РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 12 нче бүлек
Һируд: Ягъни Һируд Әгрип I, Бөек Һирудның оныгы. (Сүзлекне кара.) Б. э. к. 10 елда туган Һируд Әгрип I Римда белем алган. Ул император гаиләсенең төрле әгъзалары белән дуслык үстергән. Аларның берсе б. э. 37 елында император булып киткән Гай булган; ул Калигула исеме белән яхшырак билгеле. Озак вакыт үтмәстән ул Әгрипне Итурия, Трахонит һәм Авилиния өлкәләре өстеннән патша итеп игълан иткән. Соңрак Калигула Әгрипнең карамагына Гәлиләя белән Переяне тапшырган. Әгрип, б. э. 41 елында Калигула үтерелгәндә, Римда булган. Кайбер хәбәрләр буенча, Әгрип аннан соң килеп чыккан кризисны җайга салуда мөһим роль уйнаган. Ул үзенең тагын бер абруйлы дусты Клавдий һәм Рим сенаты арасында үткән киеренке сөйләшүләрдә катнашкан. Нәтиҗәдә, Клавдий император итеп игълан ителгән, һәм шулай итеп граждан сугышының башлануына юл куелмаган. Арадашчылык иткәне өчен рәхмәт йөзеннән Клавдий Әгрипнең патшалыгын киңәйткән; ул аңа б. э. 6 елыннан Рим прокураторлары карамагында булган Яһүдия белән Самарияне бүләк иткән. Шулай итеп Әгрип зурлыгы буенча Бөек Һирудныкы кебек территория белән идарә итә башлаган. Әгрип патшалыгының башкаласы Иерусалим булган, ул анда дини җитәкчеләрнең илтифатын казанган. Ул яһүдләрнең канунын һәм йолаларын җентекләп үтәгән, мәсәлән гыйбадәтханәдә көндәлек корбаннар китергән һәм халык алдында Канунны укыган, дип санала. Аның турында шулай ук ул яһүдләр диненең ашкынучан яклаучысы булган дип әйтәләр. Әмма ул үзен юкка гына Аллаһы хезмәтчесе дип атаган, чөнки ул театрда гладиатор сугышлары һәм мәҗүси тамашалар оештырган. Әгрип мәкерле, җилбәзәк һәм әрәм-шәрәм итүчән кеше итеп сурәтләнә. Аның идарә итүе кинәт өзелгән, чөнки, Рс 12:23 тә әйтелгәнчә, Йәһвә фәрештәсе аңа җәза биргән, һәм ул вафат булган. Галимнәр сүзләре буенча, патша Һируд Әгрип I б. э. 44 елында үлгән. Ул вакытта аңа 54 яшь булган, һәм ул бөтен Яһүдия белән өч ел идарә иткән булган.
Яхъяның бертуганы Ягъкубны... үтертте: Бу җәзалап үтерү, бәлки, якынча б. э. 44 елында булгандыр. Шулай итеп, Ягъкуб, 12 рәсүлнең беренчесе булып, җәфаланучы буларак үтерелгән булган. Һируд Ягъкубны, бәлки, бу рәсүл Гайсәгә аеруча якын булуы белән я үзенең ялкынлы ашкынучанлыгы белән билгеле булганга, сайлаган булгандыр. Ягъкуб белән аның бертуганы Яхъяга, андый ашкыну аркасында, күрәсең, «күк күкрәү угыллары» дигәнне аңлаткан Буанергес кушаматы бирелгән булган (Мк 3:17). Һирудның куркаклык һәм сәясәт аркасында эшләнгән бу эше яхшы хәбәрнең таралуын туктатмаган, ләкин җыелышны кайгыртучан рәсүл, көтүче һәм дәртләндерү чыганагыннан мәхрүм иткән. Кылыч белән дигән сүзтезмә Ягъкубның башын чабып өзгәннәр икәнен күрсәтәдер.
Төче икмәк бәйрәме көннәрендә: Төче икмәк бәйрәме 15 нисанда, Пасах бәйрәменнән (14 нисан) соңгы көнне, башланып, 7 көн дәвам иткән. (Сүзлектән «Төче икмәк бәйрәме» һәм Ә15 кушымт. кара.) Яхшы хәбәрләрдә һәм Рәсүлләр китабында еш кына төрле бәйрәмнәрнең искә алынуы шуны күрсәтә: Гайсә көннәрендә һәм рәсүлләр көннәрендә яһүдләр еврей календарен куллануын дәвам иткән. Бу бәйрәмнәр буенча Изге Язмалардагы вакыйгаларның якынча нинди вакытта булганын билгеләп була (Мт 26:2; Мк 14:1; Лк 22:1; Ях 2:13, 23; 5:1; 6:4; 7:2, 37; 10:22; 11:55; Рс 2:1; 12:3, 4; 20:6, 16; 27:9).
Йәһвәнең фәрештәсе: Рс 5:19 га аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:7 кара.
Билеңне бу: Яки «Киен». Күрәсең, монда киң эчке киемне берәр билбау я тукыма кисәге белән бәйләп кую турында сүз бара. (Лк 12:35 кә аңлатманы кара.)
