Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w21 октябрь 29-31 б.
  • 1921. Йөз ел элек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 1921. Йөз ел элек
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КЫЮ ВӘГАЗЬЧЕЛӘР
  • ШӘХСИ ҺӘМ ГАИЛӘ ӨЙРӘНҮЕ
  • ЯҢА КИТАП
  • КИЛӘЧӘКТӘ ТАГЫ ДА КҮБРӘК ЭШ КӨТӘ
  • Йәһвә үзенең тыңлаучан хезмәтчеләрен фатихалый
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • 1922. Йөз ел элек
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Җиде буыннан килгән мирас
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • 1923. Йөз ел элек
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
w21 октябрь 29-31 б.

1921. Йөз ел элек

«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» 1921 ел, 1 гыйнвар чыгарылышында Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә мондый сорау бирелгән: «Бу елда безне нәрсә көтә?» Җавап итеп Ишагыя 61:1, 2 китерелгән: «Йәһвә мине юашларга яхшы хәбәрне игълан итәргә майлады... Ул мине Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы хакында... игълан итәргә [билгеләде]».

КЫЮ ВӘГАЗЬЧЕЛӘР

Үзләренә бирелгән йөкләмәне үтәр өчен, Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә кыю булырга кирәк булган. Аларга бит юаш кешеләргә «яхшы хәбәрне» вәгазьләргә, ә явыз кешеләргә «үч алу көне турында» игълан итәргә кирәк булган.

Күп кенә кардәшләр кыюлык күрсәткән. Мәсәлән, Канадада хезмәт иткән Джон Хоскин исемле абый-кардәш. 1921 елның язында ул бер методист чиркәвенең руханиена вәгазьләгән. Кардәш руханига мондый тәкъдим ясаган: «Әйдәгез, Изге Язмалар турында сөйләшеп алыйк. Уртак фикергә килә алмасак, сөйләшүне бәхәсләшмичә туктатырбыз». — «Берничә минут та үтмәде, рухани ачуыннан ишекне шап итеп ябып куйды. Мин ишектәге пыяла коелып төшәр дип уйлап куйдым»,— дип сөйләгән Хоскин кардәш.

Ул болай дип дәвам итә: «„Моны мәҗүсиләргә барып сөйлә“,— дип кычкырып җибәрде теге рухани. „Мин аларның берсенә сөйләдем түгелме соң?“ — дип уйлап куйдым мин».

Киләсе көнне ул үз мәхәллә кешеләренә Хоскин кардәш турында: «Шәһәрдә аңа хәтле андый алдакчының булганы юк иде әле, аны атып үтерергә кирәк»,— дип әйткән. Әмма моңа карамастан, Хоскин кардәш курыкмаган һәм вәгазен дәвам иткән. Кешеләр аны яхшы тыңлаган, ә кайберәүләр хәтта: «Сезне Аллаһы җибәрде»,— дип әйткән һәм аның турында кайгырткан.

ШӘХСИ ҺӘМ ГАИЛӘ ӨЙРӘНҮЕ

Хакыйкать белән кызыксынучы кешеләргә булышыр өчен, «Алтын гасыр»a журналында кызыклы рубрикалар бастырылган. Аларның кайберләре ата-аналарга үз балаларын рухи яктан тәрбияләргә булышкан. Андый рубрикаларның берсе «Изге Язмаларны яшь тикшерүчеләр» дип аталган. Ата-аналар, шул рубрикадагы сорауларны биреп, балалары белән бергәләп Изге Язмалардан җавап таба алган. Ул сорауларның кайберләре, мәсәлән: «Изге Язмаларда ничә китап бар?» — балаларга гомуми белем биргән. Башка сораулар, мәсәлән: «Ни өчен бар мәсихчеләр эзәрлекләүләргә әзер булырга тиеш?» — балаларны булачак эзәрлекләүләргә әзерләгән һәм курыкмыйча вәгазьләргә өйрәткән.

