк 6:31—34).
4. Йәһвә белән Гайсәнең ашкынуыннан үрнәк алсак, без нинди фатихалар урырбыз?
4 Кичә алдыннан һәм аннан соң Йәһвә белән Гайсәнең ашкынуыннан үрнәк алып эш итсәк, без мул фатихалар урырбыз. Территориябездәге күбрәк кеше яхшы хәбәрне ишетер. Йәһвәгә хезмәт иткәнгә һәм бирү бәхетен сизгәнгә, без шатланырбыз һәм канәгатьлек хисе кичерербез (Рәс. 20:35). Ә иң мөһиме — без ашкынучан Аллаһыбызны һәм аның Улын сөендерербез.