Син ярдәмче пионер булып хезмәт итәрсеңме?
1. Ни өчен Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакыт — бу хезмәтебезне киңәйтер өчен яхшы мөмкинлек?
1 Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакыт — хезмәтебезне киңәйтер өчен яхшы вакыт. Йәһвә үз Улын корбанга биреп безне йолып алган, һәм без аеруча бу Кичә иткән көннәрдә аның яратуы турында уйланырга телибез (Яхъя 3:16). Бу безгә тагы да рәхмәтле булырга булыша, һәм безнең башкаларга Йәһвә турында һәм аның кешелеккә карата нияте турында сөйләргә теләгебезне үстерә (Ишаг. 12:4, 5; Лүк 6:45). Шулай ук бу вакытта без үткәреләчәк махсус кампаниядә катнашып танышларыбызны һәм территориябездә яшәгән кешеләрне Кичәгә чакырырга шат. Аннары без Кичәгә килгән кешеләрнең кызыксынуын үстерергә тырышырбыз. Ә син март, апрель һәм май айларында хезмәтеңне киңәйтерсеңме?
2. Ни өчен март — ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен аеруча яхшы вакыт?
2 Март ае гадәти ай булмасын. Ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен март аеруча яхшы вакыт булыр. Бу айда ярдәмче пионер булып хезмәт иткән вәгазьчеләр 30 яки 50 сәгать вәгазьли алыр. Район күзәтчесенең килеп китүе март аенда булса, алар гомуми һәм махсус пионерлар белән очрашуында аның азагына кадәр калырга мөмкин. 1 марттан башлап һәм 2013 елның 26 март, сишәмбе көнне булачак Кичәгә кадәр кампания үткәреләчәк. Өстәвенә, март аенда биш шимбә һәм якшәмбе көне булачак. Шуңа күрә ни өчен сиңа да ярдәмче пионер булып хезмәт итү турында уйланмаска? Шулай итеп син март ае — елның гадәти ай түгел икәнен күрсәтерсең.
3. Хезмәтебезне киңәйтер өчен без нәрсә эшли алабыз?
3 Хәзер әзерлән. Сиңа пионер булып хезмәт итәр өчен графигыңны ничек үзгәртеп була? Моның турында инде хәзер уйланырга кирәк. Гаиләләрнең хезмәттәшлеге бик мөһим, шуның өчен гаилә белән гыйбадәт кылу киче вакытында максатларыгыз турында фикер алышыгыз һәм графигыгызны төзегез (Гыйб. сүз. 15:22). Әгәр синең ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен мөмкинлегең юк икән, боекма. Бәлкем, син, вәгазьдә әз генә булса да күбрәк катнашыр өчен, графигыңны үзгәртерсең. Мәсәлән, вәгазьгә барыр өчен атнада тагын бер көн сайларсың.
4. Март, апрель һәм май айларында вәгазьдә күбрәк катнашып, без нинди фатихалар алачакбыз?
4 Йәһвәгә хезмәт итү һәм башкаларга бирү шатлык белән канәгатьлек китерә, шуңа күрә, март, апрель һәм май айларында вәгазьдә күбрәк катнашып, без тагы да күбрәк шатлык кичерербез (Яхъя 4:34; Рәс. 20:35). Иң мөһиме — фидакарь хезмәтебез Йәһвәне сәендерер (Гыйб. сүз. 27:11).