«Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасы»
1. Без нинди яхшы хәбәр сөйлибез?
1 Яхшы хәбәрләр бик сирәк булган дөньяда безгә зур хөрмәт күрсәтелгән: безгә «Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасы» бирелгән (Рәс. 20:24). Бу яхшы хәбәр ярдәмендә кешеләр тиздән «соңгы көннәр» тәмамланачак һәм Йәһвәнең гадел яңа дөньясы урнашачак һәм «әүвәлге үтеп китәчәк» икәнен белә ала (2 Тим. 3:1—5; Ачыл. 21:4). Ул вакытта инде авырулар булмаячак (Ишаг. 33:24). Үлгән якыннарыбыз тереләчәк һәм алар туганнары белән дусларына кушылачак (Яхъ. 5:28, 29). Җир гүзәл оҗмах булачак (Ишаг. 65:21—23). Бу без сөйләгән яхшы хәбәрнең берничә ягы гына!
2. Ни өчен Кичә алдыннан һәм Кичәдән соңгы вакыт — яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен яхшы мөмкинлек?
2 Март, апрель һәм май айларында безнең андый яхшы хәбәр сөйләргә искиткеч мөмкинлегебез булачак. Бу айларда күп җирләрдә көннәр озыная һәм һава торышы да яхшыра, һәм бу күбрәк вәгазьләргә мөмкинлек ача. Өстәвенә, 22 март, шимбә көнне, кояш баегач, бөтен җир шары буенча елның бик мөһим вакыйгасы — Гайсә үлемен искә алу Кичәсе үткәреләчәк. Вәгазьдә тагы да күбрәк катнашыр өчен инде хәзер әзерләнә башларга кирәк.
3. Гаиләләр вәгазьдә ничек күбрәк катнаша ала?
3 Ярдәмче пионер. Бер ай яки өч ай ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен үзгәрешләр ясый аласыңмы? Гаилә өйрәнүендә андый үзгәрешләр ясау мөмкинлеген карап чыга аласызмы? Бер-берсенә ярдәм итеп, гаиләдәгеләрнең берсе яки берничәсе ярдәмче пионер булып хезмәт итә алыр (Гыйб. сүз. 15:22). Моның турында дога кыл һәм Йәһвәнең фатихаларын күрерсең (Гыйб. сүз. 16:3). Бәлки гаиләдә берсе дә ярдәмче пионер булып хезмәт итмәс. Әмма һәрбер кеше пионерлар белән хезмәттәшлек итеп, тагын да күбрәк вәгазьләргә максат куя ала.
4. Без көненә сигез сәгать эшләсәк, ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен нинди үзгәрешләр ясый алабыз?
4 Көненә сигез сәгать эшләсәң дә, яхшы төзелгән график ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Син, бәлки, төшке аш вакытын вәгазьләр өчен кулланырсың. Яки үзең яшәгән йорт, эшләгән урының янында эшкә кадәр яки эштән соң берәр сәгать яки күбрәк вәгазьләр өчен участок алырсың. Әллә ни мөһим булмаган эшләрне икенче айга күчереп, син үз графигыңда тагын өстәмә вакыт табарсың һәм ял көннәрендә вәгазьдә тулы көн үткәрә алырсың. Кайбер вәгазьчеләр хезмәт итәр өчен бер-ике көн отпуск алалар.
5. Олы яшьтәгеләргә һәм мөмкинлекләре чикле булган кардәшләргә ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә син ничек ярдәм итә аласың?
5 Әгәр син олы яшьтә, синең сәламәтлегең начар яки башка яклардан мөмкинлекләрең чикле икән, син, һәр көн берникадәр вакыт вәгазьләп, ярдәмче пионер була аласың. Йәһвәдән сиңа «гаять зур кодрәт» бирсен дип сора (2 Көр. 4:7). Бер апа-кардәш 106 яшендә ярдәмче пионер булып хезмәт иткән! Аның җыелыштагы туганнары һәм дуслары аңа ярдәм иткән һәм ул өйдән-өйгә хезмәт иткән, кабат килеп-китүләр ясаган, Изге Язмалар өйрәнүенә йөргән һәм хезмәтнең башка төрләрендә катнашкан. Ул ун кешегә Изге Язмалар өйрәнүен башларга булышкан. «Миңа хөрмәт күрсәтелде: мин ярдәмче пионер булып хезмәт иттем. Моның турында уйлаганда,— дип әйтә ул,— йөрәгем Йәһвәгә, аның Улына һәм аның яратучан оешмасына карата ярату һәм рәхмәт белән тула. Минем чын күңелдән: „Рәхмәт Йәһвә!“ — дип әйтәсем килә».
6. Суга чумдырылу үткән һәм әле мәктәптә укыган вәгазьчеләр ничек ярдәмче пионер булып хезмәт итә ала?
