Искә алу кичәсенең вакыты шатлыклы булсын!
1. Кичә вакытында тагы да шатлыклырак булыр өчен, нәрсә эшләп була?
1 Синең март, апрель һәм май айларында тагы да шатлыклырак буласың киләме? Алайса, хезмәтне киңәйт һәм, мөмкин булса, ярдәмче пионер булып хезмәт ит. Бу сиңа ничек шатлык өсти алачак?
2. Хезмәтне киңәйтү ничек безне тагы да шатлыклырак итә?
2 Тагын да шатлыклырак бул. Аллаһыга гыйбадәт кылу һәм рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү безгә шатлык һәм канәгатьлелек китерә (Мат. 5:3). Башкаларга бирү дә безгә бәхет өсти. Шундый итеп безне Йәһвә барлыкка китергән (Рәс. 20:35). Хезмәт итү безгә Аллаһыга гыйбадәт кылырга да, кешеләргә булышырга да мөмкинлек бирә. Шуңа күрә хезмәттә күбрәк катнашып без күбрәк шатлык сизәбез дә. Моннан тыш, күбрәк вәгазьләгәндә, без остара барабыз. Без осталык үстергән саен, ышанычыбыз ныгыя, ә дулкынлануыбыз кими бара. Күбрәк вәгазьләгәндә, безнең, шаһитлек бирер өчен һәм Изге Язмаларны өйрәнүләрен башлар өчен, күбрәк мөмкинлекләр бар. Моның барысы хезмәтебезгә шатлык өсти.
3. Ни өчен март һәм апрель ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен аеруча яхшы вакыт?
3 Ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен март һәм апрель айлары аеруча яхшы вакыт, чөнки без 30 я 50 сәгать вәгазьли алырбыз. Моннан тыш, без Кичәгә чакыру таратыр өчен кампаниядә катнашырбыз. Ул 22 март, шимбә көненнән башлап 14 апрель, дүшәмбе көненә кадәр, Искә алу кичәсенә кадәр дәвам ителәчәк. Күпләр, җыелыш территориясен мөмкин кадәр яхшырак эшкәртер өчен, «иңгә-иң хезмәт итәчәк», ә бу җыелышларга зур куаныч өстәячәк (Саф. 3:9).
4. Ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә теләсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
4 Хәзер әзерләнә башла. Хезмәтеңне бер я күбрәк айга киңәйтер өчен, үз графигыңа игътибар ит һәм нинди үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен карап чык. Моның турында дога кыл (Ягък. 1:5). Шулай ук гаиләң һәм җыелыштагылар белән сөйләшеп ал (Гыйб. сүз. 15:22). Бәлки, син дә начар сәламәтлеккә я тулы атна эшләүгә карамастан ярдәмче пионер булып хезмәт итүдән килә торган шатлык сизәрсең.
5. Кичә алдыннан һәм аннан соң хезмәтебезне киңәйтсәк, бу нинди җимешләр китерәчәк?
5 Йәһвә үз хезмәтчеләренең шатлыклы булуларын тели (Мәд. 31:11). Кичә алдыннан һәм аннан соң хезмәтне киңәйтер өчен, бар тырышлыкларыбызны куеп, без үзебез дә шатлык сизәрбез, күктәге Атабызны да сөендерербез (Гыйб. сүз. 23:24; 27:11).