«Алтын гасыр» журналында шулай ук башка бер рубрика бастырылган. Аның исеме — «„Гасырлар өчен Аллаһы планы“ дигән китапны өйрәнү». Бу рубрикадагы сорауларга җавапны «Изге Язмаларны тикшерүләр» дигән басмада табып булган. Меңләгән укучыларга бу рубрикалар күп файда китергән, ләкин «Алтын гасыр» журналының 1921 ел, 21 декабрь чыгарылышында бу ике рубрика бүтән бастырылмаячак дигән белдерү ясалган. Ни өчен?

ЯҢА КИТАП

«Аллаһы арфасы» дигән китап

Укыйсы материал язылган карточка

Шәхси өйрәнү өчен сораулар

Оешмабыздагы җаваплы кардәшләр өйрәнүчеләргә, төп тәгълиматларны аңлар өчен, Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнергә кирәклеген аңлаган. Шуңа күрә алар 1921 елның ноябрендә «Аллаһы арфасы» дигән китапны чыгарган. Бу китапны алган кеше «Аллаһы арфасы» китабын өйрәнү курсына да язылган. Бу курс дәвамында кеше Изге Язмаларны шәхси рәвештә өйрәнгән. Бу аңа Аллаһының кешелекне мәңгелек тормыш белән фатихалаячагын аңларга булыша алган. Бу курс нәрсәдән гыйбарәт булган соң?

Хакыйкать белән кызыксынучы кешегә китап белән бергә карточка бирелгән. Шул карточкада нинди битләрне укып чыгарга кирәклеге язылган. Киләсе атнада кеше яңа карточка алган. Шул карточкада укылган битләргә сораулар китерелгән. Анда шулай ук киләсе атнада нәрсә укырга кирәклеге әйтелгән.

Бу курс 12 атна дәвам ителгән. Өйрәнүчегә карточкаларны җирле класс, ягъни җыелыш, җибәргән. Еш кына бу эшне олы яшьтәге я физик чикләре булган кардәшләр башкарган. Мәсәлән, Милвейл шәһәреннән булган Анна Гарднер исемле апа-кардәш болай дип сөйләгән: «„Аллаһы арфасы“ китабы чыккач, минем апам Тейл, инвалид булса да, хезмәттә күбрәк катнаша башлады. Ул өйрәнүчеләргә сораулар белән карточкалар җибәреп торды». Кеше карточкалар буенча өйрәнгәннән соң, аның янына җирле җыелыштан берәр Изге Язмаларны Тикшерүче килгән һәм аңа Изге Язмалар турында күбрәк сөйләгән.

Тейл Гарднер инвалид коляскада утыра

КИЛӘЧӘКТӘ ТАГЫ ДА КҮБРӘК ЭШ КӨТӘ

1921 елның ахырында Джозеф Рутерфорд кардәш Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең классларына хат юллаган. Ул болай дип язган: «Моңа хәтле яхшы хәбәрнең шулхәтле нык яңгыраганы булмаган иде әле». Рутерфорд кардәш, Изге Язмаларны Тикшерүчеләрне бу эштә туктамаска өндәп, болай дигән: «Безне әле күп эш көтә һәм күп кешеләр әле безгә кушылачак». Тарихтан күренгәнчә, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Рутерфорд кардәшнең сүзләренә колак салган һәм 1922 елда тагы да ашкыныбрак хезмәт иткән.

Кыю дуслар

Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бер-берсен кардәшләрчә яраткан. Алар бер-берсенә чын терәк булган. Аларга «кардәшеңә таянган кебек таянып булган» (Гыйб. сүз. 17:17).

1921 елның 31 маенда, сишәмбе көнне, Оклахома штатының Талса шәһәрендә бәрелеш башланган. Кара тәнле ир кешене, ак тәнле хатын-кызга һөҗүм итүдә гаепләп, кулга алганнар. Моның аркасында 1000 нән артык ак тәнле кеше кара тәнле кешеләргә һөҗүм иткән, ә аларның саны күпкә азрак булган. Бу бәрелеш тиз арада күбесенчә кара тәнлеләр яшәгән Гринвуд районына күчкән. Анда 1400 дән артык йорт һәм кибет җимерелгән һәм таланган булган. Рәсми саннар буенча 36 кеше һәлак булган. Әмма чынлыкта үлүчеләрнең саны йөзләгән була алган. Соңрак бу бәрелеш «Талсадагы суеш» дип аталган.