6 Әгәр син суга чумдырылган яшь вәгазьче һәм син әле мәктәптә укыйсың икән, синең дә ярдәмче пионер булырга мөмкинлегең бардыр. Көненә сигез сәгать эшләгән кешеләр кебек, син дә, ял көннәрендә күбрәк вәгазьләр өчен үзгәрешләр ясый аласыңдыр. Кайбер көннәрне син бәлки бер сәгать чамасы мәктәптән соң вәгазьләрсең. Каникуллар вакытында вәгазьдә катнашып була. Ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә теләсәң әти-әниеңә әйт.
7. Кичәгә хәтле һәм аннан соң өлкәннәр күтәренке рухны үстерер өчен нәрсә эшли ала?
7 Күтәренке рухны үстер. Мәсихче өлкәннәр үз үрнәкләре белән җыелышта күтәренке рухны үстерер өчен өлеш кертә ала (1 Пет. 5:2, 3). Алар вәгазь өчен өстәмә очрашулар үткәрә ала: мәсәлән, иртән-иртүк, мәктәптән яки эштән соң вәгазьләр өчен өстәмә очрашулар оештыралар. Хезмәт күзәтчесе андый очрашуларны үткәрер өчен яраклы вәгазьчеләр билгеләячәк, һәм бу айларда җитәрлек участоклар, журналлар һәм таратылачак әдәбият бармы икәнен тикшереп чыгачак.
8. Бер җыелыш мисалыннан нәрсә күрәбез?
8 Бер җыелышта өлкәннәр вәгазьчеләрне ярдәмче пионер хезмәтен алырга берничә ай алдарак дәртләндерә башлаганнар. Алар һәр атна ярдәмче пионер булып хезмәт итәчәк кешеләрнең фамилияләре турында белдерү ясаганнар. Мондый белдерүләр күбрәк хезмәт итәргә теләгән кардәшләрне аларның яхшы хезмәттәшләре булачагына ышандырган. Вәгазь өчен очрашулар иртән һәм кич белән оештырылган булган. Нәтиҗәдә, 53 вәгазьче апрель аенда ярдәмче пионер булып хезмәт иткән, ә бу ярты җыелыш дигән сүз!
9. Ни өчен Кичә алдыннан һәм Кичәдән соңгы вакыт — вәгазьче булыр өчен яхшы вакыт?
9 Башкаларга вәгазьләргә булыш. Өйрәнүчеләр һәм яшьләр вәгазьче булгач, тәҗрибәле вәгазьчеләр алар белән хезмәттәшлек итә ала. Андый мөмкинлек Кичә алдыннан һәм аннан соң булачак. Ул вакытта җыелыштагы күп вәгазьчеләр күбрәк вәгазьләргә тырыша. Үз тормышын Йәһвәнең гадел нормаларына туры китереп үзгәрткән өйрәнүчең бармы? Әлегә вәгазьче булмаган, әмма яхшы тәртипле рухи яктан үсә барган балаларың бармы? Алар суга чумдырылу үтмәгән вәгазьче булырга теләсә һәм син ул чыннан да моның өчен яраклы дип саныйсың икән, берәр өлкәнгә моның турында әйт. Рәислек итүче күзәтче ике өлкәнне билгеләячәк, һәм алар синең белән бергә өйрәнүчең яки балаң белән әңгәмә үткәрәчәкләр.
10. Өлкәннәр актив булмаган вәгазьчеләргә ничек булыша ала?
10 Бу айлар шулай ук актив булмаган вәгазьчеләргә җыелыш белән бергә үз хезмәтләрен кабат башлар өчен яхшы мөмкинлек бирә. Китап өйрәнүләренең күзәтчеләре һәм башка өлкәннәр андый вәгазьчеләр янына килеп-китәчәкләр һәм бергә вәгазьләргә чакырачак. Әгәр алар инде озак вакыт актив түгел икән, ике өлкән ул вәгазьдә катнашырга яраклымы икәнен ачыклар өчен башта аның белән сөйләшеп алыр (km-U 11/00 2 б. кара)
11. «Аллаһының мәрхәмәте» ничек күрсәтелгән булган?
11 Кичәгә әзерлән. «Аллаһының мәрхәмәте» йолым аша күрсәтелгән булган (Рәс. 20:24). Бөтен дөньяда яшәүче миллионлаган рәхмәтле кеше 22 март, шимбә көнне, кояш баегач Гайсә үлемен искә алу Кичәсен үткәрер өчен җыелачак. Без эчкерсез кешеләрне чакырырга һәм аларга бу мөһим вакыйгага килергә булышырга телибез. Бу вакыйга Йәһвәнең кешелеккә карата мәрхәмәтен күрсәтә.
12. Кичәгә кемнәрне чакырып була?
