РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 9 нчы бүлек
Шаул: Рс 7:58 гә аңлатманы кара.
баш рухани: Ягъни Каяфәс. (Рс 4:6 га аңлатманы кара.)
Дәмәшекъ: Ул хәзерге Сириядә урнашкан. Дәмәшекъ нигезе салынганнан бирле һәрвакыт кешеләр яшәп килгән иң борынгы шәһәрләрнең берсе дип санала. Ыруг башлыгы Ибраһим көньякка таба Кәнганга барганда, бәлки, шул шәһәр яныннан я аның аша үткән. Берзаман ул «Дәмәшекъ кешесе» Илгазәрне үз өенә хезмәтче итеп алган (Яр 15:2). Якынча бер мең ел үткәч, Дәмәшекъ Изге Язмалар хәбәрендә кабат искә алына. (Сүзлектән «Арам; арамлылар» кара.) Ул вакытта суриялеләр (арамлылар) Исраил белән сугыш алып барган, һәм бу ике халык дошманнар булып киткән (1Пат 11:23—25). Беренче гасырда Дәмәшекъ Рим провинциясе Суриянең өлеше булган. Ул вакытка Дәмәшекътә, бәлки, якынча 20 000 яһүд яшәгәндер, һәм күп кенә синагогалар булган. Дәмәшекъ мөһим юлларның чатларында урнашкан булган. Шаул шул шәһәрдән мәсихче тәгълиматлар тиз таралыр дип курыккандыр, шуңа күрә анда яшәгән мәсихчеләрне эзәрлекләргә җыенган. (Ә13 кушымт. кара.)
хатлар: Б. э. беренче гасырында берәр ят кешегә бәяләмә бирер өчен һәм аның кем булуын я аның хакимлеген раслар өчен хатлар язганнар, һәм андый хатларга, алар берәр ышанычлы кешедән булса, ышанганнар (Рм 16:1; 2Кр 3:1—3). Римдагы яһүдләр шундый хатлар турында әйткән (Рс 28:21). Шаул баш руханидан сораган һәм Дәмәшекътәге синагогаларга язылган бу хатлар аңа ул шәһәрдәге яһүди мәсихчеләрне эзәрлекләргә вәкаләт биргән (Рс 9:1, 2). Бу хатларда, күрәсең, Дәмәшекътәге синагогалардан Шаулга ярдәм итүләрен сорап язылган булган.
шул Юлның: Бу исем белән Рәсүлләр китабында мәсихче тормыш юлы һәм беренче мәсихче җыелышлар аталган. Ул Гайсәнең «мин — юл» дигән сүзләреннән барлыкка килгәндер (Ях 14:6). Гайсәнең шәкертләре булып киткән кешеләр турында «Юлның» тарафдарлары дип әйтелгән булган, ягъни алар Гайсәнең тормыш юлын үрнәк итеп тоткан (Рс 19:9). Аның тормышында иң мөһиме бердәнбер хак Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылу булган. Мәсихчеләр өчен андый тормыш рәвешенең тагын бер мөһим ягы Гайсә Мәсихкә иман итү булган. Бәлки, инде б. э. 44 елында Суриядәге Антиохта Гайсәнең шәкертләре, «Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлаган» (Рс 11:26). Әмма, алар шулай атала башлаганнан соң да, Лүк җыелышка карата «Юл», «бу Юл» я «шул Юл» дигән исем кулланган. (Рс 19:23; 22:4; 24:22; Рс 18:25; 19:23 кә аңлатмаларны кара.)
тавышны ишетсәләр: Рс 22:6—11 дә Паул Дәмәшекъкә барганда нәрсә булганын үзе сөйли. Ул хәбәр буенча, Паулның юлдашлары аның белән «сөйләшүченең тавышын ишетмәгән», ә мондагы хәбәр буенча, алар «тавышны ишеткән». Бу ике хәбәрдә дә бер үк грек сүзе кулланылган, ләкин аларның грамматик формалары төрле. Грек төшенчәсе фоне́ я «ниндидер тавышны гына ишетү», я «сүзләрне ачык итеп ишетү» дигәнне аңлатырга мөмкин. Мондагы грамматик формасы буенча, ул «ниндидер тавышны гына ишетү» дигәнне аңлата. (Рс 22:9 да бу сүзнең грамматик формасы аерылып тора, һәм ул «алар сөйләүченең сүзләрен ачык итеп ишетмәгәннәр» дигәнне аңлата.) Шулай итеп, Паулның юлдашлары ниндидер тавышны ишеткән, ләкин, күрәсең, сүзләрне аңлый алмаган, чөнки алар сүзләрне аермачык ишетмәгән. Башкача әйткәндә, алар тавышны Паул ишеткәндәй ишетмәгән. (Рс 26:14; Рс 22:9 га аңлатманы кара.)