үз фәрештәсен җибәреп, Йәһвә: «Үз фәрештәсен җибәреп» дигән сүзтезмә Еврей Язмаларында искә алынган охшаш коткару очракларын хәтергә төшерә. Мәсәлән, Дн 3:28; 6:22 дә Аллаһы, Даниялны һәм аның иптәшләрен коткарыр өчен, үзенең «фәрештәсен җибәргән» дип әйтелә. (Зб 34:7 белән чагыштыр; Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:11 кара.)
Марк дип аталучы Яхъяның: Бу — Гайсә шәкертләренең берсе, «Барнабның туганы» (Кл 4:10) һәм Марк Инҗилен язучы. (Мк Исемгә аңлатманы кара.) Яхъя Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Рс 13:5, 13 тә бу шәкерт Яхъя дип кенә атала. Әмма монда һәм Рс 12:25; 15:37 дә аның рим исеме Марк та китерелә. Ә Мәсихче Грек Язмаларының башка урыннарында ул Марк дип кенә атала (Кл 4:10; 2Тм 4:11; Флм 24; 1Пт 5:13).
Мәрьям йортына: Иерусалимдагы җыелыш, күрәсең, шәхси йортта, Марк дип аталучы Яхъяның анасы Мәрьям йортында, очрашкан. Бу «байтак кеше» сыйдырырлык зур йорт булган, һәм анда бер хезмәтче кыз эшләгән. Димәк, Мәрьям чагыштырмача бай хатын булгандыр (Рс 12:13). Өстәвенә, бу өй турында «Мәрьям йорты» дип әйтелә, ә ире турында бернәрсә әйтелми, шуңа күрә ул, күрәсең, тол хатын булган.
Ул аның фәрештәсе: «Фәрештә» дип тәрҗемә ителгән еврей төшенчәсе дә, грек төшенчәсе дә «хәбәрче» дигәнне аңлата. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.) Шәкертләр, «аның [Петернең] фәрештәсе» диеп, бәлки, капка янында аңардан хәбәр алып килгән фәрештәнең торганын күздә тоткандыр. Күрәсең, кайбер яһүдләр Аллаһының һәр хезмәтчесенең үз фәрештәсе, асылда, сакчы фәрештәсе, бар икәненә ышанган, әмма Аллаһы Сүзе моңа турыдан-туры өйрәтми. Әмма Гайсәнең шәкертләре фәрештәләрнең тарих дәвамында Аллаһы халкына шәхси ярдәм күрсәткәннәрен белгән. Мәсәлән, Ягъкуб үзен «бөтен бәлаләрдән саклап торган фәрештә» турында сөйләгән (Яр 48:16). Шулай ук Гайсә үз шәкертләре турында «аларның фәрештәләре күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар» дип әйткән, һәм шулай итеп фәрештәләр Гайсәнең һәр шәкерте белән бик кызыксына икәнен күрсәткән. (Мт 18:10 га аңлатманы кара.) Мәрьям йортында җыелган шәкертләр Петер үзе фәрештә рәвешендә, әйтерсең лә ул үлгән һәм хәзер рух булып килгән, дип уйламаган; алар Еврей Язмаларыннан кеше үлгәч, аның белән нәрсә була икәнен белгән (Вг 9:5, 10).
Йәһвәнең: Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (грекча хо Ки́риос) дигән сүз кулланыла. Әмма, Б кушымт. аңлатылганча, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга күп кенә сәбәпләр бар. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:17 кара.)
Ягъкубка: Монда, күрәсең, Гайсәнең энесе турында сүз бара. Ул, күрәсең, яшь ягыннан Гайсәдән соң икенче булгандыр, чөнки ул Йосыфның Мәрьямнән туган дүрт улы арасыннан беренче булып бара: Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд (Мт 13:55; Мк 6:3; Ях 7:5). Ягъкуб б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимга төрле төбәкләрдән килгән меңләгән яһүдләрнең яхшы хәбәрне кабул итеп, суга чумдырылганын үз күзләре белән күргән (Рс 1:14; 2:1, 41). Петер, шәкертләргә «бу хакта Ягъкубка... әйтегез» диеп, аның Иерусалим җыелышында җитәкчелек иткәнен күрсәткән. Ягъкуб турында шулай ук, күрәсең, Рс 15:13; 21:18; 1Кр 15:7; Гл 1:19 (анда ул «Хуҗабызның энесе» дип атала); 2:9, 12 дә искә алына, һәм ул Изге Язмаларның үзенең исеме белән аталган китабын язган (Яг 1:1; Яһ 1).
патшаның сарай идарәчесе: Бу, күрәсең, зур хөрмәткә ия кеше булган; аңа патшаның йорты һәм аның шәхси эшләре турында кайгыртырга мөһим җаваплылык тапшырылган булган.
Йәһвәнең фәрештәсе: Рс 5:19 га аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:23 кара.
Йәһвә сүзе: Рс 8:25 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:24 кара.
ярдәм күрсәтү эшләрен: Яки «ярдәм күрсәтү хезмәтен». (Рс 11:29 га аңлатманы кара.)