12 Син чакырырга теләгән кешеләрне язып куй. Алар арасында, һичшиксез, туганнарың, күршеләрең, эштәге яки мәктәптәге танышларың, үткәндә өйрәнү үткән һәм хәзер үтә торган Изге Язмалар өйрәнүчеләрең, һәм башка кешеләр булачак. Аларда Кичә турында сораулар туса, син «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабындагы Кушымтадан 206—208 битләрдәге мәкаләне куллана аласың. Шуның белән, бәлки, Изге Язмалар өйрәнүе башланыр, чөнки син моның өчен кулланыла торган басманы күрсәтәсең.
13. Кичәгә башка кешеләрне чакырган ике вәгазьченең тырышлыкларын Йәһвә ничек фатихалаган?
13 Бер апа-кардәшебез Кичәгә чакырыр өчен 48 гаилә исемлеген төзегән. Чакыргач, ул аларның исемнәрен һәм чакырган көннең датасын язып куйган. 26 кеше Кичәгә килгәч, ул бик шатланган! Бер кардәш үзенең башта рухани булган хезмәттәшен чакырган. Искә алу Кичәсе үткәч, бу ир-ат болай дигән: «Мин 30 ел католик булсам да, бу вакыт белән чагыштырганда Изге Язмалар турында бер сәгать эчендә күбрәк белдем». Тиздән ул «Хак тәгълиматлар» китабы буенча өйрәнү башлаган.
14. Бөтен дөнья буенча 1 март көнне нинди кампания башланачак?
14 Кампания. 1 март, шимбә көненнән башлап 22 март көненә кадәр бөтен дөнья буенча Кичәгә чакырылулар таратылачак. Бу мөһим кампаниядә катнашыр өчен, без барыбыз да көчебездән килгәнне эшләргә телибез. Чакыруны ишеккә кыстырып калдырыр урынына йорт хуҗасына турыдан-туры бирсәк яхшы булыр иде. Әмма участоклар саны күп булса, өлкәннәр чакыруларны башка җирдә дә таратырга рөхсәт итәргә мөмкин. Ял көннәрне без шулай ук журналларны тәкъдим итәчәкбез.
15. Без Кичәгә чакыруны ничек тәкъдим итә алабыз?
15 Чакыруларны таратыр өчен кыска вакыт бирелә, шуңа күрә кереш сүзләребез кыска булса, яхшы булыр иде. Ягымлы бул һәм шатлык белән сөйлә. Кереш сүзләр мондый булырга мөмкин: «Без сезне, туганнарыгызны һәм дусларыгызны бер мөһим вакыйгага чакырасыбыз килә. Ул 22 март көнне булачак. Бу чакыру сезгә. Калганын шушы чакырудан укыгыз». Кемдер сорау бирер, кемдер чакыруны алып, килермен дияр. Кызыксынган кешеләрне язып куй һәм кабат килеп-китү турында сөйләшеп куй.
16. Кампания ярдәмендә кешеләр Кичәгә килә ала икәнен нинди очрак күрсәтә?
16 Үткән ел бер солдат үз ишеге янында Кичәгә чакыру кәгазе тапкан. Рөхсәт итсәләр, ул Кичәгә барырга булган. Чакыруны командирына күрсәткәч, тегесе сүзсез торганнан соң аның әти-әнисе Йәһвә Шаһите һәм ул алар белән очрашуларга йөргән иде дип әйткән. Ул солдатка да барырга рөхсәт иткән һәм үзе дә аның белән бергә Кичәгә барган.
17. Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмаганын без ничек күрсәтәбез?
17 Рәхмәтле булуыңны күрсәт. 2008 елның Искә алу Кичәсе якынлашып килә. Бу Йәһвәнең безгә карата күрсәткән мәрхәмәте турында уйлану өчен бик яхшы вакыт. «Без... ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын!»,— дип язган Паул (2 Көр. 6:1). Аллаһы күрсәткән мәрхәмәт юкка гына түгел икәнен ничек күрсәтәбез? Паул «үзегезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итегез» ди (2 Көр. 6:8). Шулай итеп, без Йәһвәнең бүләге өчен рәхмәтебезне яхшы тәртип һәм яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләп күрсәтәбез. Кичә алдыннан һәм аннан соң булачак вәгазьдә катнашу безгә хезмәтебезне киңәйтергә, яхшы хәбәрне тагы да тырышыбрак вәгазьләргә искиткеч мөмкинлек бирәчәк.
[3 биттәге иллюстрация]
Кем ярдәмче пионер булып хезмәт итә ала?
◼ Гаиләләр
◼ Көненә сигез сәгать эшләүчеләр
◼ Олы яшьтәгеләр һәм начар сәламәтле кешеләр
◼ Мәктәптә укучылар
[4 биттәге иллюстрация]
Чакыруларны таратканда
◼ Кыска һәм шатлык белән сөйлә
◼ Кызыксыну күрсәтелсә, язып куй һәм кабат килеп-кит
◼ Ял көннәрендә журналлар тәкъдим ит