Туры дип аталган урамга: Бу — Мәсихче Грек Язмаларында исеме белән искә алынган бердәнбер урам. Ул Дәмәшекъ аша көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган төп урам булган дип санала. Дәмәшекъ б. э. I гасырында туры почмаклы кварталлардан торган; ул «челтәр» планы буенча тезелгән булган. Бу урамның озынлыгы 1,5 км, ә киңлеге 26 м булган. Аның җәяүлеләр юллары булган, һәм аның буенда шулай ук колонналар булгандыр. Борынгы рим шәһәренең кайбер калдыклары сакланып калган, һәм кайчандыр римлыларның борынгы Виа Ректа, ягъни Туры урам, булган урында һаман да шәһәрнең төп юлы үтә.
күренеш... Күренештә: Бу сүзләр күп кенә борынгы кулъязмаларда очрый.
кулга алырга: Яки «төрмәгә утыртырга». Сүзгә-сүз «бәйләргә; богау салырга». (Кл 4:3 белән чагыштыр.)
Исраил халкына: Яки «исраиллеләргә». Сүзгә-сүз «Исраил улларына». (Сүзлектән «Исраил» кара.)
кәрзингә: Лүк монда сфири́с дигән грек сүзен куллана. Бу сүз шулай ук Маттай һәм Маркның Яхшы хәбәрләрендә очрый. Бу хәбәрләр буенча, Гайсә 4 000 ир-атны тукландыргач, калган ипи сыныкларын җиде кәрзингә җыйганнар, һәм бу кәрзиннәрне күрсәтер өчен сфири́с сүзе кулланылган. (Мт 15:37 гә аңлатманы кара.) Бу сүз зур кәрзинне я капкачлы кәрзинне аңлата. Көринт мәсихчеләренә үзенең Дәмәшекътән качуы турында сөйләгәндә, Паул баулардан я чыбыклардан «үрелгән кәрзинне» күрсәтүче сарга́не дигән грек сүзен кулланган. Бу ике грек төшенчәсе дә шундый зур кәрзинне сурәтләр өчен кулланылырга мөмкин (2Кр 11:32, 33).
иркен йөрде: Яки «үзенең көндәлек тормышын алып барды». Сүзгә-сүз «керде һәм чыкты». Бу сүзтезмә көндәлек эшләрне иркен башкару я башка кешеләр белән иркен аралашу дигәнне аңлаткан семит идиомасын белдерә. (Кн 28:6, 19; Зб 121:8 белән чагыштыр; Рс 1:21 гә аңлатманы кара.)
грекча сөйләшкән яһүдләр: Бу яһүдләр, күрәсең, еврей телендә түгел, ә грек телендә аралашкан. Алар, бәлки, Иерусалимга Рим империясенең төрле төбәкләреннән килгән булган. Рс 6:1 дә бу төшенчә мәсихчеләргә карата кулланыла, ә монда Рс 9:29 дагы контекст күрсәткәнчә, грекча сөйләшкән бу яһүдләр Мәсихнең шәкертләре булмаган. Иерусалимдагы Офел калкулыгында табылган Феодотий язуы грекча сөйләшкән күп кенә яһүдләрнең Иерусалимга килә торган булганын раслый. (Рс 6:1 гә аңлатманы кара.)
Йәһвәдән куркып: «Йәһвәдән курку» дигән бу сүзтезмә «курку» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. Менә кайбер мисаллар: «Йәһвәдән курку» (2Ел 19:7, 9); «Йәһвәгә карата тирән хөрмәт» (Зб 19:9; 111:10); «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт» (Гс 2:5; 8:13; 9:10; 10:27; 19:23; Иш 11:2, 3). Ләкин Еврей Язмаларында «Раббыдан курку» дигән сүзтезмә бер дә кулланылмый. Күпчелек грек кулъязмаларында Рс 9:31 дә «Раббыдан куркып» дип әйтелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвәдән куркып» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 9:31 аңлатыла.
Тәбифә: Арамей исеме Тәбифә «газәл» дигәнне аңлата һәм, күрәсең, цевийа́ (мәгънәсе «ана газәл») дигән еврей сүзенә туры килә (Җр 4:5; 7:3). Грек исеме Дөркәс тә «газәл» дигәнне аңлата. Диңгез ярындагы Яфа исемле порт шәһәрендә яһүдләр дә, башка халык кешеләре дә яшәгән. Тәбифә, бәлки, ике исеме белән дә билгеле булгандыр. Кешеләр аны, нинди телдә сөйләшкәннәр, шул телдәге исем белән атаганнар. Яки Лүк, бәлки, бу исемне башка халык кешеләреннән булган укучылар өчен тәрҗемә иткәндер.
киемнәрне: Яки «өске киемнәрне». Грек сүзе хима́тион, күрәсең, иркен чапанны аңлаткан, ләкин ешрак ул турыпочмаклы тукыма кисәге булган.
Тәбифә, тор!: Петер Гайсәнең Яһир кызын үледән терелткәндәге үрнәге буенча эш иткән (Мк 5:38—42; Лк 8:51—55). Бу рәсүлләрнең берсе башкарган Изге Язмаларда сурәтләнгән беренче терелтү булган. Нәтиҗәдә, Яфа шәһәрендә күпләр Гайсәгә иман итә башлаган (Рс 9:39—42).
Шимун исемле күнче: Рс 10:6 га аңлатманы кара.