Ричард Хилл исемле кара тәнле Изге Язмаларны Тикшерүче ул вакытта Гринвудта яшәгән. Ул бу вакыйгаларны болай дип исенә төшергән: «Бәрелешләр башланган кичне безнең җыелыш очрашуы бара иде. Очрашу тәмамлангач, без урамда мылтык аткан тавышлар ишеттек. Бу хәл төнгә кадәр сузылды. Без атыш тавышына йоклап киттек». Киләсе көнне хәл тагы да начарайган. Ричард кардәш болай дип сөйләгән: «Безгә: „Исән калырга теләсәгез, Конгресс-холлга барыгыз“, дип әйттеләр». Ричард кардәш шулай эшләгән дә. Ул үз хатыны һәм биш баласы белән Конгресс-холлга киткән. Анда якынча 3000 кара тәнле кеше яклау тапкан. Аларны милли гвардия яклаган.

Шул вакытларда ак тәнле Артур Клаус исемле абый-кардәшебез кыю эш иткән. Ул болай дип сөйли: «Гринвуд районында ак тәнле кешеләрнең йортларга ут төрткәннәре һәм аларны талаганнары турында ишеткәч, мин, үз дустымның, Хилл кардәшнең, хәлләрен белер өчен, аның янына киттем».

Артур Клаус «Аллаһы арфасы» дигән китап ярдәмендә 14 бала белән өйрәнү үткәргән

Хилл кардәшнең йортына килгәч, ул кулына мылтык тоткан бер ак тәнле кешене күргән. Бу Хилл кардәшнең күршесе булып чыккан. Алар яхшы мөнәсәбәтләрдә булган. Шул күршесе Артурны Ричардның йортын таларга килгән кеше дип уйлаган. Шуңа күрә: «Син монда нәрсә югалттың?» дип кычкырып җибәргән.

«Икеле-микеле җавап кайтарсам, ул мине атып үтерер иде», дип исенә төшерә Артур. Мин аңа үземнең Ричардның дусты булуымны һәм аңарда күп тапкыр кунакта булуымны аңлаттым. Артур һәм күршесе ярдәмендә Ричард кардәшнең йорты зыян күрмәгән.

Тиздән Артур Ричардның үз гаиләсе белән Конгресс-холлда булганын белеп алган. Ул Конгресс-холлдан, генерал Барретт рөхсәт итмичә, бер кеше дә җибәрелмәгәне турында ишеткән. Артур болай дип исенә төшерә: «Генерал белән очрашу әллә ни ансат булмады, әмма мин аның белән күрешә алдым һәм Ричард гаиләсен үземә алырга телим дип әйттем. Ул миннән: „Син чыннан да аларны кайгыртырсыңмы?“ — дип сорады. Мин: „Әлбәттә“,— дип җавап бирдем».

Генералның имзасы белән документны алып, Артур Конгресс-холлга кайткан. Офицер, документны күреп, аптырап болай дигән: «Бу документка генерал үзе кул куйган бит! Моннан әле беркемнең дә киткәне булмады. Бу беренче очрак!» Артур, тиз арада Ричардны һәм аның гаиләсен табып, аларны үз йортларына кайтарган.

Аллаһыга багышланган халыкта бар кешеләр дә бертигез

Артур кардәш Ричард һәм аның гаиләсе исән-имин булсын өчен кайгырткан. Күп кенә кешеләрне Артурның кыюлыгы һәм кардәшләргә карата күрсәткән мәхәббәте таң калдырган. Артур болай дип исенә төшерә: «Ричардның күршесе безнең карашларыбызны күбрәк хөрмәт итә башлады. Безнең оешмабызда кешеләрнең тән төсенә карамаганнарын һәм барысы да бертигез булганнарын күреп, күп кенә кешеләр хакыйкать белән кызыксына башлады».

a 1937 елда «Алтын гасыр» «Юаныч» дип атала башлаган, ә 1946 елдан алып бу журнал «Уяныгыз!» дигән исем йөртә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу